Беренче адымнар

image14Камышлы районындагы Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира Рәхматуллинаны күпләр беләләр инде. Ул 1977 елның 11 январендә  туа. Камышлы мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлый, аннан машина йөртүчегә укый, таныклык ала һәм Самардагы Инвестнефть оешмасына эшкә урнаша.  Бик йомшак күңелле кыз йомышы төшкән һәркемне кайда кирәк икән — үз машинасында шунда илтеп куя торган була. 2008 елда шулай бер авыруны шифаханәгә алып барганда юл хәлакәтенә эләгә ул. Машинада булган бер кеше вафат була, Эльмира үзе һәм тагын бер ир-ат гомерлек инвалид булып калалар… 

Исән чагында ир-егетләрне уздырып печән чапкан, утын әзерләгән, абзар тутырып эре мөгезле терлек асраган хатын-кыз хәзер инде өеннән дә чыкмый.  Шулай да ул якты дөньяга гашыйк булып гомер итә. «Минем яшисем килә», — ди.

Эльмираның беренче кул язмаларын сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Үзенең уй-хисләрен һәм тойгыларын, кош үз балаларын беренче тапкыр очырган кебек, ул да очырып җибәрә. Рәхим итеп укыгыз.


Яңгыр

Яңгыр ява…Табигать үзгәрә, хәлләнә, һава сулышы алышына. Үләннәр күперә, агачлар дәртләнә.

Менә могҗиза: һавадан су тама. Бер карыйсың — эре, бер карыйсың — вак тамчылар булып. Бер шәбәя су, бер әкренәя. Без аны яңгыр дип атыйбыз…1

Агач яфракларына карап утырам. «Тып-тып» иттереп яңгыр тамчысы тама, яфрак селкенә башлый һәм кырынаеп китә, тамчы ычкынып, аска тәгәри. Җирдәге үлләннәр: «Миңа-миңа», — дигән кебек, тамчыны көтәләр сыман.

Яңгыр үтте, гөлт итеп кояш чыкты. Агач яфраклары ялтырый башладылар.  Яңгыр тамчылары энҗе-мәрҗән ташларын хәтерләтәләр.

Кояш офыкка таба кереп бара. Талгын искән җилгә кушылып, табигать рәхмәт әйткән сыман пышылдап куя.

 
Кич

2Менә кич булды. Урамдагы баганаларда бер-бер артлы утлар кабына башлады. Өй тәрәзәләреннән дә ут кабынган яктылыклар күренә.

Дөнья тын калды, табигать ял итә. Агачлар да сөйләшми, үләннәр дә дәшми. Тик ачык тәрәзәдән сандугач тавышы гына ишетелә.

Менә әкрен генә җил исеп куйды, бүлмәгә өй каршында чәчәк атып утыручы балан куагының хуш исе килеп керде.

Җил тагын тынды,  бакчада сайраган сандугач тавышы гына ишетелә. Шулкадәр матур иттереп моңлана инде ул. Күңелләрдә әллә нинди хисләр уятып…

Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА.

2018 елның июле.

Бозбаш авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1478

Один комментарий

  1. БЕЗ ИНВАЛИДЛАР ЮГАЛГАНЫБЫЗ ЮК АЛЛАГА ШЕКЕР БАЛАЛАРЫБЫЗ ЯРДЯМ ИТЯ КУРШЕ ТИЯ ЯГЫЗДА ЯРДЯМ КУЛЫН СУЗАЛАР БАРЫСЫНАДА АЛЛАХЫНЫН РЯХМЯТЕ ЯУСЫН. БЕЗНЕН ПОДЪЕЗДА ЯШЬ СЕМЬЯЛАР ТОРА.ШАФИГУЛИН РУСТЯМ БЕЛЯН СИРИНЯ МАНСУРОВ ИЛЬНУР БЕЛЯН АЛИНЯ.ГАЙНУТДИНОА ИЛЬНАР БЕЛЯН ИЛЬФАТ БЕТЕН КЕЧЛЯРЕН КУЕП ЯРДЯМ ИТЯРГЯ ТОРЫШАЛАР АЛАР МИНА УЗ БАЛАЛАРЫМ КЕБЕК ЯКЫН. БЕЗГЯ ИНВАЛИДЛАР ЕЛМАЕП ХЯЛНЕ СОРАСАЛАР КУНЕЛГЯ ЖЫЛЫ КЕРЕП КИТЯ.. БАРЫСЫНАДА АЛЛАХЫНЫН РЯХМЯТЕ ЯУСЫН КЫРЫЧТАЙ ИСЯНЛЕК ПАРЛЫЛАР ПАРЛАРЫ БЕЛЯН ПАР КУГЯРЧЕННЯРДЯЙ ГЕРЛЯШЕП ЯШЯСЕННЯР.