Кичә Самар шәһәренең Җәмигъ мәсҗидендә өлкәбезнең мөфтие Талиб хәзрәт Яруллинга 55 яшь тулуы уңаеннан танталы чара үтте. Мин ул шатлыклы мәҗлестә мөфтиебезне Сызран мөселманнары исеменнән котладым. Ошбу Талиб хәзрәтнең юбилеенда Самар өлкәсенең Губернаторы вазыйфасын вакытлыча үтәүче Дмитрий Игорь улы Азаров һәм Губерна Думасының рәисе Виктор Федор улы Сазонов та катнаштылар. Һәм дә өлкәнең мәртәбәле шәхесләре, имамнар, эшкуарлар, милли җәмгыятьләрнең җитәкчеләре дә мөфтиебезнең шатлыгы белән уртаклашырга килгән иделәр.
Шунысын әйтәсем килә, Дмитрий Игорь улы да, Виктор Федор улы да бу тантанада ахырга кадәр катнаштылар. Алай гына түгел әле, мәҗлес тәмамлангач та, бер сәгать буе мәсҗид белән танышып йөрделәр: намаз уку залында, музейда булдылар. Губернаторыбыз безнең белән хәтта мәчетнең 76 метрлы манарасына менеп, кичке шәһәрне фотога төшерде. Дмитрий Игорь улы үзенең гадилеге белән мөселманнарның күңелен җәлеп итте. Димәк хөкүмәт вәкилләре безнең мөфтиебезне һәм, гомумән, мөселманнарны хөрмәтлиләр! Без дә аларга хөрмәт йөзебез белән карыйбыз!
Талиб хәзрәткә Аллаһы Раббымыз тарафыннан исәнлек-саулык, гаилә бәхете, муллык һәм җан тынычлыгын телибез! Бер Ходаебыз аңа динебезгә һәм милләтебезгә хәерле хезмәтләр кылырга ярдәмнәрен һәм көч-күәт бирсен! Киләчәктә дә бергәләшеп Аллаһы Раббымыз юлында хөзмәттәшлек кылырга насыйб әйләсен!
Сызран шәһәренең мөхтәсибе, имам-ахун Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИ.
Сызран шәһәре мөхтәсибәте сайты.
КОНТЕКСТ:
Самар өлкәсе мөфтие, Региональ Диния нәзарәте рәисе Талиб хәзрәт ЯРУЛЛИНга — 55 яшь!
Просмотров: 1341