Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Саҗидә апа Хәмидуллинаның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Шуңа да ул күп югалтулар кичереп, тормышның ачысын күреп яшәгән. Шулай да апа, олы йөрәкле, киң күңелле кеше буларак, хатын-кыз бәхетен таба алган.
Тумышы белән Саҗидә апа Урта Азиядән. Утызынчы еллар ахырында, яхшы тормыш эзләп, ул якларга Гали авылыннан бик күп кеше чыгып киткән. Саҗидәнең әтисе Самат абзый да, хатыны һәм кечкенә улы Җәгъфәр белән Үзбәкстанга барып урнаша. Тик Гайнихаятенә җирле климат килешеп бетми, ул анда еш авырый башлый һәм, кызлары Саҗидә тугач, гаилә кабат Гали авылына әйләнеп кайта.
Бөек Ватан сугышы башлануга гаилә башлыгын фронтка алалар. Ул сугышның соңгы көненә кадәр сафта булып, авылга 1946 елның башында гына кайтып керә. Гаиләдә бер-бер артлы тагын дүрт бала туа. Алар барысы да уңган, тәртипле булып үсәләр, яшьтән колхозда эшли башлыйлар. Саҗидә апа да 15-16 яшеннән фермада сыер сава, бозаулар карый, кырда чөгендер үстерә. Ә 1959 елда ул үзебезнең авыл егете Җәүдәт Хәмидуллинга кияүгә чыга. Аларның мәхәббәт җимешләре булып дөньяга җиде бала аваз сала. Кызганычка, бер балалары сабый чагында ук дөнья куя. Ә калганнары эш сөючән, тырыш, әти-әниләренең ярдәмчеләре булып үсәләр.
Олы уллары Рәфкать Пермь хәрби уку йортын тәмамлагач, илебезнең төрле почмакларында хезмәт итте, шул ук вакытта читтән торып югары белем алды. Бүген ул гаиләсе белән Мәскәүдә яши, профессор, физика һәм математика фәннәре докторы, 5 фәнни китап авторы Дәүләт университетында студентларга белем бирә.
Хәмидуллиннарның кечерәк өч улы туган авылыбызда калдылар. Биредә аларны бик уңган, тырыш, хезмәтчән буларак беләләр. Өчесе дә күпләп мал-туар асрыйлар, кош-корт үрчетәләр, җир эшкәртәләр, милли һәм дини йолалар буенча яшиләр.
Саҗидә апаның Фәйрүзә исемле кызы да Мәскәү сәүдә институтын тәмамлаганнан соң, туган якларыбызга кайтты. Хәзер гаиләсе белән Похвистневода яши. Ә Рамиләсе, Похвистнево медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Самараның диагностика үзәгендә һәм Пирогов исемендәге хастаханәнең реанимация бүлегендә эшли.
Саҗидә апаның 11 оныгы һәм 3 оныкчыгы үсеп килә. Бүген ул ялгыз яшәсә дә (ире Җәүдәт 2007 елда ук бакыйлыкка күчкән инде), үзен бәхетле дип хис итә. Балалары, оныклары һәм туганнары һәрвакыт янында, булышалар, хөрмәт итәләр.
Шушы көннәрдә сиксән яшен тутырган Саҗидә апа әле дә бик хәрәкәтчән. Бу җор сүзле, юмарт, акыллы һәм зирәк авылдашыбызга сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Туган көнендә дә аңа: “Йөзең һәрвакыт шулай кояштай балкып торсын, күңелең картаймасын”, — дип телисе килә.
Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 967