Самарада татар рухы мәңге яшәячәк

IMG_4147Үткән гасырның егерменче елларында Самарада туган Фаикъ Хәйрулла улы Давыдов татар халкының данлыклы әдәбият һәм сәнгать вәкилләрен ишетеп һәм кү­реп белгән, шулар арасында үскән милләттәшебез иде. Ул күпләргә рус телле шагыйрь Владимир Мирный исеме астында таныш. “Ялкынлы яшь­лек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле оешкач, соңрак “Бердәмлек” татар газетасы бар­лыкка килгәч, “Волжская ком­муна” газетасы хәбәрчесе бу­лып эшләгән шагыйрь алар­ның эшчәнлеге турында өлкә га­зеталарына да язып тора иде.

Быел Фаикъ Хәйрулла улына 93 яшь тулган булыр иде. Булыр иде генә шул, чөнки ул әле 2000 елда җитмеш биш яшендә вафат булды. Шагыйрь соңгы елларында ялгыз яшәгәнлектән, аның мәе­тен җирләү мәшәкатьләрен “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин һәм хәбәрчесе Исхак Апанаев (икесе дә мәрхүм инде, урыннары оҗмахта булсын) үз өсләренә алып, Юзовская урамындагы зиратка, әнисе Наһәр апа янына күмеп кайтканнарын хәтерлим.

Фаикъ Давыдовның күп еллар караучысыз торган кабере җир белән тигезләнгәнлектән, аны табуы мөмкин түгел иде кебек. Шулай да, ике ел элек, сеңлесе Зәйнәп Әһлиуллинаны җирләргә баргач, баш мө­хәрриребез ул каберне эзләп тапты һәм Фаикъ Хәйрулла улына һәм Наһәр апага рәшәткә кую, исемнәре язылган такта элү өчен аны белгән кешеләрдән акча җыя башлады. Хәтерләвемчә, редакторыбыз үзе, мин, Эльмира Шәвәлиева, татар тарихчысы Шамил Галимов, “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең беренче җитәкчесе Илгиз Колючев һәм тагын берничә кеше биргән акчага менә дигән рәшәткә һәм исемнәре язылган элмә такта ясатканнар иде.

IMG_4147

Рәфгать Нәбиулла улы рәшәткәне куюда үзе катнашырга теләде. Ләкин, хәле начар булу сәбәпле, бу эшне һаман кичектереп килде. Ә гомеренең соңгы көнендә редакциягә шалтыратып, бу эшне башкаруны Шамил Галимовка һәм миңа тапшырды. Шулай итеп, Рәфгать абыебызга кабер казыган вакытта без Шамил белән Фаикъ абыйга рәшәткә кую, элмә такта элү белән шөгыльләнә идек…

Нәрсәсе белән кызыклы соң бу кеше? Фаикъның әтисе Хәйрулла Бәшир улы Давыдов Пенза өлкәсенең Ус-Туза авылының атаклы тимерчеләр нәселендә туа. 1916 елда, егерме яше тулгач, аны рус-герман сугышына алалар. Каты яраланып, Самара госпиталенә килеп эләгә һәм озак кына шунда дәвалана.

1918 елның октябрендә, Са­мара ак чехлардан азат ителгәч, биредә дүрт мө­селман полкы штабы оештырыла. Ул хәзерге Ленинградский урамының (элек­кеге Панской) 28нче йортында урнашкан була. Илленче елларга кадәр бу бинаның тышкы ягында мемориаль такта да эленеп торган иде. Ләкин кемгәдер «мөселманнар» сүзе ошамаган, күрәсең, такта көннәрнең берендә юкка чыга.

Шул ук вакытта шушы йортта татар клубы һәм мөселман кызылармеецларына хезмәт күрсәтү өчен концерт-драма үзешчән сәнгать коллективы оештырыла, беренче тапкыр сәхнәгә татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның «Банкрот» спектакле куела. Аның режиссеры округ полит­работнигы, ә киләчәктә танылган татар драматургы, «Зәңгәр шәл» пьесасы авторы Кәрим Тинчурин була.

Нәкъ шунда Фаикъның әни­се Наһәр Хәсәнова Хәй­рулла Давыдов белән таныша да инде. Озак та үтмәстән алар өй­ләнешәләр. «Туебыз түрендә Кәрим Тинчурин утырган иде», — дип Наһәр гомере буе горурлана.

Аларның Казан бистә­сен­дәге (хәзерге Алексей Толстой урамы) йортларына татар халкының бик күп танылган мәдәният хезмәткәрләре килеп йөргән. Мәсәлән, соңрак күренекле татар язучысы булып киткән, илленче еллар башында «Язгы җилләр» романы өчен Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән Кави Нәҗми аларда фатирда яшәгән. Кави Нәҗми Самарада 1923 елда «Красноармеец» хәрби округ газетасын оештыруда актив катнаша (хәзерге «Солдат Отечества» газетасы). Андагы очрашуларда крайның башкарма комитетында милли азчылыклар буенча бүлек мөдире булып эшләгән Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән татар язучысы Халикъ Садри да катнашкан.

