Сабан туенда Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен сән­гать­ле укучылар арасында бәйге дә үтәчәк

333_LКөтеп алган милли бәй­рә­мебез – 30нчы өлкә Сабан туена бик аз вакыт калып бара. Ул 30 июньдә булачак. Быел милли бәйрәмебез каһарман якташыбыз, танылган татар шагыйре һәм рәссамы Гакыйль Сәгыйровның 80 еллыгына багышланачак.

Бәйрәм программасында милли көрәш, уеннар, декоратив-гамәли сәнгать һәм традицион һөнәрчелек буенча мастер-класслар үткәрү каралган, җыр-биюләр дә күп. 14.00 сәгатьтә балалар өчен оештырылган мәйданчыкта Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен сән­гать­ле укучылар яисә аның сүзләренә язылган җырларны башкаручылар арасында бәйге дә үтәчәк. Сабан туе кысаларында үтәчәк чарага рәхим итегез!


КОНТЕКСТ:

Готовимся к 30-му областному Сабантую

* * *

Делегация из Камско-Устьинского района Республики Татарстан посетила место проведения Самарского Сабантуя

* * *

Что нас ждет на Самарском Сабантуе?

* * *

Внесем свой вклад в успешное проведение памятного Сабантуя!

* * *

ВНИМАНИЕ! По вопросам торговли на Самарском Сабантуе!

 

Просмотров: 1651

Комментирование запрещено