Сабантуе — хезмәт туе, хезмәт һәм бәхет туе…

Сулдан уңга: Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, Руслан ЛАТЫЙПОВ, Андрей ХАРИН һәм Рафаэль БАҺАУТДИНОВ.

Сулдан уңга: Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, Руслан ЛАТЫЙПОВ, Андрей ХАРИН һәм Рафаэль БАҺАУТДИНОВ.

Сабантуй — сагынып һәм көтеп алынган иң хөрмәтле бәйрәмдер. Сабантуй гасырлар буенча, нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, безнең көнгә кадәр үзенең иҗтимагый әһәмиятен, халык туе булу сыйфатын югалтмаган, мәдәни байлык һәм горурланырлык милли-мәдәни күренеш булуын дәвам иткән. Сабантуйның бик борынгыга киткән тамырлары бар. Шуңа да ул буыннардан-буыннарга күчеп яши, һаман яшь, һаман матур булып кала бирә. Туган тел, газиз җыр-моңнар кебек, бу бәйрәм дә гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, юаткан, уен-җырын, көч-куәтен, баһадирларын, чабышкы атларын мәйданнарга чыгарган.

12 май көнне Чулпан авылында шушы милли бәйрәмебез узды һәм ул Чулпанның 90 еллык юбилеена багышланган иде.

Авыл халкы, төрле төбәкләргә сибелгән авылдашлар, мөхтәрәм кунаклар Сабантуй мәйданына җыелды.

Сабантуй бәйрәмен алып баручы Алсу Сәфиуллина чараны ачык диеп игълан итте, авылдашларын, килгән кунакларны мәйданга чакырды һәм иң беренче итеп сүзне дин әһелләренә бирде. Дин әһелләре Коръән аятьләре укыды, шушы авылның нигезен салып, озак еллар хезмәт итеп бакыйлыкка күчкән дин-кардәшләребез рухына дога кылды һәм бәйрәмне башларга хәер-фатихасын бирде.

Сабантуена килгән мөхтәрәм кунаклар арасында район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Самара өлкәсе спорт министрының беренче урынбасары Андрей Харин, Самара өлкәсе “ООО сервисстрой”ның генераль директоры Александр Митрофанов, җирлеидарә башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм башкалар бар иде. Алар барысы да үз чиратында мәйдан уртасына чыгып халыкны бәйрәм белән котладылар, исәнлек-саулык, мул тормыш теләделәр. Кайберәүләргә алар кулыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алу да насыйп булды. Менә алар:Нигъмәтҗан Галим улы Галимов, Фәния Фәтхи кызы Шәйдуллина, Мәҗит Камил улы Салахов, Кадрия Мостаким кызы Сыйтдыкова, Гөлнур Сәгыйть кызы Кәримова, Рәмзия Гыйлемхан кызы Дәүләтшина, Әмир Сәфиуллин, Әхкәм Сәфиуллин, Равиль Әхсәнов, Мөдәрис Габидуллин, Ильшат Фәйрузов, Рәхим Хәбибуллин, Әсхәт Хәкимов, Хәмит Һадыев, Нургали Сафин, Ильдус Минһаҗев, Салават Минһаҗев, Искәндәр Яныйәхмәтов, Минсәхи Яныйәхмәтов, Ильдус Яныйәхмәтов, Фәрит Салахов, Равиль Әбүнәгыймов, Рафыйк Сәфиуллин, Рамиль Фәттәхов.

Бәйрәм дәвам итте. Авыл клубы мөдире Гөлнур Кәримова кыскача гына авылның тарихы белән таныштырып үтте.

Сәхнәдә авыл үзешчәннәре, “Ак каен” халык фольклор ансамбле һәм читтән кайткан кунаклар көче белән әзерләнгән концерт программасы башланып китте. Халык авыл үзешчәннәре, “Ак каен” җыр-биюләрен, Камышлы кунаклары Венера һәм Ренат Инсаповлар, Руслан Кәбиров, Наил Хәкимов һәм Иске Ярмәк егете Динар Гариповларның җырларын күңел биреп карады, тыңлады, аларның һәр чыгышын алкышларга күмде.

