Илдар Гыйльметдинов: «Телне саклап калу өчен татарларга берләшергә кирәк»

Ильдар Г.

Илдар ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының IV, V, VI, VII чакырылыш депутаты.

Бүгенге көндә татар халкын борчыган иң җитди мәсьәләләрнең берсе – телне саклап калу. Бу турыда без Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр белән эш итүче комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте Советының рәисе Илдар Гыйльметдинов белән сөйләштек. Әңгәмәдәш — Айрат Фәйзрахманов.

 


Ильдар Гильмутдинов: «Татарам нужно объединяться для сохранения языка»
Текущая ситуация в сфере сохранения и развития татарского языка, возможные пути решения проблем. Деятельность федеральной национально-культурной автономии татар и ее финансирование. Проект «Сокровища нации», приобщение детей из-за пределов Татарстана к татарскому языку и культуре. Роль национальных школ в сохранении татарского языка, их положение. Возможность сдачи ЕГЭ на национальных языках. Конкуренция национальных организаций в регионах и необходимость объединения усилий.
Ильдар Гильмутдинов (1962), Москва-Казань
Депутат Государственной Думы Российской Федерации IV, V, VI и VII созывов, председатель комитета по делам национальностей Государственной Думы VII созыва, председатель совета федеральной национально-культурной автономии татар.


Ildar Gilmutdinov: «Tatars Need to Unite to Preserve Their Language»
Preservation and development of Tatar language, possible ways of solving problems. Activities of Tatar federal national-cultural autonomy and its financing. «Treasures of the Nation» project, introduction of children from regions of Russian Federation in Tatar cultural environment. The role of national schools in preserving Tatar language. Possibility of passing the Unified State Exam in national languages. Rivalry of different national organizations in the regions and necessity of joint efforts.
Ildar Gilmutdinov (1962), Moscow-Kazan Member of the 4th, 5th, 6th and 7th State Duma of the Russian Federation, Chairman of the Committee of Nationalities Affairs of the 7th State Duma, Chairman of the Council of Tatar Federal National and Cultural Autonomy.


- Илдар әфәнде, сез татар теленең бүгенге халәте белән канәгатьме?

- Юк, канәгать түгелмен. Ана телебезнең бүгенге халәте, киләчәк язмышы тыныч яшәрлек түгел. Аны саклап калу мәсьәләсе хәзерге вакытта иң актуаль, иң җитди проблемаларның берсе булып тора. Татарстаннан читтәге төбәкләрдә бу проблема аеруча кискен, әмма ул безнең Республикада да актуаль.

- Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә була?

- «Ана теле юкка чыга», – дип, берни эшләми, төшенкелеккә бирелеп утырып кына, телне саклап калып булмый. Бу проблеманы хәл итү барыбызның да – ата-аналарның, мәгариф системасының, милли оешмаларның – уртак бурычы.

Телне саклау мәсьәләсендә игътибарны күбрәк сабыйларга юнәлтергә кирәк. 4 – 5 яшькә кадәр бала берничә телне үзләштерә ала. Балалар бакчалары системасында тел өйрәтә торган программалар булдырып, алар белән эшләсәк, минемчә, файда күбрәк булыр иде. Матур китаплар, төрле әсбаплар кулланып, уен формасында үткән дәресләр, һичшиксез, сабыйларда кызыксыну уятачак.

- Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте бу юнәлештә зур эш алып бара. Шул турыда сөйләп үтсәгез иде.

- Әйе, без нәни дусларыбыз өчен татар халкының рухи байлыгын, мәдәниятен, тарихын чагылдырган төрле проектларны, программаларны тормышка ашырабыз. Иҗади өстәл уены – «Әбием әкиятләре» дип аталган курчак театры булдырылып, ул безнең автономиягә кергән 38 татар регионына таратылды. Бу проект татар халык әкиятләре нигезендә эшләнгән, текстлары татар һәм рус телләрендә язылган. Комплектка кергән сәхнә, декорацияләр татар халкының орнаментлары белән бизәлгән, ә курчаклар милли киемнәргә киендерелгән. Әлеге уенны гаилә, дуслар белән, балалар коллективларында уйнарга була. Татар телен өйрәнү өчен дә бик яхшы методик әсбап булып тора.

