“Ак калфак” Иске Ярмәктә дә бар

IMG_41551Быел “Бердәмлек” газета­сының 12нче санында ба­сылган “Җитмеш чакрым җир­дән килдек без” дип аталган язмада сүз өлкә татар “Ак калфак” оешмасы үткәргән фәнни-гамәли конференция ту­рында барган иде. Оешма рәисе Разия ханым Әюпова­ның хисап чыгышында “Ак кал­фак”ның бүлекчәләре Пох­вист­нево, Кошки районна­рында, Сызранда ачылуы турында әйтелде. “Ә менә Кече Татарстаныбыз булган Ка­мышлы районында андый оешмалар әлегә юк”, — дигән сүзләр дә яңгырады.

Бәхеткә, бу мәгълүмат дө­рес үк булмаган икән. Ка­мышлы районының Иске Ярмәк авылында “Ак калфак” оешмасының 2015 елда ук оешуы һәм бик актив эшләп килүе билгеле булды. Тик алар өлкә оешмасына исәп-хисап кәгазьләре язып җибәрергә өлгермәгәннәр генә. Шушы ялгышны төзәтү нияте белән мин оешма җитәкчесе Әлфия Баһаутдинова белән оч­рашып, Иске Ярмәк “Ак калфак” оешмасының эш­чәнлеге белән кызыксындым.

- 2015 елда ук өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе урынбасары Айсылу Әбдиева безгә эшне ничек итеп башларга кирәклеген аңлатып хат язып җибәргән иде. Без, аның эчтәлеге белән танышып чыккач, авылыбызда хатын-кызлар оешмасын оештыру артык авыр булмаячагын аңладык. Бездә профессионал булырга теләүче, шул ук вакытта төрле иҗтимагый эшләрдә актив катнашучы халык яши бит. Бигрәк тә тегү-чигү белән мавыгучылар күп. Кыскасы, хатын-кызлар оешмасы булдыру өчен оеткы бар иде инде.

Җирле “Ак калфак” оешу белән һәвәскәр җырчыбыз Люция апа Ибраһимова социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә йөрүчеләрне скандинав таяк­лары белән йөрергә өйрәтергә алынды. Ислам университетын тәмамлаган Гөлсинә апа Галиуллина һәм аның яр­дәмчесе Роза Гарифуллина хатын-кызларга ислам дине ни­гезләрен укыта башладылар. Шушы ике ел эчендә алтмыштан артык хатын-кызыбыз дини курсларны тәмамлады, шуларның унҗидесе, укуларын дәвам итеп, Коръән сүрәләрен мәкам белән укырга өйрәнделәр. Социаль бүлек хезмәткәре Гөлисә Бәдретдинова исә олылар белән эшләүне дә, матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итүне дә үз өстенә алды, ә “Ак каен” фольклор ансамблендә катнашучылар мәдәният бүлеге эшчәнлеге өчен җаваплы булдылар. Гомумән, без “Син — музей, син — китапханә, син “Ак каен” дип тормыйбыз, бөтен хатын-кызларны да “Ак калфак” канаты астына алып, бергәләшеп эшлибез.

Авыл Мәдәният йорты ремонтта булу сәбәпле, әлегә кадәр эшебезне күрсәтергә мөмкинлегебез юк иде. Ә ремонт тәмамлангач, безнең оешмага аерым бүлмә бирелде. Анда без кул эшләребезне алып килеп, бүлмәбезне матур итеп бизәдек. Шунда җыелышып планнар билгелибез, төрле чаралар үткәрәбез.

Мин үзем, мәсәлән, балалар бүлеген алып барам. “Туган якны өйрәнәбез” дип аталган түгәрәктә авылдашыбыз, шагыйрь Зыя Ярмәки юбилее уңаеннан аның шигырьләрен, биографиясен өйрәндек. Хәер, оешмабызның һәр әгъзасы та­нылган шагыйребезнең юби­леен үткәрү эшенә үз хез­мәтен кертте. Кемдер концертка әзерләнде, кемдер био­графиясенең билгесез мәгъ­лү­матларын, ши­гырь­ләрен эзләү, кемдер күргәзмә ясау белән шөгыльләнде. Има­мыбыз Габдулла Мөхәм­мәткәрим дә бу кичәне әзерләүгә зур өлеш кертте — төрле китапханәләрдән дүрт шигырьләр җыентыгын эзләп тапты. Моңардан тыш, татар халкының бөек ша­гыйрьләре, артистларына багышланган чараларны да еш үткәреп торабыз. Шул арада Гали авылында үткәрелгән “Каз өмәсе”нә барырга да, “Халкым минем” фестивалендә катнашырга да, безнең авылда киң таралган “Урам концертлары” фестивален оештырырга да, кичләрен тегеп-чигеп утырырга да өлгерәбез.

Зыя Ярмәки юбилее уңа­еннан оештырылган беренче күргәзмәбезгә куелган кулъ­яулыклар, сөлгеләр һәм алъ­япкычларның бер өлешен мин үзем чиктем. Алар ике­яклы тоташ чигү, ә Айсылу Ка­малетдинованың матур чи­гешләре тасма чигеш ысулы белән башкарылган. Ул аны күптән түгел генә үзлегеннән өйрәнгән, безнең өчен мастер-класс та үткәргә өлгермәде әле. Гөлчәчәк Вагыйзова теккән татар милли күлмәге дә бик матур һәм оста итеп эшләнгән. Иске Ярмәкнең борынгы чигү үрнәкләрен өйрәнеп, тамбур ысулы белән дә чигә башладык. Ә менә калфак чигәргә өйрәнеп бетә алмадык әле. Похвистнево районы, Гали авылының “Ак калфак” оешмасыннан чигү осталары безгә килеп мастер-класс үткәрергә вәгъдә иткәннәр иде. Бәлки быел, кыр эшләре тәмамлангач, очрашырбыз.

- Шушы оешма барлыкка кил­гәннән соң тормышыгыз ничек тә булса үзгәрдеме?

- Үзгерде генәме! Өйгә кайтып керә дә алганым юк. Без һәрвакыт хәрәкәттә, һәрвакыт кеше арасында. Үзебез уйлап тапкан чараларны оештырабыз, үткәрәбез, ниндидер яңалыклар уйлап табабыз һәм шулардан илһам табып яшибез. Ә кичләрен кул эшемне алып, төсләр дәрьясына, илаһи матурлык эченә кереп киткәндә бөтен кайгыларым тарала…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

И на нашей улице был праздник! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Незаметно прошло полугодие, впереди не менее насыщенная жизнь

* * *

«Гусиные помочи» в разгаре!

 

Просмотров: 1021

Комментирование запрещено