Археолог — романтик

Риза (2)

Шушы көннәрдә 48 ел гомерен археологиягә багышлаган тарих фәннәре кандидаты, Россия тарихы кафедрасы доценты Риза Баһаутдиновка 70 яшь тула.

Юкка гына археологларны романтиклар дип атамыйлардыр. Алар иң мавыктыргыч һәм серле һөнәр ияләре. Җир катламы астында яшеренеп яткан борынгы корылмалар һәм хезмәт кораллары, чүлмәк ватыклары һәм бизәнү әйберләре ярдәмендә археологлар тарихны барлап, киләчәк буыннар өчен ерак ата-бабаларыбызның яшәеше турында мәгълүмат җыялар.

- Бу бик четерекле хезмәт. Айлар буе палаткаларда яшәп, казынулар алып бару җиңел түгел, әлбәттә. Табылдык­ларны саклык белән казып чыгару өчен нечкә пычак, пинцет, йомшак пумала белән генә эш итәргә туры килә. Тик археология җене кагылган кешеләрне бу авырлыклар куркытмый, билгеле. Киресенчә, һәр табылдыктан тәм табып яшиләр алар. Казынулар вакытында табылган кечкенә генә әйбернең дә фән, тарих өчен никадәр мөһим булуын аңлап эш итәләр алар һәм һөнәрләре белән чиксез горурланалар, — дип сөйли 48 ел гомерен археологиягә багышлаган тарих фәннәре кандидаты, Россия тарихы кафедрасы доценты Риза Баһаутдинов.

Риза Салих улы бала чагыннан ук археолог булырга хыялланган. Шушы хыялына тугры калып, армиядән соң Куйбышев дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә һәм бик зур мавыгу белән укый. Кышларын дәреслекләр өстендә үткәрсә, җәйге ялларын экспедицияләрдә уздыра. Университетны тәмамлаганнан соң, ул бронза чоры археологы буларак эшли башлый, шул темага диссертация дә яклый.

- Казынулар вакытында мин һәрвакыт (Аллаһы Тәгалә шулай насыйп иткәндер инде) борынгы Болгар тарихи һәйкәлләренә юлыга идем. Ә җир сиңа шундый бай материал бирә икән, син аны эшкәртергә тиешсең. Шулай итеп мин борынгы Болгар темасына кереп киттем. Ерак ата-бабаларыбызның каберлекләре, яшәеше белән якыннан танышу мине нык кызыксындыра башлады.

1992 елда Ульян өлкәсенең Ши­лов курганындагы казынулар искиткеч табылдыклары белән истә калды. VII — VIII гасырларда шул җирләрдә Көнбатыш Кавказ ягыннан күчеп килгән борынгы болгарлар яшәгән. Диаметры 50 метр чамасы булган курганның өсте бүрәнәләр белән капланган, ә уртасында ике кеше күмелгән, калганы аларга ахирәт тормышында кирәк булачак өй җиһазлары, алтын, көмеш, бронзадан ясалган бизәнү әйберләре һәм савыт-саба иде. Минем өчен иң кадерлесе — кешеләр, атлар һәм ниндидер корылмалар сурәтләнгән сөяк плас­тиналар булды инде. Искиткеч зәвык белән ясалган иде алар. Элек Урта Идел регионында андый уникаль пластиналар табылганы юк иде әле. Борынгы болгарларның башка тарихи кыйммәтләренә юлыккан коллегаларым белән бергәләп “Праболгары на Средней Волге” дип аталган китап бастырып чыгарган идек. Ерак ата-бабаларыбызның тарихы белән кызыксынучыларга аны укырга кызыклы булыр, дип уйлыйм, — дип сөйли милләттәшебез.

Риза Баһаутдинов 7 елга якын Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә эшләп, татар халкы һәм диннәр тарихын укыткан. Җәйге ялларда Болгар курганнарына археологик экспедицияләр оештырып, анда балаларны да алып барып, патриотик тәрбия бирүгә үз өлешен кертә. Ә бүген ул Самара дәүләт университетында Россия тарихы кафедрасы доценты буларак хезмәт куя. Ул егермедән артык фәнни хезмәтләр авторы, бер монографиянең автордашы. Инде олы яшьтә булуына карамастан, әле һаман студентлары белән экспедицияләргә йөри икән.

- Яшьрәк чакта айлар буе өемә кайтмыйча казы­нулар алып бара идем. Рәхмәт, хатыным Лидия бер генә дә каршы килмәде. Бу хезмәтемнең бер өлеше булуын аңлап, дүрт балабызны тәрбияләүне, хуҗалыкны алып баруны үз өстенә алды. Бүген экспедицияләргә күп йөрмим инде, ике оныгым үсеп килә, вакытымны күбрәк аларга багышларга тырышам, — дип елмая Риза Салих ул. — Олыгайган саен экспедициянең материаль, финанс якларын күрә, җаваплылыкның никадәр зур булуын аңлый башлыйсың икән.

Хәзер заманасы башка шул. Бар да акчага бәйләнгән. Безнең кафедрада студентлар саны күп, тик шуларның бер өлеше генә үз һөнәре буенча эшли. Чөнки тарихчыларның да, археологларның да, укы­тучыларның да хезмәт хакы бик кечкенә.

Ә мин археолог һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Ул миңа күпме ачышлар, шатлык­лы мизгелләр бүләк итте!

Һөнәре турында сөйләгәндә милләттәшебез яшәреп кит­кәндәй була, күзләре яна, йөзе балкый. Студентлары да остазларын мактап туя алмыйлар. “Укытучыбыз шундый мавыгучан кеше. Аның кебек үз фәнен югары дәрәҗәдә белә, укучыларында да археология фәненә карата мәхәббәт уята алган остазлар бик сирәктер. Таләпчән, шул ук вакытта сабыр, гадел, бик яхшы кеше ул!” - диләр алар.

Шушы көннәрдә Риза әфәндегә 70 яшь тула. Якыннары, күпсанлы коллегалары, укучылары һәм милләттәшләре исеменнән аны юбилее белән котлап, әле озак еллар, картаймыйча, шундый ук романтик булып калуын телибез.

 

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1070

Комментирование запрещено