Болгарда зур мөселман педсоветы узачак

8-2127-28 сентябрьдә Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы узачак. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән берлектә оештыра, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Форумда дәрәҗәле, зур кунаклар – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин һәм башка танылган дәүләт, дин һәм фән эшлеклеләре катнашыр дип көтелә. Болгарда узачак форумга барлыгы башлангыч, урта һәм югары мөселман мәгариф оешмаларыннан өч йөздән артык мөгаллим киләчәк.

Форум ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә караган проблемаларны хәл итү өчен мәйданчык булачак һәм ике көн дәвам итәчәк.

Форумның беренче көне мөселман мәгарифенең башлангыч өлешенә – мәчет каршындагы курслар турында булачак. Икенче көн урта һәм югары һөнәри мөселман мәгариф оешмалары эшчәнлегенә багышлана. Форум кысаларында иң яхшы студентларга стипендияләр тапшырылачак, шулай ук яхшы эшләүче мөгаллимнәр билгеләнәчәк.

«Татар-информ».

Просмотров: 791

Комментирование запрещено