
Фәридә Фәйзуллинаны Татарстан һәм Чувашстан республикалары җитәкчеләре Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Игнатьев котлый.
Моннан ике ел элек Фәридә Фәйзуллина зур уңыш белән Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә дә җырлаган иде.
Чабаксарда узган Федераль Сабан туенда Чувашиянең һәм чуваш халкының танылган җырчысы, татар милләтеннән булган Фәридә Фәйзуллинага “Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Аны бу уңайдан ике республиканың да җитәкчеләре — Михаил Игнатьев һәм Рөстәм Миңнеханов котлады.
“Мин бүген Казанда яшәсәм дә, Чувашиядә эшлим. Әмма татар телендәге җырларым белән татар тамашачысына да чыгарга телим. Чөнки автор-башкаручы буларак, беренче җырларым татар телендә язылды, — диде Фәридә Фәйзуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә. — Җырларым татар аудиториясен бер тыңлауда яулап алмаса да, алар әкренләп халык күңеленә керә торган җырлар дип уйлыйм”.
Фәридә Фәйзуллина татар эстрадасы сәхнәсен дә яулап ала алачагына нык ышана. Әкренләп Казан якларына гастрольләр дә оештырырга уйлый. “Татар тамашачысын тоеп карыйсым килә. Минем җырларым аларның күңелләренә кагыламы, кагылмыймы — аңлыйсым килә, — ди ул. — Әмма берьюлы ике аудитория белән эшләү җиңел түгел”.
Фәридә Фәйзуллина соңгы елларда тамашачыларының Чувашиядә яшәүче мишәр татарлары хисабына артуын әйтә. “Аларның минем белән горурлануын күрәм. Күпчелек чуваш җырлары яңгыраса да, концертларыма киләләр, мин анда татарча да җырлыйм”, — ди ул.
Популяр эстрада җырчысы ике халык тамашачысын чагыштырып, чуваш тамашачысының ихласрак, ачыграк, гадирәк, җырчыны күңелен ачып тыңлавын, ә татар тамашачысының басынкырак, саграк, тыйнаграк булуын билгеләп үтте.
Рузилә МӨХӘММӘТОВА.
Редакциядән: Фәридә Фәйзуллина тумышы белән Чувашиянең Батыр районыннан. 2014 елда ул “Учук” фестиваленең рәсми тавышы дип танылган иде, 2015 елда ЮТВ телеканалында (Чувашия) “Иң яхшы башкаручы” исеменә лаек булды. Мәдәниятне үстерүдәге хезмәтләре өчен 2015 елда аңа Чуваш Милли конгрессының, 2016 елда Чувашия Дәүләт Советының Мактау хатлары да тапшырылган. Бүген популяр җырчының татар телендә — бер һәм чуваш телендә дүрт җыр альбомы бар.
Моннан ике ел элек Фәридә Фәйзуллина зур уңыш белән Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә дә җырлаган иде. Интернетның «Ютуб» сәхифәләрендә җырчының күп чувашча һәм татарча җырларын тыңларга һәм карарга була.
Без Фәридәнең ничек шәп җырлавы турында “Бердәмлек”тә дә берничә мәртәбә язып чыккан идек. Чын күңелебездән котлыйбыз сине, Фәридә!
КОНТЕКСТ:
Фәридә чуваш җырчысы гына түгел, татар җырчысы да
* * *
Фәридә чувашча да, татарча да бик матур җырлый (ВИДЕО)
* * *
Иң популяр чуваш җырчысы Фәридә Фәйзуллина уңышының сәбәбен күп телләр белүендә күрә (ВИДЕО)
Просмотров: 885