Ә менә Казан кунаклары Рәхимовлар гаиләсе турында аерым билгеләп үтәсем килә. Алар бу бәйрәмнең яме булды дисәм, һич ялгышмам. Ярмәк егете, Чулпан кияве Рамиль Рәхимов укыган, белемле музыкант-җырчы. Аны инде без ТНВ каналыннан да “үзебезнеке” дип карыйбыз, аның белән горурланабыз. Матур, талантлы гаиләсе белән дә шаккатырды ул безне: өздереп баянда уйный, җырлый, тормыш иптәше Лилия дә җыр-моңга гашыйк. Хәтта кечкенә уллары белән кызлары да җыр бүләк итте безгә. Афәрин, Рәхимовлар! Алдагы көннәрдә дә бәхетле гаилә булып, үзегезнең иҗатыгыз белән безне куандырып яшәргә язсын сезгә.

Ә мәйдан уртасында шул арада спорт бәйгеләре, уеннар башланды: гер күтәрү, аркан тартышу, чүлмәк вату, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, киянтә-чиләк белән су ташу, баганага менү, капчык белән сугышу һәм башкалар. Бу спорт ярышларында, уеннарда өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнашты.

Сабантуйның төп гөнсерләреннән (элементларыннан) берсе-милли көрәш. Көрәш ул-физик көчне, саулык-тазалыкны күрсәтү. Аны тамаша итү дә кешедә зур канәгатьләнү тойгысы тудыра. Озак көч сынашканнан соң Сабантуе батырлары билгеле булды: 13-15 яшьлекләр арасында Ярмәк авылы егетләре Айнур Минһаҗев һәм Данияр Мөршитов 1 нче һәм 3 нче урыннарны, ә Камышлы авылы егете Ислам Бикмөхәммәтов 2 нче урынны яуладылар; 15-17 яшьлекләр арасында Камышлы авылы егете Ильвир Әхмәтов 1 нче урынны, Чулпан авылы егете Раниль Хәсәншин 2 нче урынны яуладылар, ә өлкәннәр арасында 1 нче һәм 2 нче урыннарны Камышлы авылы егетләре Руслан Латыйпов һәм Кәрим Рузмәтов, 3 нче һәм 4 нче урыннарны Ярмәк авылы егетләре Рамиль Мәрдәнов һәм Рузиль Ярхамов бүлештеләр. Сабантуйның абсолют батыры исеме дә, тәкә дә Руслан Латыйповка бирелде. Аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы көннәрдә дә зур җиңүләргә ирешүен телибез.

Гер күтәрү буенча беренче өч урынга Руслан Латыйпов, Ирек Хисамиев һәм Альмир Гарипов, багана башына менү буенча беренче өч урынга Марат Канаков, Руслан Шәрәфетдинов һәм Рузил Ярхамов лаек булдылар. Әлбәттә ярышларда, уеннарда катнашкан бер генә кеше дә бүләксез калмады.

Менә Сабантуеның иң дулкынландыргыч мизгеле килеп җитте. “Атлар килә, атлар” дигән тавыш ишетү белән бар халык чабышкыларны каршы алырга ашыкты. Кечкенә генә авыл булуга карамастан, чулпанлылар ат ярышын да оештырганнар икән. Бу бик тә мактауга лаек. Беренче булып Туктар Урдалысы авылыннан булган “Йолдыз” (җайдагы — Николай Васильев), икенче булып Камышлы авылыннан “Галтерия” (җайдагы — Валера исемле егет, атның хуҗасы-Ринат Рәфәгытдинов), өченче булып “Рекорд” (җайдагы һәм хуҗасы — Фәрит Гайфуллин) килделәр. Әлбәттә җиңүчеләр дә, башка катнашучы җайдаклар да кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Ләкин милли бәйрәмебез моның белән генә тәмамланмады. Мәйданнан читтәрәк кием-салым, азык-төлек сату палаткалары тезелеп киткән иде. Анда хуш исле шашлыклар, плов, төрледән-төрле милли ризыклар белән чәй өстәлләре әзерләнгән, туганнарны, дусларны, кунакларны сыйлау өчен бар уңайлыклар да тудырылган иде, шуңа да бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.

