Йөк урыныннан кузгалды бугай

Сов. Нурлат

Минҗәүдәт Ильмухин (сулда) халыкны булачак парк зонасы планы белән таныштыра.

Иван Крыловның “Аккош, чуртан һәм кысла” мәсәленнән “Ә йөк бүген дә шунда” дигән гыйбарәне хәтерлисезме? Челно-Вершины районының Совет Нурлаты авылында дүрт ел элек башланып киткән изге бер гамәл турында да әлегә кадәр шулай әйтеп була иде.

Шушы авылда туып-үскән, бүген Самарада яшәүче мил­ләттәшләребез Минҗәүдәт һәм Шәүкәт Ильмухиннар әле 2015 елда ук “Авылыбыз чиста сусыз калды дип”, — чаң кага башлаганнар иде.

- Элек халык экология турында уйламаган, күрәсең. Колхоз фермасыннан чыккан тиресне шул елгага агызалар иде. Язгы ташкыннар вакытында ярдан юылып төшкән ләм, пычрак та төпкә ятып, елганы саяртты. Тора-бара авыл уртасыннан гөрләп аккан елгабыз сазлыкка әверелде. Анда күл дә бар иде, анысы кипте.

Районыбыз җирләре кара алтынга бай, Совет Нурлаты тирәсендә генә дә күпме нефть каланчалары тезелеп тора. Кызганычка, бу чыганак­лар да экологиябезгә йогынты ясамый калмады. 2006 елда елгага  нефть түгелеп, дүрт чакрым ераклыктагы Якты күлгә (Татарстан) кадәр барып җиткән иде. Бу җир асты суларына да йогынты ясый булса кирәк, чөнки коедан алган суларның тәме дә, сыйфаты да үзгәрде, — дип сөйли Минҗәүдәт әфәнде.

Әлбәттә, чиста су булмау авыл өчен зур проблема. Совет Нурлатында халык күпләп мал асрый, каз-үрдәк үрчетә — аларга да су кирәк. Дөрес, авылның бер очында сулык бар, янгын-фәлән чыкса, махсус машиналарга аннан су алырга була. Тик авылның озынлыгы 3 чак­рым, бер очтан икенче очына йөри-йөри вакыт күп сарыф ителә. Ә бит янгын вакытында һәр мизгел кадерле. Авылың белән утырып янарга да озак түгел. Аллам сакласын! Елгада су күп булса, ул үзе дә ут юлында табигый киртә булып торыр иде.

- Гадәттә, табигать поч­магында ял итсеннәр дип, шәһәр балаларын ата-аналары җәйге каникулларга авылга кайтаралар. Ә безнең балалар: “Анда күңелсез”, — дип Совет Нурлатына кайтырга теләмиләр. Чынлап та, монда рәхәтләнеп су керергә, балык тотарга мөмкинлек юк. Яшьләр кунакка да кайтырга теләмәгән авылда төпләнеп яшәү турында сүз була алмый инде, — дип көрсенәләр Ильмухиннар.

Минҗәүдәт Ильмухин (сулда) халыкны булачак парк зонасы планы белән таныштыра.

Минҗәүдәт Ильмухин (сулда) халыкны булачак парк зонасы планы белән таныштыра.

Авылга яңа сулыш өрү, аны саклап калу теләге белән бертуганнар 2015 елда сазлыкка әверелгән елга борылышын чистартырга, буа буарга тәкъдим иткәннәр иде. Әлбәттә, бу бик зур чыгымнар таләп итә торган эш булып чыкты. Шулай да, яхшы кешеләр табыла: Минҗәүдәт эшләгән Самараның “Волгоспецподземстрой” оешмасы хуҗасы Павел Олохов махсус техника белән ярдәм итә, авыл халкы да җиң сызганып эшкә алына. Шулай, бергәләшеп, елганың бер өлешен чистартып куялар, чишмәләрне ачалар. Шул ук елны ял итү урыны булдыру өчен урын билгеләп, агачлар да утырталар. Бу изге гамәлдә Нурлатта, Самарада яшәүче авылдашлар да катнаша. Җир сөреп, иген игеп көн күргән ерак ата-бабалары хөрмәтенә Ильмухиннар парк зонасы буласы урынга сабан рәвешендә һәйкәл дә куялар. Аны ачу тантанасына Самарадан, Татарстаннан мөхтәрәм кунаклар да чакырыла.

