В Самаре прошла олимпиада знатоков татарского языка (ФОТОРЕПОРТАЖ) / “Тел кешене дус итә”

1-DSC_2425В соответствии с приказом Департамента образования Администрации городского округа Самара 2 декабря 2018 года на базе МБОУ СОШ «Яктылык» с татарским культурно-национальным компонентом прошла V городская олимпиада по татарскому языку и литературе — конкурс знатоков татарского языка среди учащихся 1-11 классов школ Самарской области, где не преподается татарский язык. 

Мероприятие было организовано муниципальным бюджетным общеобразовательным учреждением  средней общеобразовательной школой  «Яктылык»  и Самарским областным татарским обществом «Туган тел» с целью сохранения и развития татарского языка в регионе.

Сначала для всех участников олимпиады и их родителей была организована экскурсия в школьный этнографический музей «Мирас».

1-DSC_23261-DSC_2329 1-DSC_2332 1-DSC_2333 1-DSC_2334 1-DSC_2337 1-DSC_2338 1-DSC_2341

С напутственными словами перед конкурсантами выступили директор школы Радик Равгатович Газизов, председатель СОТО «Туган тел» Ильяс Гумерович Шакуров, директор СОТО «Туган тел» Фархат Сабирзанович Махмутов, учитель татарского языка и литературы МБОУ СОШ «Яктылык» с татарским культурно-национальным компонентом, заслуженный учитель Республики Татарстан Файзуллина Нурзида Ахмидзяновна. Они  пожелали ребятам удачи и победы в предстоящем конкурсе.

Конкурс состоял из письменного и устного туров.  Ребята выполнили задания по родному языку и литературе в форме теста, затем наизусть прочитали стихотворения из творчества татарских поэтов, спели песни на родном языке, сыграли на музыкальных инструментах народные композиции.

1-DSC_2343 1-DSC_2345 1-DSC_2348 1-DSC_2349 1-DSC_2353 1-DSC_2359 1-DSC_2362 1-DSC_2363 1-DSC_2365 1-DSC_2366 1-DSC_2369 1-DSC_2370 1-DSC_2371 1-DSC_2372 1-DSC_2374 1-DSC_2376 1-DSC_2382

Члены жюри —  главный редактор медиа-портала «Самарские татары» Римма Равильевна Нуретдинова и учитель начальных классов МБОУ СОШ «Яктылык» Хакимова Айгуль Асфировна — провели анализ выполненных письменных олимпиадных заданий, директор СОТО «Туган тел» Фархад Сабирзанович Махмутов, учитель татарского языка и литературы МБОУ СОШ «Яктылык» Файзуллина Нурзида Ахмидзяновна, методист кафедры поликультурного образования СИПКРО Алсу Айратовна Хаметова оценили выразительное чтение стихов  и музыкальные выступления конкурсантов.

Вот и настал долгожданный момент подведения итогов конкурса.  Итак, по письменным работам среди конкурсантов младшей возрастной группы первое место заняла ученица 2 класса школы №174 г.о. Самара Нуризянова Алия. Второе место у первоклассницы Кокаревой Сабины, а третье –  у воспитанниц ДОУ №79, МДОУ №400 Бирюковой Малики и Бикмашовой Камиллы.  

Среди учащихся 3-4 классов первое место занял ученик 4 класса школы №45 г.о. Самара Булатов Айдар. Второе место у ученика 4 класса школы №6 г.о.Самара Бирюкова Эльдана, а третье –  у ученика 4 класса школы №120 Салахова Амира.

В средней возрастной группе победу одержала ученица 6 класса школы №20 г.Самара Шарифуллина Ляйсан.  Второе место занял ученик 8 класса школы №168 г.Самара Давлятов Рамиль, третье — ученица 5 класса школы №124 г.Самара Мустафина Самира.

В старшей возрастной группе победу одержала  ученица 9 класса школы №90 г.Самара Арсланова Карина.  Второе место занял 9-классник Кантеев Рамиль, третье — студентка ССПК Зотова Анастасия.

По устному выступлению среди конкурсантов младшей возрастной группы первое место заняла ученица 2 класса школы №174 г.о. Самара Нуризянова Алия, в старшей возрастной группе победу одержали ученица 6 класса школы №20 г.Самара Шарифуллина Ляйсан и  ученица 5 класса школы №124 г.Самара Мустафина Самира.

1-DSC_2386 1-DSC_2391 1-DSC_2392 1-DSC_2397 1-DSC_2399 1-DSC_2406 1-DSC_2409 1-DSC_2411Ya1WPrzTc0o 1-DSC_2416

1-DSC_2425

Напоминаем, 7 декабря на базе школы села Денискино м.р. Шенталинский пройдет олимпиада по татарскому языку и литературе среди учащихся 8-11 классов и конкурс чтецов среди учащихся 1-11 классов школ Самарской области с татарским этническим составом. Также состоится конкурс среди преподавателей татарского языка и литературы на звание «Учитель года».

Фотографии Риммы НУРЕТДИНОВОЙ.

* * *

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча шәһәр олимпиадасы үткәрелде. Быелгы чарада татар теле укытылмаган шәһәр мәктәпләреннән егермеләп укучы катнашты.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбе укучылары да бәйгедә көч сынап карадылар.

