Гамил Әсхәдулла: «Фильмга тотылган миллионны кайтарып ала алсам, яңа кино төшерәм» / Студия «Мунча ташы» представила фильм «Бешеная тысяча»

Clipboard69«Мунча ташы» театр студиясе татар тамашачысын комедия жанрындагы фильмнар белән тәэмин итү эшен үз өстенә алмакчы.

Студиянең гастрольләр вакытында төшерелгән «Котырган меңлек» исемле фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында конкурстан тыш «Казан премьералары» исеме астында күрсәтелде. Тамашачыга аны кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итте.

Фильм комедия жанрында һәм анда «Мунча ташы» артистлары төшкән. Фильмны студиянең рекламасыннан үсеп чыккан мөстәкыйль эш дип карарга мөмкин. Авторлар аны кеше нәфесе проблемаларын күтәргән фильм итеп тәкъдим иттеләр.

Сюжет буенча, «Мунча ташы» студиясе артистлары гастрольләргә чыгып китәләр. Төркем җитәкчесе Гали Вәлиевич иң тәртипле артистка 1000 сум акча вәгъдә итә. Әлеге меңлек өчен көрәштә кешенең бөтен начар сыйфатлары ачылып, күпертелеп күрсәтелә дә инде. Тамашачы биредә таныш совет фильмнарын хәтерләткән мизгелләрне исенә төшерә ала.

«Мунча ташы» театр студиясе җитәкчесе Гамил Әсхәдулла «Татар-информ» хәбәрчесенә мондый хәлләрнең эстрада төркемнәрендә булу мөмкинлеген әйтте. «Күп эстрада коллективларында талашып-чәкәләшеп бетәләр. Без шундыйларга оят булсын дип, уйлаштык та шушы фильмны төшердек. Ә ставканы махсус 1 мең сум диеп куйдык. «1 тиенгә каткан кеше» диләр бит. Без шундыйларны күрсәттек».

Гамил Әсхәдулла фильм бюджеты 1 миллион сумнан артыграк булуын әйтте. Фильм 14 сентябрьдән башлап «Мир» кинотеатрына прокатка чыга. Алга таба да «Татаркино» ярдәмендә Татарстан күләмендә прокат оештырылачак. «Билет бәясе нибары 150 сум. Тамашачы билет алып кино карарга өйрәнсен иде. Фильм төшергән акчам кире кайтса, яңасын төшерә башлыйм», дип вәгъдә итә Гамил Әсхәдулла.

Clipboard69«Татар-информ».

* * *

Комедия «Бешеная тысяча» театра-студии «Мунча ташы» была представлена вне конкурса на XIII Казанском международном фестивале мусульманского кино. Киноленту зрителям презентовала исполнительный директор фестиваля Миляуша Айтуганова.

Фильм снят во время гастролей студии, роли в нем исполняют артисты «Мунча ташы». По сюжету, артисты студии едут на гастроли. Руководитель труппы Гали Валиевич обещает самому воспитанному артисту 1000 рублей. В борьбе за эти деньги начинают проявляться все низменные свойства человеческой личности. Фильм напоминает старые советские комедии.

«В эстрадных коллективах в таких ситуациях подобные конфликты случаются довольно часто. Мы поразмышляли и решили снять такой фильм, чтобы им стало стыдно. А ставку мы специально сделали в тысячу рублей, чтобы подчеркнуть мелочность и ничтожность подобных склок», – рассказал руководитель студии «Мунча ташы» Гамиль Асхадуллин.

Гамиль Асхадуллин также сообщил, что бюджет фильма составио один миллион рублей. «Бешеная тысяча» выходит в прокат в кинотеатре «Мир» 14 сентября, почти сразу после фестиваля. Позже при поддержки «Татаркино» картина будет показана в киноучреждениях республики.

«Стоимость билета – 150 рублей. Хотелось бы, чтобы зритель научился смотреть кино, покупая билеты. Если мой фильм окупится и деньги вернутся, то я начну снимать новый проект», – пообещал Гамиль Асхадуллин.

«Татар-информ».

Просмотров: 1065

Комментирование запрещено