Тормышыбызның матурлыгы — саулыкта

image

«Утта янмыйбыз, суда батмыйбыз без — Ярмәк әбиләре!»

Узган көннәр — өзгән гөлләр, дуслар,
Гомер уза, сизмисең.
Озынмы гомер агачы?
Кем белгән аны, дисең.

Менә инде тагын 2017 елны төгәлләп, 2018 елга аяк басарга торабыз. Аллаһы теләсә, киләсе ел барыбызга да исәнлек бирсен.

Көзнең моңсу ун көнендә без — Шәрәфетдинова Гүзәл, Әхмәдуллина Зәрига, Фаләхова Хәлимә, Гинетуллина Динә, Шәрипова Гөлфия, Рәфыйкова Суфия, Ялалетдинова Мәдинә, Шәйхетдинова Сания, Гайфуллина Фәния — Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлегенә йөрдек. Бик күңелле ял итеп, дәвалану курслары үттек. Рәхәтләнеп КВНда катнаштык, ул кызыклы конкурслар, табышмаклар, биюләр белән үрелеп барды. Бергә эшләгән хезмәттәшләр белән очрашу, үткәннәрне искә төшерү, төрле мәдәни чараларда катнашу бар борчу-мәшәкатьләрне оныттырып тора.

Үзебезнең рәхмәтләребезне Гали Наил улына, Юлия Сәҗит кызына, Рәмзия Рәфкать кызына, Гөлисә Раил кызына, медицина хезмәткәре Ризидә Фәүкат кызына, һәр көн тәмле ашлар, салатлар белән сыйлаучы Айсылу Рәшит кызына, шофёр Җәгъфәр Әбүзәр улына, бүлмәләрне тәртиптә тотучы Гөлия Минсәхи кызына, дарулар сатучы Сания Сабир кызына җиткерәсебез килә. Эшләрегездә зур уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә тынычлыгы телибез. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! Тормыш юлыбызда яшәргә көч биреп торганыгыз өчен чиксез шатлыклар телибез!

imageimage2 image3Утта янмыйбыз, суда батмыйбыз
Без — Ярмәк әбиләре!
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп
Гөрләтеп яшик әле!

Насыйп булсын бергә җыелышып,
Таратырга барлык сагышны.
Бәхет телим сезгә, дускайларым,
Сүндермик әле дәртен яшәүнең.
Картлык тилмереп йөрсен әйдә,
Табалмыйча безнең ишекне!

Ноябрь аенда социаль реабилитация бүлегендә ял итүчеләр исеменнән хезмәт ветераны Фәния Фатыйховна ГАЙФУЛЛИНА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1022

Комментирование запрещено