Самараның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты Айсылу Әбдиева быелгы Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан “В контакте” социаль челтәре аша дусларына, танышларына сугышта катнашкан туганнарының фотосурәтләрен җибәрүне сорап мөрәҗәгать итте. Ул 1941 елда хәбәрсез югалган Хәким Әбдиев (Бузовьязы, Башкортстан), 1945 елда сугышта һәлак булган Фәридә Мортазина (Куйбышев шәһәре) һәм сугыш яраларыннан вафат булган Нурсәхи Шәвәлиев (Камышлы районы Дәүләткол авылы), 1944 елда илебезнең азатлыгы өчен гомерен куйган Нурсәхи Хәлиуллин (Камышлы районы, Искә Ярмәк авылы), сугыштан исән-имин кайткан Хәйрулла Миңнуллин (Татарстанның Кушманы авылы), Әкрәм Кәримов (Оренбург өлкәсе, Колшәрип авылы), Шакирҗан Шәрәфетдинов (Мулла авылы), Шәфигулла Татлаевларның (Ульян өлкәсе Аллагулово авылы) фотосурәтләрен бер плакатка урнаштырсаң, күтәреп йөрергә уңайрак булыр, дигән карарга килде. Айсылу аларны Мәскәүнең Кызыл мәйданында узачак “Үлемсез полк” йөрешенә алып чыгарга ниятләгән иде бит. Тик берникадәр вакыт үтүгә бу планны үзгәртеп, Мәскәүдәге түгел, Берлиндагы йөрештә катнашырга кирәк, дигән фикергә килде ул. Германиядән кайткач Айсылу Әбдиева үзе бу турыда “Бердәмлек” хәбәрчесенә сөйләде.
- 9 майда Берлинда да “Үлемсез полк” йөреше үтәчәге билгеле булды. Ник соң әле сугышта һәлак булып, яисә яраланып, фашистлар башкаласына барып җитә алмаган батырларыбызга Берлинны бүген яулап алмаска?
…Җиңелү ачысын татыган бу шәһәрдә Җиңү бәйрәмен каршылау бөтенләй башкача булып чыкты. Рейхстаг, Тиргартен һәм Трептов паркындагы совет солдатлары батырлыгы истәлегенә куелган Мемориалда татар кешеләренең фотосурәтләрен күтәреп йөрү күңелебездә онытылмаслык хисләр куптарды.
Мин, Берлинда яшәүче кызым Гүзәл Курмаева һәм оныгым белән “Сызран-Берлин. 1-ый Белорусский фронт. Абдурашитов Абдрахман Шәрипҗан улы”, — дип язылган плакат күтәргән әле тагын бер парны очраттык. Абдрахман ага сугышны башыннан ахырынача үтеп, Берлинга кадәр барып җиткән, ә сугыштан кайткач, 2001 елга кадәр гаиләсе кадерендә яшәгән. Бу плакатны күтәреп баручылар бүген Берлинда яшәүче оныклары икән. Шулай итеп, быел тугыз татар кешесе Берлинны яулап алды, дип әйтергә була
Паркта без Германиянең башка шәһәрләрендә яшәүче немецларны да, Европаның күп дәүләтләреннән килгән башка милләт кешеләрен дә очраттык. Шулай да анда россиялеләр күбрәк иде, минемчә. Аларның бер өлеше совет заманындагы кызыл аләмнәр, икенчеләре туганнарының фотосурәтләрен күтәргәннәр иде.
Дөресен әйткәндә, Германиядәге “Үлемсез полк” йөреше турында җирле телевидение һәм радио әллә ни күп сөйләми. Без дә бу акция турында интернет аша гына белдек. Шуңа да “Үлемсез полк” йөрешенә килүчеләр саны артык күп түгел иде, бер мең чамасы гына булгандыр. Координаторлар һәм волонтерларның сүзләренә караганда, быелгы йөреш Берлинда өченче мәртәбә үткәрелә һәм катнашучылар саны элеккегедән күбрәк.
…Германиядә һава торышы, һәрвакыттагыча, аязучан болытлы иде. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, 9 Май бәйрәменә килүчеләр сугыш җырлары җырлап, шигырьләр сөйләп, бер-берсе белән танышып, чын безнеңчә ял иттеләр.Төрле милләттәге һәм төрле менталитетлы кешеләр булуыбызга карамастан, бу көнне безне сугыш батырларының якты истәлеген саклау, киләчәктә сугышларны булдырмау, тыныч һәм дус тормышта яшәү теләге берләштергән иде. Бабаларыбызның рухы, моны күреп, шатлангандыр, дип уйлыйм.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА язып алды.
Просмотров: 1031