Алинә Заһитованың тренеры тагын бер татар кызын дөньяга танытырга тели

23c2c79359f25c9fАлай гына да түгел, 12 яшьлек Камилә Вәлиеваның чыгышын ул быелгы сезонда иң яхшы программа дип бәяли. Бу хакта Тутберидзеның Инстаграмдагы аккаунтына сылтама белән «Челнинские известия» яза. Тутберидзе үз битенә урнаштырган фотода Камилә Вәлиеваның быелгы сезондагы чыгышына — Пабло Пикассоның «Девочка на шаре» картинасындагы образга ишарә итә.

 Шулай итеп, танылган тренер тагын бер татар кызын үз төркеменә алган. Ә Камилә Вәлиеваны, без авыз тутырып, якташыбыз дип әйтә алабыз. Үз карьерасын ул башкаланың Олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә башлый. Моннан алты ел элек — алты яшендә! — Мәскәүгә күченәләр. Фигуралы шууны дәвам итеп, күптән түген Тутберидзе җитәкчелегендә шөгыльләнергә керешә. Шул дәрәҗәгә барып җиткән ки, белгечләр дә аны хәзер фигуралы шууның могҗизасы дип бәяли икән. Аннан килеп, тренеры аны инде бүгенге көннән 2022 елда Пекинда узачак Олимпия уеннарына әзерли. Ул вакытта Камиләгә 15 яшь булачак. Ә бит Алинә Заһитова да Олимпия чемпионы булып нәкъ шул яшьтә танылган иде. Кем белә, якын киләчәктә мактау пьедесталында берьюлы ике татар кызын да күрә башларбыз әле. 

matbugat.ru

Просмотров: 1039

Один комментарий

  1. Мактауга лаеклы кыз. Ходай ярдэмен бирсен. Ян,а ун,ышлар син,а Камила. Кайсы яктан сон, узен,?

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>