Мәчет диварлары артында мөселман кардәшләр җыйналышып авыз ачкан, җәмәгать белән ахшам, ястү, тәравих намазлары укып, Изге Коръән аятьләрен тыңлап, догалар кылып, гыйлемле имамнарның вәгазьләре белән вәгазьләнеп уздырган бәрәкәтле, хәерле, саваплы кичләрнең быел тагын да артуы бик сөенечле күренеш. Аллаһының савабын казану максатыннан, Иске Ярмәк авылы мәсҗиде йортындагы мәдрәсә бинасында да быелгы Рамазан аенда егерме елдан артык инде гадәткә әйләнеп беткән мондый мәҗлесләр үткәрелде.
Мәчеттә гыйлем алучы шәкертләр дә, мәчет аксакаллары да, мөселман гаиләләре дә Аллаһы йортларында ифтар мәҗлесләре уздырырга бик теләп алынды. Ифтар мәҗлесенең чираттагы бик күркәме Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә Самар өлкәсе мөселманнарының Диния назарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, район хакимияте башлыгы Баһаутдинов Рафаэль Камил углы, шулай ук җирле мөхтәсибәткә баглы имамнарның катнашуында узды. Саваплы мәҗлесне мәсҗид әһелләре, юмарт кардәшләр оештырдылар. Күрше-тирә авылларның имамнары, абыстайлары, мөгаллимнәре дә биредә кунак булдылар. Шул ук көнне теләге булган кардәшләр төнге намазлар укып, төннәрен зикер-тәсбихтә булып, игътикәф кылып, сәхәрләр ашап, иртәнге намаздан соң гына өйләренә таралыштылар.
Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә мәхәллә әһелләре ике көн авыз ачтырдылар. 140ка якын мөселман бергә җыйналып, вәгазьләнеп, догалар кылып, Аллаһы сүзләрен тыңлап, намазлар укып, Рамазан аеның узып баручы бәрәкәтле кичләрен гыйбадәттә уздырдылар. Икенче көнне авылга күченеп килгән үзбәк милләтеннән булган Пулатханов Хәмитҗан хаҗи да картлар өчен пылау китереп, ифтар кылдырды.
Аллаһы Раббыбыз мәҗлесләребезне мөбәрәк, хәерле итеп, тоткан уразаларыбызны кабул итсен. Без колларына җәннәтенә әр-Рәйян ишекләре аша керү бәхетен насыйп әйләсен.
Инде менә көтеп алынган Гает көне дә килеп җитте. Авыл халкы иртән-иртүк урам яңгыратып, тәкбирләр авазы белән мәсҗидкә җыелдылар. Гает намазына кадәр алар сәгатьтән артык вәгазьләр тыңлагач, бәйрәм белән тәбрикләүләр башланып китте. Килгән халыкны район башлыгы һәм авыл администрациясе исеменнән авыл башлыгы Рәсих Әхмәтзыя углы Габидуллин, сугыш һәм хезмәт ветераннары рәисе Рәхимҗан Әбүзәр углы Абдуллин тәбрикләде, аннан бәйрәм намазы укылды.
Изге китаптан аятләр укылгач, барлык халык сафка төзелешеп, тәкбирләр авазы белән вафат булган кардәшләребезне искә алу өчен авыл каберстанын зыярәт кылуга юнәлделәр. Һәркем үзенең якыннарының каберләрен тәртипкә китереп, догалар кылды, аннан өйләренә кайтып, мул бәйрәм табыннарында катнашты. Ачык тәрәзәләрдән чыккан таба ризыклары — коймак-бәлеш исләренә ямь, бәйрәм шатлыгын өстәп, инде яздан бирле сирәгрәк күренгән кояш та үзенең җылылыгы һәм нурлары белән уртаклаша иде.
Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1050