Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Яңа ел җитә!»

imageЯңа ел бәйрәмнәре якынлашып килә. Санаулы көннәр генә калды. Инде күп өйләрдә түр башына чыршы менеп кунаклады.  Бәйрәмне анардан башка күз алдына китереп булмый бит. 

Ялтыр-йолтыр килә чыршымдагы бизәкләр, гөлт-гөлт итеп яна утлары. Чыршы агачыннан бүлмәм эченә шундый хуш ис тә таралды.

Шундый матур итеп бизәлгән чыршыга карыйм да, балачакта ятлаган шигъри юллар искә төшә:

Чыршы-чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы…

Яңа ел җитә, җәмәгать, Яңа ел — матур һәм шатлыклы бәйрәм! Яңа 2019 елда Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын, милләттәшләрем.

(Рәсемдә — мине карап торучы әтием, фотосурәтне үзем төшердем).

Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА.

Камышлы районы, Бозбаш авылы.

Просмотров: 633

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>