Балалар бакчалары, башлангыч сыйныфлар өчен эшләнгән мавыктыргыч «Куян күчтәнәче» проекты да сабыйларга татар телен өйрәнергә ярдәм итәчәк. Әлеге аудиоальбом нарасыйларны кызыклы сәяхәткә алып китә. Сәяхәт Туган тел белән 12 тукталыш аша үтә. Кечкенә тыңлаучылар балалар әдәбиятының, фольклорының иң яхшы үрнәкләре белән таныша ала. Аудиоальбом нәни дусларыбызга исәпләнгән булса да, әти-әниләргә, тәрбиячеләргә һәм укытучыларга да кызыклы, файдалы ярдәмлек.

Татар телен өйрәнүчеләр өчен татар, рус, инглиз телләрендә «Татар теле – күңелем теле» дигән
уку-укыту комплекты булдырылды. Ул дәреслектән һәм аудиокушымтадан тора. Әлеге комплект телне өйрәнүчеләрне татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра. Дәреслек белән эшләргә бик уңайлы, аңлаешлы, биремнәр – 3 телдә. Шуңа күрә аңа ихтыяҗ зур.
Яңа гына чыккан, татар халык әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән проектыбыз «Балаларга – күчтәнәч» дип атала. Әкиятләр китабыннан һәм тылсымлы төсләр альбомыннан буялышлардан – раскраска) торган комплект сабыйлар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч.

Шуны әйтеп үтәсем килә, проектлар кысаларында эшләнгән уку-укыту әсбаплары, аудиоальбомнар, курчак театрлары, татарча буялышлар – боларның барысы да Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте составына кергән региональ автономияләргә дә таратыла.

- Бу зур чыгымнар таләп итә бит инде…

- Татар мохтарияте дәүләт тарафыннан финанслана торган оешма түгел, әлбәттә. Үзебез төрле чыганаклар, иганәчеләр табып, грантлар отып, бу проектларны чынга ашырабыз.

- Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылган «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменаның да төп максаты балаларда туган телгә мәхәббәт уяту бит?

- Бу сменаны без «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә инде 2000 елдан алып, ел саен үткәреп киләбез һәм анда ял итәргә теләүче балалар санының елдан-ел арта баруы шатландыра. Аның төп максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Бу сменада яшь милләттәшләребез вакытларын файдалы үткәрәләр: аларны халкыбызның милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән якыннанрак таныштыру максатыннан төрле чаралар оештырыла, татар теле дәресләре укытыла, икътисад, спорт юнәлешләрендә оештырылган иҗат остаханәләре эшли.

Быел августта бу сменада 180 бала ял итәчәк, «Татар балалары лидерлары мәктәбе» җыенына читтә яшәүче 60 яшь милләттәшебез килер, дип көтелә.

- Телне саклап калуда милли мәктәпләр, һичшиксез, зур роль уйный. Әмма аларның да саны елдан-ел кими. Бу мәктәпләрне ничек саклап калырга?

- Без урыннарда, регионнарда татар теле мәктәпләрен, сыйныфларын саклап калуда һәм яңаларын ачуда җирле автономияләр белән эшлибез. Ульяновскийда, Удмуртиядә, Самарда, Саратовта ана телен саклауда җәмәгать оешмалары актив катнаша.

Татар мәктәбе булдырыр өчен балаларын шундый мәктәпкә бирергә ата-аналарның ризалыгы гына кирәк.

Безнең кануннар нигезендә, хәзер дәресләрне нинди телдә алып барырга икәнлеген мәктәп, ата-аналар белән бергә, үзе билгели. Һәм, кызганычка, күп очракта ата-аналар: «Безгә татар теле кирәкми, барлык фәннәрне дә бары тик рус телендә генә укытыгыз», – дигән фикердә торалар.

Мондый хәлләр Татарстанда да очрый. Ләкин, әгәр мәктәп көчле икән, анда балаларны бик теләп бирәләр, хәтта татар мәктәбендә белем алучылар арасында рус балалары да бар. Чөнки анда укытучылар, материаль база көчле, укучыларга төпле белем бирәләр. Кайбер очракта татар телен өйрәтәм дип түгел, ә мәктәп көчле булганга, математика, рус телен яхшы укытканга. Менә бу юлларны да яхшырак уйларга кирәк.

