Буяулар урынына – кара алтын (ФОТОСУРӘТЛӘР)

wQ3gbl54Ei8

Күргәзмә 11 февральгә кадәр эшләячәк.

Самар Дәүләт техник университетында Уфада яшәүче милләттәшебез Марсель Шәйдуллинның “Минем нефтькә юлым” дигән рәсемнәр күргәзмәсе ачылды.  Марсель югары белемле нефтьче, 13 ел нефть һәм газ компанияләрендә бораулау буенча инженер булып эшли. Ә буш вакытында рәсем ясау белән мавыга. Тик картиналарын рәссам гади буяу белән түгел, нефть белән ясый.

Бүген Марсель Наил улының иллегә якын рәсеме бар. Аларның кайберләрендә төньякның сихри табигате, анда яшәүче җанварлар сурәтләнгән, танылган шәхесләрнең, рәссамның иптәшләренең портретлары да бар. Шулай да аның иҗатының төп темасы – нефтьчеләр, аларның авыр хезмәте.

Марсель Шәйдуллинның рәсемнәре белән кызыксынучылар саны артканнан-арта бара. Башкортостанда берничә шәхси күргәзмәсе узып, аның эшләрен нефть тармагы хезмәткәрләре дә, рәссамнар да лаеклы бәяләгән.

Ниһаять, самаралылар да бу сәләтле милләттәшебезнең иҗаты белән якыннан таныштылар. Марсель әфәнденең  күргәзмәсе ачылу тантанасына шактый кеше җыелган иде. Арада өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов, рәссам, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Азат Надиров та бар иде…

телэге булган хэркем нефть белэн рщсем ясап карады

Теләге булган һәркем нефть белән рәсем ясап карады.

1IMG_5472 IMG_5473 IMG_5477 IMG_5479 IMG_5492 IMG_5493 IMG_5512 IMG_5514 IMG_5520 IMG_5532 IMG_5538IMG_5541 cbhPY52tg-E rv6meM8uNoU wQ3gbl54Ei8

Күргәзмә 11 февральгә кадәр эшләячәк.

Инженер Марсель Шәйдуллинның  ничек итеп рәссам булуы, аның кара алтын белән рәсем ясау серләре турында беләсегез килсә бу мәкаләнең дәвамын “Бердәмлек” газетасында укый аласыз.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.


КОНТЕКСТ:

В Самарском политехе откроется выставка «нефтяных» картин

Просмотров: 658

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>