Яңгырлы сытык бер көндәй, минем күңелем боек

DSC_4752Хөрмәтле укучыларыбыздан килгән сагыш тулы хатлар

Фатыйма! Тирән кайгыңны уртаклашам. Аллаһы Тәга­ләдән түземлек-сабырлык сора. Гел догада бул, Рәфгать абый синнән хәзер шуны гына көтә, Аллаһы кушса, кылган изгелекләре аңа ярдәм итәр. Ул, үзен аямыйча, милләт халкы өчен соңгы сулышына кадәр хезмәт итте. Без дә аңа догачы булырбыз. Ишеткәч, йөрәгем тибешеннән туктагандай булды. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Ятасы урыны җәннәт бакчасыдай булып, кыямәткәчә рухы тыныч, кабере нурлы булсын. Амин!

 

Сабыр бул

Кеше хәлен кеше белми —

                 үз башына төшмәсә,

Сагынудан кеше үлми,

           әҗәл вакыты җитмәсә.

Агылган болытлар күрсәң,

           искә төшер үткәнне,

Күгәрченнәрдәй гөрләшеп,

             бергә гомер иткәнне.

Ул яраткан күлмәген

       төштә күрерсең кигәнен.

Кайтып керер кебек тоелыр,

           белсәң дә син үлгәнен.

Ятканда — йокың килмәс,

           ашасаң — ашың үтмәс,

Рәфгать абый күз алдыңнан

       һичбер минутка китмәс.

Сагынулар бетмәсә дә,

             күзләреңдә яшь кибәр,

Җаныңдагы сагышларың

                 үз гомереңә җитәр.

Йоклаганда төш күрерсең,

   хәлләрен шуннан белерсең,

Аерылу газабына, авыр

                 булса да, түзәрсең.

Кереп ятабыз гүрләргә,

   җитсә шундый вакытлар,

Һәрберебезгә тегеп куелган  

     боздай салкын ястыклар.

Бер-беребездән аерылгач,

       бер Аллаһка сыенырбыз,

Берәм-берәм барыбыз да

           мәңгелеккә барырбыз.

Балаларың исән чакта

             ялгыз айга карама,

Кызларың-оныкларың өчен

     тырыш үзеңне сакларга.

Рәфгатең күп изгелек кылды,

         рәнҗетмәде беркемне,

Безнең догаларга күмелеп,

     тыныч ятсын каберендә.

Туганнарың-дусларың бар

               хәлеңне белешергә,

Ахирәттә насыйп булсын

             очрашып күрешергә.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

 

* * *

Зур ихтирам белән сәламләп сезгә хат язучы, әлеге дә баягы, Габделәхәт бабагыз булам инде. Һәрвакыт шатлык алып килеп, мине куандырып торучы “Бердәмлег”ем бүген миңа олы кайгы җиткерде. Нинди кайгы икәнлеге барыбызга да мәгълүм инде. “Бердәмлек”нең 45нче санында басылып чыккан “Октябрьнең соңгы көне иде…” дигән мәкаләгезне укыгач, башым әйләнеп, күз алларым караңгыланып китте. Менә кайгы нишләтә бит карт кешене! Рәфгатьнең үлеме күкләрдә алдан ук билгеләнгән булган, күрәсең. Сентябрь башында, аның җитмеш биш еллык юбилее алдыннан гына бер төш күргән идем. Бер өйдә ниндидер мәҗлес бара, имеш. Анда кемнәрдер мин яратмаган җырлар җырлыйлар. Мин караватта аларны тыңлап ятам. Кинәт яныма ап-ак чәчле кемдер килеп ятты. Мин аны танымадым, шуңа күрә русчалатып: “Вы поете?” — дип сорадым. Ул әйтә: “Подпевать могу”, — ди. Мин “Подмосковные вечера”ны җырлый башладым, ә ул кушылды. Аннан соң икәүләшеп башкорт телендә “Һаваларда оча ике аккош”ны җырладык. “Син кем буласың соң?” — дигән соравыма ул: “Минем исемем Рәфгать”, — диде. Мин бу төшне Рәфгатьнең туган көненә юрадым һәм аңа багышлап шигырь дә язган идем. Ә ул менә нәрсә булып чыкты…