- Татар мәктәпләрендә фәннәр күбесенчә рус телендә укытыла. Моны ата-аналар да хуплый, чөнки балалар бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә тапшыралар. Бу турыда ни уйлыйсыз?

- Мин математика, физика кебек фәннәрне рус телендә укытырга кирәк дигән фикердә, чөнки соңыннан, югары уку йортларында балага авыр була. Ә башка фәннәрне татар телендә укырга һәм алардан имтиханнарны татар телендә тапшырырга балаларның хокуклары булырга тиеш.


Владимир Зорин, Президент каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча эш итүче Совет әгъзасы: «Бүген Илдар Ирек улы, күп еллар Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең әйдаманы, Дәүләт Думасының Милләтләр буенча эш итү комитеты рәисе итеп сайланды. Әйдәгез, законнар чыгаручы инициативалар кертик, аларны карыйк. Әгәр дә, чыннан да, бердәм дәүләт имтиханнарын ана телендә тапшыру милли-мәдәни һәм социаль проблемаларны хәл итә ала икән, бу мәсьәләне гамәлгә ашырыйк».


- Бүгенге көндә мәктәп бу хокукны тормышка ашырырга әзерме?

- Әзер түгел. Әгәр дә без иртәгә шундый федераль закон кабул итәбез икән, ул бит безнең татар балаларына гына түгел, Россиядә яшәүче бөтен халыкларга да кагылачак. Шуңа күрә аны кабул итү өчен тиешле бер контроль-үлчәү чаралары (контрольно-измерительные меры) таләп ителә, ә алар юк, моны булдыру кирәк.

Мәктәп укытучылары шушы имтиханнарны кабул итәргә әзер булырга тиеш. Безгә шуларны уйлап, федераль үзәкне дә катнаштырып, барысын да җиренә җиткерергә кирәк. Шушы механизмнар, мәктәп баладан имтиханнарны кабул итәргә, дәүләт баланың шушы хокукын тормышка ашырырга әзер булырга тиеш.

- Закон шул сәбәпле кертелми торамы?

- Россия мәгариф системасында укыту процессы 30дан артык телдә алып барыла, 60тан артык тел предмет буларак өйрәнелә. Һәрберсе буенча дәреслекләр, укыту әсбаплары булырга тиеш. Кызганычка, алар әлегә юк. Шуңа күрә бу закон кертелми тора. Бәлки, аны регионнар әзерлеге буенча кертергә кирәктер. Әгәр регион әзер икән, димәк, аңа шундый хокук бирергә була. Бу юнәлештә башкарасы эшләр бик күп һәм барысын да ныклап уйлап бетерү кирәк.

Шуны билгеләп үтәсем килә, безнең татар телен өйрәнә торган укыту әсбапларының җитмештән артыгы федераль реестрда расланган. Бу әсбаплар законлаштырылган дигән сүз һәм алар белән Мордовиядә дә, Чувашиядә дә татар телен укыта алабыз.

Әйдәгез, чагыштырып карыйк, федераль реестрда хакасларның ике һәм якутларның берничә генә укыту әсбаплары теркәлгән. Бу, әлбәттә, телне саклап калу һәм үстерү юнәләшендә зур эш башкарылуын, татар теленең алга китүен күрсәтә.

- Милли мәктәпләрнең абруен күтәрү, аны ата-аналар арасында тарату концепциясен ничек булдырырга?

- Безнең һәр регионда диярлек татар оешмалары бар. Алар бер-берсе белән көндәш булырга түгел, ә мәсьәләләрне, уртага салып, хәл итәргә, урыннардагы хакимият җитәкчеләре белән сөйләшергә тиеш. Кызганыч ки, күп җирдә хәлләр киресенчә тора. Ике татар булган җирдә өч оешма, 6 – 7 җитәкче була. Безгә берләшергә, милләтебезне борчыган мәсьәләләрне бергәләшеп
хәл итәргә кирәк.

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена багышланган «Самар татарлары» журналының «Инкыйраз яки яңарыш» дип аталган махсус чыгарылышы.

Просмотров: 1078

Комментирование запрещено