Әзерлибез табын  китереп бөтен ягын

IMG_5640Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы Самарның “Белоснежка” милли татар ашханәсендә каймак бәлеше (сметанник) пешерү буенча мастер-класс уздырды.

Оешманың аш-су бүлекчәсе җитәкчесе Галия Әбрәхимова тәкъдиме белән  оештырылган бу чарага унбишләп хатын-кыз чакырылган иде. Мастер-класска яшь буын вәкилләре, Самарның “Яктылык” мәктәбе укучылары килгәнен күреп өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Разыя Әюпова аеруча куанды.  “Сез — булачак хуҗабикәләр, милләтебезнең тоткасы. Милли чараларда һәрвакыт шулай актив катнашыгыз”, — диде ул аларга.  Чарада катнашучыларны өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы директоры Ильвира Власова да сәламләп, чараның максаты белән таныштырып үтте.  

Ниһаять, мастер-класс башланды.  Хатын-кызларны каймак бәлеше пешерү серләренә “Белоснежка” кафесының аш-су остасы Светлана өйрәтте.

IMG_5551IMG_5564 IMG_5602 IMG_5604 IMG_5607 IMG_5609 IMG_5613 IMG_5617 IMG_5628 IMG_5632 IMG_5637 IMG_5638 IMG_5640 Аш-су остасы Светлана

Бәлеш пешкән арада хатын-кызлар ныклы гаилә кору, балаларга милли һәм дини тәрбия бирү темасына фикер алыштылар,  халкыбызның чәй табыны әзерләү, кунак кыстау кебек матур гореф-гадәтләрен дә искә төшерделәр.

Телеңне йотарлык каймак бәлеше рецепты һәм мастер-класс турында тулырак язманы “Бердәмлек” газетасының киләсе саннарында укый аласыз.

Алия АРСЛАНОВА.

Просмотров: 683

3 комментариев

  1. Мусульман хатыннарынын киемнэре билгеле куптэн,э эстэмэ кылынулары калфак элеп куюлары маймыл кузлеккэ урын эзлэгэнне искэ тешерэ. Показуха полная

    • Надевая одежду с национальными татарскими мотивами, человек подсознательно прикасается к истории и восстанавливает связь с душой своего народа. Хиджаб — это арабская культура.
      Казанские татарки не носили «глухих» платков. Даже молоденькие девушки надевали различные калфаки. Что касается ансамбля одежды как такового, то он удивительно гармоничен и сегодня. Давайте подсчитаем, сколько в этом комплекте было обязательных элементов: головной убор, платье (кюлмяк), изю (съемное украшение типа европейского жабо), вышитый камзол, шальвары, ичиги или туфли. И, конечно, янчэк (маленькая вышитая сумочка) и украшения.
      Позволю себе напомнить ревнителям «мусульманского стиля», что казанские татары всегда отличались от других мусульман особой образованностью и светскостью. Восточные покрывала, паранджу, арабские платья у нас не носили никогда! И я не вижу никакой необходимости искусственно навязывать современникам не свойственные нам силуэты.

    • Посмотрите на коллективное фото I Всероссийского съезда мусульманских женщин 29 апреля 1917 года в Казани: там женщины-мусульманки, читавшие намаз, в калфаках и лишь несколько из них покрыли головы платками, но это однозначно не хиджаб.
      Посмотрите на фото Мухлисы Буби (1868-1937) – единственной женщины, ставшей в истории татар казыем (шариатским судьей) и членом совета улемов татарского муфтията. Она и в кругу семьи, и одна, и в школах, созданных ею, не носила хиджаба, была в калфаке, и не требовала этого от своих учениц, при этом грамотно разбиралась в вопросах шариата, за что и была избрана (не назначена, а именно избрана) казыем.

Добавить комментарий для Мишар Отменить ответ

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>