- Кызым Камилла әлегә балалар бакчасына гына йөри. Ана телебезне онытмасын, гореф-гадәтләребезне, йолаларны белеп үссен дип, киләчәктә аны “Яктылык”ка укырга бирергә ниятлибез. Биредә өйдәге сыман җылы атмосфера, укучылар, укытучылар һәм ата-аналар арасында туганнарча мөнәсәбәт.

Әлегә кызым белән икебез дә якшәмбе мәктәбенә йөреп, татарча сөйләм телен камилләштерәбез. Укытучыбыз Нурзидә апа Фәйзуллина дәресләрне өлкәннәр һәм балалар төркемнәрендә кызыклы, аңлаешлы итеп алып бара. Ул бу олимпиадада Камиллага да катнашырга киңәш итте, — дип сөйли Илвира Бикмәтова.

Балалар җыелган арада мәктәп каршында эшләп килүче “Мирас” музее җитәкчесе Асия Сәйфетдинова кунаклар өчен экскурсия уздырды. Ул аларга ерак ата-бабаларыбызның яшәеше турында сөйләде, музей экспонатлары белән таныштырды. Аннан барысы да бәйге узачак бүлмәгә җыелдылар. Балаларны һәм аларның ата-аналарын мәктәп директоры Радик Газизов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм оешманың директоры Фәрхәт Мәхмүтов сәламләделәр. “Без кечкенә чакта әти-әниләр, укытучылар төрле бәйгеләрдә катнашырга кирәк дисәләр, киреләнә, каршы килә башлый идек. Үсеш, фәнне тагын да яхшырак өйрәнү өчен бу олимпиадаларның никадәр мөһим булуын тора-бара гына аңлыйсың икән. Бүгенге бәйгедә катнашуыгыз да ана телен өйрәнүгә тагын бер этәргеч булыр, кызыксынуыгызны арттырыр, дип ышанабыз. Татар булуыгыз белән горурланыгыз, оялмыйча, рәхәтләнеп ана телендә сөйләшегез. Сез — милләтебезнең киләчәге”, — дип Ильяс Гомәр улы катнашучыларга уңышлар теләде.

“Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина әзерләгән би­ремнәр тест формасында төзелгән иде. Анда фразео­логизмнарны табу, кроссвордлар чишү, татар язучылары, театр артистлары, якташ шагыйрьләребезнең исемнәрен күрсәтү кебек артык катлаулы булмаган сораулар тупланган иде. Ә 9 — 11нче сыйныф укучылары өчен каһарман якташыбыз, танылган шагыйрь, язучы һәм рәссам Гакыйль Сә­гый­ровның тормыш һәм иҗат юлына кагылышлы биремнәр бар иде.

Икенче турда балаларның сөйләм теле дәрәҗәсе бәя­ләнде. Бәйгедә катнашучылар гаиләләре, үзләре белән таныштырдылар, шигырьләр сөй­ләделәр, җырлар башкар­дылар. Жюри әгъзалары бала­ларның сәләтләренә сокланып утырдылар, кайбер чыгышлар хәтта “бис”ка кабатланды.

Ниһаять, олимпиада нәти­җәләре билгеле булды. Яз­ма эшләрдә 1 — 2нче сыйныф укучылары арасында Алия Нурҗыянова (174 санлы мәктәп, 2нче сыйныф), ә 3 — 4нче сыйныф укучылары төркемендә Айдар Булатов (45 санлы мәктәп, 4нче сыйныф) беренче урыннарны яуладылар. Алар икесе дә якшәмбе мәктәбендә татар телен өйрәнәләр икән. Ур­танчылар төркемендә Ләй­сән Шәрифуллина (20 санлы мәктәп, 5нче сыйныф), 9 — 11 сыйныф укучыларыннан Карина Арс­ланова (90 санлы мәктәп, 9нчы сыйныф) җиңеп чыктылар.

Икенче турда да беренче урында Алия Нурҗыянова булды. Ул пианинода Әпипә көен уйнап күрсәтте, сорауларга җавап бирде. Ә икенче урынны “Сайра, былбылым” җырын башкарган Ләйсән Шәрифуллина һәм аның якын дусты Самира Мостафина (124 санлы мәктәп, 5нче сыйныф) яуладылар.

Олимпиадада рус кызы Анастасия Зотова (Самара педагогия колледжы студенты) да катнашты. Аны бәйгегә “Яктылык” мәктәбендә укучы иптәш кызы Алия Якупова әзерләгән.

- Әлбәттә, татар телендә язылган биремнәр зур кыенлык тудырды. Җирле татар шагыйрьләрен, язучыларны да белмим. Өйгә кайту белән интернеттан Зыя Ярмәки, Гакыйль Сәгыйров тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат эзләячәкмен, — дип сөйләде үз төркемендә өченче урынны яулаган Анастасия. Башка милләт кешесендә дә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнергә этәргеч ясаган бу бәйге яшь буын милләттәшләребездә дә шундый ук хисләр уяткандыр, ана теле язмышы турында уйланырга мәҗбүр иткәндер, дип ышанасы килә.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1921

Комментирование запрещено