Хәйрулла да, Наһәр дә шигъри җанлы, татар моңына гашыйк адәмнәр булалар. Тик хатыны үз вакытында мәд­рәсә тәмамлап, белем алуга ирешкән булса, ире укымышлы булмаган.

Кызганычка, Бөек Ватан сугышы алдыннан нацменнар клубы ябыла, «Колхозчы» газетасы чыгудан туктый, милли мәктәпләрдә туган телләр яңгырамый, ә Давыдовларның өенә килеп йөрүче татар зыя­лыларының саны күпкә азая. «Колхозчы» татар газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Мөбарәкшин һәм сугышта һәлак булган танылган татар шагыйре Сәхап Урайский гына Фаикъның «Будь готов!» өлкә пионер газетасына мәкаләләр яза башлавының сәбәпчеләре, беренче язмаларына бәя би­рүчеләре булалар.

Фаикъка, дөньяны белә баш­лагач, татар мәдәниятенә генә түгел, рус культурасына да якынаерга насыйп була.

1947 елда сугыштан кайтучылар татар сәнгатен аякка бастырырга маташып карыйлар. Хәзерге Дзержинский исемендәге клуб сәхнәсендә үзешчән режиссер Фатыйх Абдуллов Мирхәйдәр Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен куя. Ә ике елдан соң шушы үзешчән драма коллективы чакыруы буенча Казаннан атаклы Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары киләләр. Күптәннән күренекле татар зыялыларын күрмәгән Давыдовлар фатиры яңадан шатлыклы шау-шу белән тула. Татарстанның халык артисткасы Гөлсем Болгарская, Татарстанның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова һәм башка танылган татар артистлары бер атна буе биредә гастрольләр уздыралар.

Шуннан соң Самара төбәге татарларының иҗтимагый мә­дәни-сәнгате тормышында озак­ка сузылган тынлык урнаша. Аны җитмешенче еллар башында «Ялкынлы яшьлек» ансамблен оештырган Илгиз Колючев, Рәшит Шамкаев, Шамил Саттаровлар гына таратып, шәһәр татарларының рухи тормышына җанлылык кертеп җибәрделәр.

Бу эшләрдә Фаикъ Да­вы­довның да берникадәр яр­дәме тиде, дип әйтергә була. Ул ансамбльнең һәр адымын газеталарга язып бара, җые­лышларында, гаст­роль­ләрендә катнаша. «Туган тел» милли-мәдәни үзәген оештыручылар арасында да ул була, “Бердәмлек” газетасына да мәкаләләр язгалый, килеп йөри.   Фатыйх Кәрим, Зәки Нури, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим кебек танылган татар шагыйрьләренең күп кенә шигырьләрен русчага тәрҗемә итә. Казан кунаклары безнең якларга килгәндә, гадәт буенча, Фаикъ Давыдовның өен дә читләп узмыйлар. Шагыйрьләр Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, артистлар Илһам Шакиров, Гөлзада Сафиуллиналар белән якын дуслар булуы белән горурлана алыр иде ул.

Фаикъ Давыдов соңгы көн­нәренә кадәр Жигули таулары турында шигъри формада легендалар һәм риваятьләр язуын тәмамларга хыялланды, татар дусларының шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итүне дәвам итте. Кайчандыр Самара төбәгендә яшәп, иҗат өлкәсендә танылган күренекле татар җәмәгать эшлеклеләренә һәм язучыларына истәлекле мемориаль такталар куярга хыялланган иде…

Аллага шөкер, соңгы елларда берничә мемориаль такта куелды да инде. Хәзер татар мемориаль такталары эленгән урыннар буйлап экскурсияләр оештырыла, вафат булган зыя­лыларыбызның тормышы турында сәяхәтчеләргә экскур­сияче Рәмзия Бадыйкова бик матур һәм эчтәлекле итеп сөйләп бирә.

Бу эшне Татарстан хөкүмә­тенең матди ярдәме белән Фаикъ Давыдовны үзе күреп белгән тарихчыбыз Шамил Галимов дәвам итә. Давыдовларның каберенә рәшәткә куюны һәм элмә такта элүне дә татар җәмәгатьчелеге җыйган акчага ул һәм Рәфгать Әһлиуллин башкарып чыктылар.

Менә шулай, зур кыенлык­лар белән булса да, татар рухы яши, мәрхүмнәребезнең каберләре табыла, эшләре барланып, газеталарда языла һәм мемориаль такталарда чагылыш таба.

 

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИНның

1995 елда (“Бердәмлек”

44 сан, 24 -30 октябрь) басылып чыккан

мәкаләсенә таянып

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА язды.

«Бердәмлек».

Просмотров: 978

Комментирование запрещено