Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклибез! Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, ак бәхетләр, гыйбадәтле гомер насыйп итсен иде. Хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын.
Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Зур бүләгебез — хөрмәтебез.
Өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятләре әгъзалары.