…Кайгымнан бераз айныгач, күңел сандыгымда сакланган истәлекләремне барлап, Рәфгать белән кайчан, ничек дуслашуыбызны искә төшерә башладым. 2004 ел сентябренең кояшлы, җылы бер көне иде. Өемдә ялгызым “Бердәмлек”не укып утырам. Кинәт бер ир-егет килеп керде дә: “Әссәләмүгаләйкүм, агай”, — дип ике кулын биреп күреште. Өстендә ап-ак күлмәк, ак чалбар, кулында блокнот. Йөзе, бәдәне белән 30 яшьләрдәге егетне хәтерләткән 61 яшьлек “егет” “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин булып чыкты. Мин аның кем икәнен газеталар аша белә идем инде. Аның белән күзгә-күз беренче очрашуым булды бу.

“Габделәхәт агай, редакциягә җибәргән шигырьләрегез, мәка­ләләрегез минем күңелемә ята. Сез образлы итеп фикер йөртә беләсез. Тагын да шундый шигырьләрегез, мәкаләләрегез булса, миңа күрсәтегез әле”, — дип сорады. Мин аңа шигырьләрем тупланган калын дәфтәремне күрсәттем. Без аның белән озак әңгәмәләшеп утырдык. Мин аны кунак итү нияте белән чәй һәм икмәккә май ягылган бутерброд белән генә сыйлап җибәрдем.

Ул вакытта мин инде өч ел буе ялгыз яши идем. Ә Рәфгать килеп киткәч, минем якын дустым, сердәшем бар булды. Җибәргән мәкаләләремне, шигырьләремне беркайчан да “Бердәмлек”тә бастырмыйча калдырмады. Бөлгенлеккә төшеп, чыгудан туктаган “Ыргыз”ны да ул үз канаты астына алды. Аны чыгаручыларга ярдәм итеп торды.

Ә мин күрсәткән шигырьләр дәфтәрен ул үзе белән алып киткән иде. Соңыннан кайтарды. 2012 елда балаларым ул җыентыкны китап итеп бастырып чыгардылар. Ә дустым ул иҗат җимешемне хуплап, “Бердәмлек”тә мәкалә бастырды. Менә шундый ярдәмчел, кешелекле дустым бар иде минем. Хәзер ул юк инде. Аның рухына багышлап тагын бер шигырь яздым. Догам булып барсын иде.

 

Кабат күрешүләр булмас

Бүген “Бердәмлек” менә

Алып килде хәтәр хәбәр.

Ә ул хәбәр йөрәгемә

Кадалды гүя хәнҗәр.

Кояшның йөзен каплады

Бер олы кара болыт.

Яңгырлы сытык бер

                                 көндәй,

Минем күңелем боек.

Гомер буе иҗат итеп,

Җитмеш биш яшькә

                                   җиткәч,

Бәйсез теләккә

                           буйсынып,

Дустым дөньядан киткән.

Дуслар белән

                       хушлашырга

Күп калмады миңа да.

Ходай кушса, очрашырбыз,

Рәфгать белән оҗмахта.

Күпме генә еласам да,

Кабат күрешмәм инде.

Дустымда йомшак күңел

Һәм ярдәмчел холык иде.

Эльмира сеңелем, “Бер­дәмлек”не саклагыз инде. Рәфгать юк дип, бөлдерә күр­мәсеннәр.

Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ.

Таллы авылы,

Большая Черниговка районы.

 

* * *

28 ел буе «Бердәмлек» газетасын җитәкләп килгән Рәф­гать Нәбиулла улы Әһлиуллинның вафаты — барлык татар халкы өчен зур югалту. Ул — татар журналистикасы, матбугаты үсе­шенә зур өлеш керткән шәхес. Гаи­ләсенең, якыннарының, хез­мәт­тәшләренең тирән кайгысын уртаклашам һәм сабырлык телим.

