Мы не любим сидеть дома / Күл буенда искиткеч бер көн

image2В рамках Года экологии и в связи с 280-летием нашего села имам-хатиб Абдулла хазрат Мухаммедкарим совместно с местными трудовыми коллективами организовал для жителей села Старое Ермаково активный отдых на природе «Мы не любим сидеть дома — нас влечет к себе природа».

Чистый воздух, богатство и красота окружающей природы вокруг озера Кордон, тесный круг друзей, пикник на траве, ароматный чай из лекарственных растений, шурпа с татарской лапшой — все было просто замечательно. Играли в шахматы, ловили рыбу в озере, показывали мастер-класс по вязанию березовых веников, собирали лекарственные растения… А кошеварил наш бессменный повар Нагимулла Гаряев. Имам-хатиб Абдулла хазрат Мухаммедкарим провел беседу «Изучаем и пишем нашу историю».

imageimage2А какие песни пелись под тальянку в исполнении Тахира Рахимова, Фании Гафиятуллиной, Тагира Каюмова, Талгата Сафина, Талгата Вагазова, Розалии Каюмовой, Розы Мустафиевой! Душа отдыхала!

Песня — друг наш и товарищ,
С нею в жизни веселей.
С ней забота — не забота,
Столько щедрой мощи в ней!

Богатство наше — это люди,
Их судьбы — летопись страны.
Работали и воевали,
Создать историю смогли.

Люблю я все: и реки, и поля,
И травы эти, и леса густые.
Ведь это ты, моя, моя Земля!
Кусочек дорогой моей России!

А.Г. КАЛИМУЛЛИНА, библиотекарь.

«Камышлинские известия».

* * *

Гомер көзенә кергән ке­ше­ләр безнең игътибарга аеруча мохтаҗ. Көндәлек мәшәкатьләр ыгы-зыгысында алар турында онытмаска, кулдан кил­гән­чә ярдәм итәргә, ягымлы мөнәсәбәт күрсәтеп торырга кирәк. Камышлы районының Ис­ке Ярмәк авылында өлкәннәр турында һәрвакыт кайгыртып, күңелләрен күреп торалар. Күптән түгел дин әһел-ләре, социаль реабилитация бүлеге һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән яшьтәге авылдашларын Кордон күле буена экскурсиягә алып бардылар. Табигатьнең матур бу почмагы искеярмәклеләрне кошлар сайравы, чәчәкләрнең хуш исе белән каршы алды. Көне дә бик матур булып, картларыбыз анда рәхәтләнеп ял иттеләр.

Билгеләнгән урынга килеп җитү белән балык тотарга яратучылар кармакларын алдылар да: “Кояш кыздыра башласа чиртмәс”, — дип күл буена ашыктылар. Ул арада Нәгыймулла ага Гәрәев учак ягып җибәрде дә ярдәмчеләре белән аш пешерергә кереште. Ак яулыклы апалар да тик тормады, “Табигать — яшел аптека” темасына әңгәмә уздырып алганнан соң, дару үләннәре җыярга керештеләр. Кемдер шашка уйнады, ә кемдер тыныч кына саф һава сулап, табигать белән аралашудан ләззәт тапты.

Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим “Тарихыбызны өйрәнәбез һәм язабыз” дип аталган темага әңгәмә корды. Олыларга да, яшь буын вәкилләренә дә авыл тарихы турында төрле мәгълүматлар ишетергә кызыклы да, файдалы да иде.

Бераздан тальян гармуны тавышы ишетелде һәм алан өсте татар моңнарына күмелде. Таһир Рәхимов, Фәния Гафиятуллина, Роза Мостафиева гармунга кушылып җырлый башладылар, аларга башкалар да кушылды.

Уен-көлке, җыр-моң белән төш вакыты килеп җиткәне сизелми дә калган. Хатын-кызлар чирәмгә ашъяулыклар җәеп, тиз генә табын әзерләделәр һәм барысын да төшке ашка чакырдылар. Пешекчеләрнең казан асып пешергән токмач ашлары, үлән чәйләре бик тәмле булды. Аларга рәхмәтләр әйтә-әйтә, барысы да сыйландылар.

Олылар бергәләшеп намаз укыганнан соң, тагын бераз ял итеп алдылар һәм кайтырга җыена башладылар. “Бер көнгә генә булса да көндәлек мәшәкатьләр онытылды”, — дип оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Ришат ИБРАҺИМОВ, Иске Ярмәк авылы Мәдәният йорты җитәкчесе.

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1250

Комментирование запрещено