Үткән гомер — бер мизгел

728 сентябрьдә Камышлы авылының социаль реабилитация бүлегендә Өлкәннәр көненә багышланган чара үтте. Бирегә Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү оешмасында эшләп, лаеклы ялга киткән хезмәткәрләр чакырылган иде.

Чараны социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре, мәдәни чаралар уздыручыбыз Рәмзия ханым Әсәдуллина ачып җибәрде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге җитәкчесе урынбасары Наилә ханым Габидуллина чарага җыелган өлкәннәрне тәбрик итте.

- Хәерле көн, кадерле кунаклар! Бүген сезнең белән кабат очрашырга без бик шатбыз. Рәхмәт сезгә бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Сез зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз, — диде ул.

Шулай ук олыларны Социаль хезмәткәрләр оешмасы җитәкчесенең урынбасары Гүзәлия ханым Шакирова тәбрикләде. Ул шигъри юллар укып үтте:

- Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр -
Безнең сезгә әйтер теләкләр.

12 3Тәбрикләү сүзен профсоюз оешмасының рәисе Лилия ханым Фәртдинова  да алды. Ул өлкәннәрне өлкә профсоюз оешмасы исеменнән тәбрик итте, аларга картаймыча, авырлыкларга бирешмичә яшәргә теләде, иҗтимагый тормышта актив катнашырга өндәде.

3-3Өлкәннәргә бәйрәм бүләге буларак, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Зөлия Баһаутдинова, Рәмзия Әсәдуллина һәм Рушания Диндарова үзләренең матур җырларын башкардылар.

Аякларга күз иярми,
Алар җиргә тимиләр,
Безнең кызлар әнә ничек
Очкын чәчеп бииләр!

Җәмилә ханым Минегалимова башкаруындагы «Ярмәк вагы» биюе барсын да дәртләндерде, берсен дә урынында тик утыртмады. Олыларыбыз яшь чакларын искә төшереп, тальян моңнарына кушылып, очып-очып биеделәр.

4 5 6 61Өлкәннәребез Рәмзия Нуриҗан кызы Сәфиуллина һәм Роза Исхак кызы Шарапова сүз алып, чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр:

- Сабыр, йомшак күңелле кызларыбыз, бүгенге бәйрәмгә чакыруыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Гел шундый исән-сау, якты йөзле, тәмле сүзле булып, бәхеттә, шатлыкта, исәнлектә-саулыкта озак-озак яшәгез! Һәр көнегез кадер-хөрмәттә үтсен. Сезне дә бәйрәм белән!, — диештеләр.

6263 7 image71Бәйрәм концерты тәмамлангач, кунакларны мул табыннар тирәли тәмле ашлар, хуш исле чәйләр эчәргә чакырдык.  Роза Исхаковна аш пешерергә Корбан ите алып килгән иде, Назимә ханым Мансурова Коръән аятьләре укып үтте, салаватлар әйтелде, барысына да исәнлек, озын гомер, мул тормыш, җан тынычлыгы теләнде.

Кунаклар  киләсе елларда да исән-имин күрешеп, бәйрәм табыннары тирәли бергә җыелырга язсын, дигән теләктә таралыштылар.

Рушания Сәгыйть кызы ДИНДАРОВА,
Камышлының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1005

Комментирование запрещено