Күпмилләтле өлкәдә яшәп, үз газетасын булдырып, ничә еллар уңышлы чыгарып килү газета укучыларда горурлык хисе уята. Рәфгать абый Әһлиул­лин­ның иң зур казанышларының берсе — талантлы, үз эшенә бирелгән, югары профессиональ осталыкка ия булган, башлаган эшен киләчәктә дә уңышлы дәвам итәрлек бердәм коллектив оештырып калдыруында, минемчә. Газетабызның шундый югары дәрәҗәгә кү­тәрелүе — җитәкчеләре бе­лән берлектә аларның да тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Ки­ләчәктә дә бу эшне уңышлы башкаруларына ышанычыбыз бик зур.

Ләкин газетаның укучылары булмаса, аның гомере дә юк. Рәхәтләнеп үз телеңдә газета уку — авыз тутырып ана телендә сөйләшү, үз милләтеңдәге кешеләрнең уй-фикерләрен белү белән бер бит ул. Күңелләрең бушап кала. Әле нинди горурлык хисе кичерәсең: без — бергә, без — бердәм, без — татарлар!

«Что имеем — не храним, потерявши — плачем», ди рус мәкале. Кайбер нәрсәләрне адәм баласы югалт­мыйча аңламый шул. Туган телебезне саклауның бер ысулы булган шундый газетабызны югалтуга юл куйсак, безне ата-бабаларыбыз да, киләчәк буыннар да кичермәсләр.

Әлегә газетаның яшәве безнең һәрберебездән тора. Аның өчен без җаваплы, мил­ләттәшләр. Теләсәк, саклый алабыз бит. Әйдәгез, үзебезнең кадерле балаларыбыз, оныкларыбыз өчен эшлик шуны!

Моның өчен бары тик газетага язылырга гына кирәк!

Әлфия НУРТДИНОВА.

Татар Әбдекие авылы,

Шенталы районы.

* * *

“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһ­лиуллинның бакыйлыкка күчкәнен йөрәк һич кабул итми. Октябрь урталары булгандыр, мин аның белән телефоннан сөйләшкән идем. Бу вакытта хастаханәдә яткан Рәфгать абый каты авыруы, әле генә реанимация бүлегеннән палатага күчүе турында сөйләде. Шулай булса да, ноябрь башларында эшкә чыгарга нияте бар иде аның. Инде менә арабыздан китеп барды. Самара өлкәсендә яшәүче татарлар өчен авыр югалту бу.

Мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының, хезмәттәшләренең тирән кайгыларын уртаклашам. Аллаһы Тәгалә барысына да түземлек, сабырлык бирсен. Рәфгать абыебызның урыны оҗмахта, авыр туфрагы җиңел булсын.

Әминә МӘҺДИЕВА.

Самара шәһәре.

* * *

Рәфгать Әһлиуллин белән мин 1996 елда таныштым. Аның никадәр актив һәм максатчан булуын бер күрүдә үк аңладым. Күз карашында, һәр сүзендә, хәрәкәтендә ана теленә, үз халкына карата мәхәббәте си­зелеп тора иде.

Ул вакытта мин әле яңа гына Самара төбәге халыкларының этнографиясен өйрәнә баш­лаган идем. Татар халкының көнкүреше, культурасы үзенчә­­лекләрен тулысынча аңлар өчен, “Бердәмлек” редакция­сенең редакторы миңа татар авылларына барырга киңәш итте. “Красный Яр районы Са­марадан ерак түгел. Анда татар авыллары да бар. Иң элек шунда барып килә ала­сың”, — диде Рәфгать Әһ­лиул­лин. Ул вакыйгалар ту­рында сөйләгәндә танылган “Машина времени” төркеменең бер җы­рындагы “Ты помнишь, как все начиналось? Все было впервые и вновь…” сүзләре искә төшә. Минем өчен барысы да яңадан башлангандай булды.

Соңрак мин татар милләтен саклап калуга бөтен көчләрен биреп хезмәт итүче бик күп башка милләтпәрвәр татар­лар белән таныштым. Тик Рәфгать Әһ­лиуллин ми­нем өчен арала­рыннан беренче булып калачак.

Михаил КРЖИЖЕВСКИЙ, тарих фәннәре кандидаты.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1140

Комментирование запрещено