«Әни, бәгърем, үләмен» — Лилия Сәлахетдинова Кемерово фаҗигасенә багышлап үзәк өзгеч шигырь язган

news_21962Кичәдән бирле тамактан төер китми. Кулдан эш бармый. Телдә дә, уйда да шул: Кемерово фаҗигасе… Күпме бала тереләй янып үлгән! Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова да бу фаҗигане йөрәге аша уздырып менә нинди юллар язган:

Бисмилламны әйтеп башлыйм, 
Бүгенге көн бәетен. 
Язгы яллар вакытында, 
Күпме бала таш астында, 
Күрде соңгы сәгатен. 
Олыларга рәнҗү аша, 
Балакай эндәшәсең: 
Чыгу юлын ник бикләдең, 
Кайда Кеше йөрәгең!?
Нигә гомерем өздең? 
Актык сулыш телефонда:
- Ишек бикле, ярдәм килми, 
Тирә-ягымда төтен…”
Өметсезлек аша тавыш:
- Әни, бәгърем, үләмен!..
Күпме язмышны сөрттерде 
Яңа туган язгы көн. 
Күз яшьләре асфальт юа, 
Елыйсы да бит читен, 
Кайгы бүген бербөтен. 
Кош канатларын аралап, 
Һаваларда оча көл. 
Бер гаепсез нарасыйлар, 
Җирдә җәһәннәмне күрде…
Кемгә соң бүген җиңел!?
Иий нәниләр, теләү артык, 
Сезгә түре җәннәтнең. 
Якыннарга сабырлыклар, 
Калгандыр эне-сеңел, 
Дога кылыр сезгә гел.

Матбугат.ру

Просмотров: 1623

2 комментариев

  1. Тагын, тагын кайнар яшь коела
    Йөрәк ярсый урын табалмый,
    Үрсәләнеп ташны ташка бәрә
    Ничек түзә,.. ничек ярылмый?..
    Әле генә күзен ачкан гөлләр
    Бит сабыйлар харап булдылар,
    Ничек кенә күккә табынсак та
    Булмый инде, алар сулдылар..
    Сулды алар, ах,..ник сулды алар?..
    Яз ае бит, иде яз бүген,
    Бу кайгыга түзми кояш качты
    Кара болыт япты күк йөзен.
    Кемерово кайгыгызны уртаклашабыз!!!

  2. Родственники погибших при пожаре в торговом центре «Зимняя вишня» в Кемерове заявили, что погиб 41 ребенок…