Хәтимә әбинең исендә калганнары

iСугышка китүчеләр Гали авылын чыкканчы тәкъбир әйтеп барганнар

Күңелләрне тетрәндереп, болай да ачлы-туклы халыкның йөрәген телгәләп, каһәр суккан сугыш башланган көннәр. Әгәр ялгыш кырмыска оясына бассаң, кырмыскаларның ничек итеп мәш килеп чабуын күзәтергә мөмкин. Бөек Ватан сугышы башлангач, кешеләр дә кая барып бәрелергә белмәгән кырмыскаларны хәтерләткәннәрдер, мөгаен. Үкереп елаулар, ирләренә, газиз балаларына капчыкка ризык төйнәү, озатулар, ачы күз яшьләре…

Менә авылдашым Хәтимә апа Ганиеваның күз алдыннан да ул ачы еллар китми. Сугыш башланганда аңа 10 яшь кенә булган.

- Авыл советы янында, үзәктә яшәгәнгә, көн саен ат арбаларына төялеп, сугышка китүчеләрне озатып кала идек. Алар авылны чыкканчы тәкъбир әйтеп баралар, ә без — бала-чага, кабатлап, артларыннан чабабыз. Ул вакытта без «тиздән кайтырбыз», дип саубуллашып авылдан чыгып киткән кешеләрнең күбесе фронт кырларында мәңгелеккә ятып калыр, дип уйламый да, аңлап та бетерми идек, әлбәттә.

Арбага тотынып: «Әтием, китмә, әтием, китмә!” — дип кычкырып елап барган кыз бик нык истә калган. Ул бездән 3-4 яшькә олырак Нәфисә Сәлимова иде. Аның әтисе Садыйк абзый арбадан сикереп төште дә кызын кочаклап, шашып-шашып үпте һәм: «Кызым, елама, мин озакка китмим, без ул немечларны дөмбәсләп-дөмектереп кайтырбыз», — дип китеп тә барды. Ә Нәфисә юл чокырына ятып, бик озак үксеп елады. Әтисе фронттан кире кайтмаганын баланың йөрәге сизгән, күрәсең. Бүгенге көндә Нәфисә апа үзе дә мәрхүм инде.

Мин шуларны күреп, өйгә кайткач елый-елый барысын да инәкәйгә сөйләп бирдем. Ә ул бер-бер артлы сораулар яудыра башлады: «Немечлар кемнәр алар? Монда да килерләрме икән?»

«Дошманнардан сакланыр өчен, һәрвакыт «Раббәнә» догасын укып йөрегез. Тик утырмагыз, капчык алыгыз да юл кырыйларыннан үлән йолкыгыз. Сыерны ничек тә булса калдырырга кирәк. Дус кызларың Мәдинә белән Фатыймага да әйт, аларның да сыерлары бар бит», — дип эш куша иде инәкәй.

Без һәркөнне җилкәгә капчык асып, үлән җыярга чыгып китәбез. Шулай дөнья куа башладык. Аннары безгә ике тәгәрмәчле арба ясап бирделәр. Без аңа «темпы» дия идек. Ул йортта иң яхшы транспорт санала иде. Инәкәйләр колхоз кырларын утыйлар, ә без шушы арбага чүп үләннәре төяп, өйгә алып кайтабыз. Көз көне исә урманга утынга йөрибез.

Урманчылар күрше Рысайкино авылыннан булып, бик тә усал иделәр. Каршыга очрасалар, арба тәгәрмәчләрен балта белән чабкалап, алып калалар иде. Шулай урманга бер баруыбызда шул урманчыларның берсе очрады да безгә: «Что делаете?» — дип акырды. Ә мин куркып кына: «Дяденька, собираем инде вак-төяк», — дим. Шушы хәлдән соң авылда миннән «собираем вак-төяк», дип күп еллар көлеп йөределәр. Инәкәйләр яшь кызларны ничек итеп курыкмыйча чыгарып җибәргәннәр икән?

