Диләрә Габбасова (сулдан уңга), Идеал Галәүтдинов, Вагыйз хәзрәт Яруллин, Әлфия Гыйниятуллина, Шамил Әхмәров, Фаикъ Давыдов һәм Равил Яһудин. (Казан, февраль, 1989 ел).
(Ахыры. Башы «Бердәмлек»нең 3 санында)
Шуннан соң инде “Туган тел” оешмасы гөрләп эшли башлады. Хәтта февральнең 17сендә Вагыйз хәзрәт Яруллин, Идеал Галәүтдинов, Әлфия Гыйниятуллина, Мурат Сафин, Фаикъ Давыдов, Шамил Әхмәров һәм Диләрә Габбасова Казанның Галиәcгар Камал театры бинасында күтәренке рухта узган “Халык хәрәкәте үзгәреш өчен - Татар иҗтимагый үзәге” корылтаенда катнашып, Куйбышевта татар милли оешмасы барлыкка килү хәбәрен бөтен дөньяга ишеттерделәр. Читать полностью →