- Кызганычка, тугайда коры үлән яна башлап, халык утырткан 400 төп агач үсен­теләребез һәлак булды. Язгы ташу вакытында кырлардан пычрак агып төшеп, елга да кабат тыгылды. Югыйсә, чис­тартканнан соң балыклар күренә башлаган иде бит. Кызганыч, нәрсәдән киткән булсак, шуңа кире кайтырга туры килде. Елга суы чиста булсын өчен кабат буа буарга кирәк. Ул ике урамны тоташтыручы күпер булып та хезмәт итәр иде. Без бу ниятебездән кире кайтмаячакбыз, ял итү урыны булдыру өчен дә бөтен көчебезне куячакбыз.

Ә кабат буа буу өчен “Волгоспецподземстрой” оешмасы ярты миллион сумлык материаллар кайтарды да инде. Башкарылачак эшләр дә шул кадәргә бәяләнә.

Павел Михайлович күлне чистартып кына калмаска, аны арендага алып, балык үрчетергә ниятли. Бу бит авыл җирлегенә дә өстәмә керем бирәчәк, күлне караучы, балык үрчетүче берничә кешегә эш урыны да булачак. Киләчәктә балык ыслау буенча берәр оешма да ачып җибәрергә мөмкин, — дип ерак киләчәккә баглаган өмет-хыяллары белән уртаклаша Шәүкәт әфәнде.

- Заманасы шундыймы, бел­мим инде. Инициатива күрсәтеп, яхшылык эшли башласаң, артыңнан: “Монда аның шәхси кызыксынуы да бар кебек, акча эшләргә йөри болар”, — дип сөйләнә башлыйлар. Абый белән миңа да андый сүзләр ишетергә туры килде. Күңелебез изгелектә, табыш турында уйлаган юк. Бу эшләрне ерып чыгу юлларын эзләп, төрле инстанцияләргә йөреп, кесәбездән күпме акча чыкканын санаган да юк. Түрәләргә йөри-йөри күп нәр­сәне ачыкладык: буа буып, ял итү урыны ясау өчен махсус проект ясатырга кирәк икән. Ә моның өчен бер миллион ярым сум акча китәчәк. Андый сумма, әлбәттә, бездә юк, халыктан да ул кадәр җыеп булмый, — дип уфтана Минҗәүдәт.

…Үткән сишәмбедә Совет Нурлаты авылы җирлегендә халык җыены уздырылачагы турында ишетүгә үк, Ильмухиннар, кырык эшләрен кырык якка ташлап, туган авылларына кайттылар. Теләкләре һаман шул — район администрациясе җитәкчелеге белән очрашып, буа будыру, елга борылышын чистарту, авыл үзәгендә ял итү урыны булдыру эшләрен хөкүмәт программасына кертү иде. Авыл клубында халык аларны шатланып каршы алды, әле җитәкчеләр килгәнче үк: “Сезгә сүз бирәчәкбез, тәкъдимегезне хуплыйбыз”, — диештеләр.

Җыенның көн тәртибенә куелган сораулардан соң Челно-Вершины районы башлыгы урынбасары Наталья Сергеева сүзне Минҗәүдәт Ильмухинга бирде. Соңгысы җитәк­челәргә эшнең асылын аңлатты. Аңардан соң Шәүкәт абыйсы да чыгыш ясап, авылны төзекләндерү буенча тәкъ­димнәрен әйтеп үтте. Наталья Владимировна аларны игътибар белән тыңлаганнан соң, кайбер тәкъдимнәрен чынга ашыруда хөкүмәт ярдәм итә алмавы турында белдерде.

- 2017 елда “Самара өлкә­се халкының башлангычларын яклау” программасы эшли башлаган иде. Аңардан районыбызның берничә авыл җирлеге кулланды да инде. Авылыгыз үзәгендә парк зонасын булдыруны, елга аша басма салуны шушы программа аша гамәлгә ашыра аласыз. Ә менә буа буу, кызганычка, программа буенча каралмаган, — дип район башлыгы урынбасары программадан ничек кулланып булуын аңлатты, администрациянең яр­дәм итәргә әзер булуын белдерде. Фикер алышканнан соң Наталья Сергеева агалы-энеле Ильмухиннарны администрация башлыгы белән очрашуга чакырды.

- Аллаһыга шөкер, “йөк” урыныннан кузгалды бугай, — дип шатлыкларын яшерә алмадылар Шәүкәт һәм Минҗәүдәт Ильмухиннар. — Авылыбыз үзә­ген матурлатып куйсак, биредә Сабан туйлары уздырып булыр иде. Бәйрәмгә кайткан авылдашлар, аеруча яшьләр, бу үзгәрешләрне күреп, авылны төзекләндерүгә үз өлешләрен дә кертергә теләрләр. Бергәләшеп буаны да буарбыз, Совет Нурлаты халкына чиста су кайтаруның да җаен табарбыз әле, — диештеләр.

Изге эшләренә фатиха булсын иде инде.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1156

Комментирование запрещено