Яз җиткәч кар катып китә. Чана белән «туйрага» барабыз. Аның ни икәнлеген әле дә аңлап бетерә алмыйм, чыбык-чабык булгандыр инде. Кырдан башак җыябыз. Аны киптереп, ярма ясап, ботка пешереп ашыйбыз. Ачка интеккән кешеләр кул тегермәне ясый башладылар. Калын агач башларын кисеп, кадаклар кагып бөклиләр дә, бер-берсенә ышкып, кар астында кышлаган башаклардан ярма, он тарттыралар. Тик агуланып бик күпләр үлде, хәтта бөтен гаиләләре белән вафат булучылар да бар иде. Без сыерыбыз булганга гына исән калдык. Көне-төне нужа кусак та, без мәктәпкә дә йөри идек. Анда барсак та, бармасак та укытучылар көенмиләр дә, сөенмиләр дә иде.

Җәйгә чыккач, сыер тизәгенә әзрәк салам кушып, кышын ягар өчен кирпеч-утын сугабыз. Кышларын төнге сәгать өчтә торып, колхозның эскертләреннән салам, печән урлап кайтабыз.

Безнең әткәй Мөхәммәтвәлине дә сугышка алдылар. Аның киткәне истә калмаган, ә менә кайтканын мәңге онытасым юк. Әткәй күпмедер вакыт сугышканнан соң, контузия алган һәм гопитальдә яткан. Аннан үзен Чиләбе өлкәсенә хезмәт армиясенә җибәргәннәр. Әтием анда күргәннәрен еламыйча сөйли алмый иде.

Сугыш елларында хәерчеләр күбәйде. Безнең авылга да алар бигрәк күп киләләр иде. Йортка керәләр дә тәрәзә кагалар. Без кызыксынып аларга каршы йөгереп чыгабыз. Араларында ниндиләре генә юк! Кулларын сузып ашарга сорыйлар мескеннәр. Инәкәй аларның берсен дә кире борып җибәрмәде: я капчыкларына чи бәрәңге сала, я катык ашата, һич булмаса бер кружка аерткан сөт эчертә. Шулай беркөнне апам өйгә үк кереп маташучы хәерчене күреп кала. Ә тегесе керде дә тупсага утырды. Инәкәй аңа карап-карап торды да: «Әстәгъфирулла! Атагыз бит бу!» — дип кычкырып ук җибәрде. Без, дүрт кыз, һәм инәкәй әтине күтәреп алдык та сәкегә утырттык. Аның шешенгән күзләреннән кулыбызга яшьләр ага иде. Үзенең теле көчкә әйләнә. «Кызым, әкрен генә, бөтен тәнем шеш бит», — ди. Ачлыктан шешенеп эшкә ярый алмагач, аны өенә кайтарып җибәргәннәр икән. Әткәйне күрергә дип бөтен авыл халкы килә башлады. Барысы да аның өстенә карап, кызганып елады. Рәхмәт яугыры, колхоз рәисе Минегаяз ага Латыйпов, әтине җәлләп, 5 килограмм ит, 5 килограмм он яздырып бирде. Сыерыбыз булгач инәкәй әткәйне бик нык тәрбияләде. Зур мичкәгә кайнар су салып, анда кычырткан, төрле үләннәр пешерә дә аны шунда коендыра иде.

..Минем бишенче сыйныфта укыган чагым. Беркөнне дәрес барганда барлык укытучылар җыйналып керделәр дә: «Сугыш беткән!” — дип бер-берсен кочаклашып елаша башладылар. Ирләре, сөйгән ярлары сугышта исән калган хатын-кызлар шатлыктан күз яшьләрен түксә, тол калганнары кайгыдан елаганнардыр инде. Без дә: «Сугыш бетте!» — дип кычкыра-кычкыра өйләргә таралыштык.

«Балачактан ач-ялангач булып, олылар белән беррәттән эшләп үссәк тә, кайгы-хәсрәтләрне, авылыкларны җиңеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылып, бүген дә исәнлектә яшәп ятабыз. Муллык-туклыкта, ни теләсәк шуны ашыйбыз, киябез, шөкер. Зур югалтуларны, бәла-казаны, зәп-зәңгәр чиста күк йөзенең сөремләнүен бер буен балаларына да насыйп итә күрмәсен, Xодаем», — дип тәмамлады үзенең хатирәләрен Хәтимә әби.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1638

2 комментариев

  1. Аллах разый булсын бик шэп статья

  2. СПАСИБО ВАМ ! БЕЗ СЛЕЗ НЕЛЬЗЯ ЧИТАТЬ. МНОГИЕ СЕМЬИ ПРОШЛИ ЧЕРЕЗ ЭТО.