Чулпан авылына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган Сабантуе бик күңелле, зур оешканлык һәм югары әзерлектә үтте. Афәрин, чулпанлылар, диясе генә калды. Сабантуй рухы йөрәкләрдә мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Сабантуйлы халык-бәхетле халык!

Зөлфирә СӘФИУЛЛИНА-СӘЛИМҖАНОВА.

Зөлфирә СӘФИУЛЛИНА-СӘЛИМҖАНОВА.

Тимур һәм Рамил РӘХИМОВЛАР.

Тимур һәм Рамил РӘХИМОВЛАР.

Гөлнар КӘРИМОВА һәм Андрей ХАРИН.

Гөлнар КӘРИМОВА һәм Андрей ХАРИН.

Фәния ШӘЙДУЛЛИНА һәм Рафаэль БАҺАУТДИНОВ.

Фәния ШӘЙДУЛЛИНА һәм Рафаэль БАҺАУТДИНОВ.

Сулдан уңга: Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, Руслан ЛАТЫЙПОВ, Андрей ХАРИН һәм Рафаэль БАҺАУТДИНОВ.

Сулдан уңга: Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, Руслан ЛАТЫЙПОВ, Андрей ХАРИН һәм Рафаэль БАҺАУТДИНОВ.

Ахырда шушы бәйрәмне оештыручыларга, кунакларны каршы алып, тәмле ризыклар белән сыйлаучыларга, сәхнә осталарына, иганәчеләргә, район хакимиятенә, җирлеидарә хакимиятенә, оештыру эше рәисе Әсхәт Жуматдиловка барлык Сабантуйда катнашучылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Исәнлектә, иминлектә кабат-кабат очрашулар насыйп булсын.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсемнәре.

«Камышлы хәбәрләре».


КОНТЕКСТ:

Сабантуй в поселке Чулпан (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1760

Один комментарий

  1. 12 мая 2018 года в поселке Чулпан провели национальный праздник Сабан — туй в честь юбилея 90-тия села. Жители села,односельчане,проживающие в разных уголках страны, гости , собрались на майдане.Ведущая праздника Сафиуллина Алсу объявила праздник открытым и слово передала старейшинам мечети и они прочитали аяты из Корана в честь усопших односельчан.Затем с приветсвенными словами выступали гости праздника глава района Багаутдинов Рафаэль Камилович ,зам .министра по спорту Самарской области Харин Андрей Михайлович, генеральный директор «ООО сервисстрой» Митрофанов Александр Вячеславович, глава поселения с.Старое Ермаково Шайхутдинов Минсагит Низамутдинович. Историю села кратко изложила в своем докладе Каримова Г.С..Праздник продолжался, на сцене выступали артисты хужожественной самодеятельности п.Чулпан,фольклорный ансабль «Ак каен»,гости Венера и Ринат Инсаповы,Руслан Кабиров,Наил Хакимов,Динар Гарипов,семья Рахимовых из г.Казани и др. А на
    майдане начались спортивные игры: поднятие гири, перетягивание каната, бег с коромыслом,бой горшков,влезание на столб, бег с яйцами в ложке, бой с мешками с соломой, ну и конечно национальная борьба» курэш» и конные скачки. Недалеко от майдана жарились шашлыки,варили плов,продавали различные продовольственные товары и выпечки.Праздник удался на славу,прошел очень организованно и на высоком уровне.Я думаю юбилей поселка Чулпан многим запомнится трогательно на долгие годы.