Урының җәннәттә булсын, Сәйфулла ага!

сайфулла11930 елда Гали авылында туган Сәйфулла Әсәдулла улы Сафиуллинның вафат булуына да ике ай вакыт узып киткән икән инде.

Аның сабый чаклары, үсмер еллары бик авыр чорга туры килгән. Бәлки шуңадыр да хезмәт сөючән, уңган егет булып җитешкән ул. Кайда гына эшләсә дә, тырышлыгы, эшне җиренә җиткереп эшли белүе белән башкалардан  аерылып торган. 

1959 елда шофер курсларын тәмамлаганнан соң колхозда механик, аннан бригадир булып эшләде. Ә 1964 елда аны, бертавыштан, хуҗалык җитәкчесе итеп сайладылар.

Сәйфулла Әсәдулла улы, иң башта хуҗалыкка белгечләр кирәк дигән фикерне алга сөреп, авыл мәктәбен тәмамлаган укучыларны һөнәр училищеларына  җибәрүне максат итә.

Икенче мәсьәлә — аларга эш урыннары булдыру. Нәкъ шул елларда колхозда маллар фермасы, трактор һәм машина, агач эшкәртү остаханәләре төзелә. Галинең агач кашыклары, төрле сувенирлары илгә генә түгел, чит илләргә дә чыгарыла. Бер урамга асфальт юл салына, өйләргә газ керә, мәдәният йорты һәм өч катлы мәктәп төзелә, яңа техника сатып алына, маллар саны арттырыла.

Сәйфулла Әсәдулла улы Тәрзиев исемендәге колхозны 23 ел буе җитәкли. Аның тырышлыгы белән хуҗалык күп җиңүләргә ирешә. Механизаторлар, шоферлар, сыер савучылар, чөгендер үстерүчеләр, җитәкчеләр төрледән-төрле мак­таулы исемнәргә лаек булалар, фотосурәтләре Мактау такталарында эленеп тора.  Мондый җиңүләргә ирешер өчен эш барышында җитәкчегә төрле ысуллар кулланырга туры килә.

Ул еллар колхозчылар кү­ңе­лендә бай вакыйгалар бе­лән истә калган. Сәйфулла Әсәдулла улының үзенә бирелгән Мактау кәгазьләре дә, хуҗалыкка бирелгәннәре дә санап бетергесез. 1968 елдан башлап колхозыбыз гел уңышлы эшләп килгән. Ничәмә тап­кырлар күчмә байрак белән бүләкләнгән.  Ә 1977-1978 елларда хәтта өлкә мактау тактасына теркәлгән. Сәйфулла Сафиуллин Похвистнево рай­онының Мактаулы гражданины исемен йөртте.

Ул, лаеклы ялга чыккач, мәчеткә йөрде, гел догада булды. Кызганычка, соңгы вакытларда Сәйфулла ага бик каты авырады һәм менә ике ай элек,  88 яшендә, бакыйлыкка күчте.

Урының җәннәттә булсын, Гали авылын алдынгылар сафына чыгарган Сәйфулла ага!

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1091

Комментирование запрещено