Күңеле һаман яшь аның

Асхат ГилязовБүген Иске Ярмәк авылы мәктәбенең физкультура укы­тучысы Әсгать Минаҗетдин улы Гыйлаҗевка 65 яшь тула! 

Балаларны бөтен күңеле белән яраткан кешеләр генә мәктәптә эшли аладыр, мө­гаен. Чын укытучы — ул бит дәрес бирүче генә түгел, уку­чыла­рының сәләтен күреп үстерүче дә, зур юлга оза­тучы да, кайгы-шатлыгын уртак­ла­шучы да, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы да… Ка­мышлы районының Иске Ярмәк мәктәбенең физкультура укы­тучысы Әсгать Гыйлаҗев нәкъ шундыйлардан. Таләпчән, эчкерсез гади һәм гадел, укытучыны балалар да ярата, ата-аналар, укытучылар да хөрмәт итәләр.

Әсгать Гыйлаҗев күрше Яңа Ярмәк авылында, күпбала­лы гаиләдә төпчек бала булып туа. Әтисе Минаҗетдин һәм әнисе Шәмселгаян гади кол­хозчылар булсалар да, бөтен балаларына да яхшы тәрбия, ныклы белем бирергә ты­рышканнар. Фин, Бөек Ватан һәм Япон сугышларында кат­нашкан Минаҗетдин абзый уллары Рәҗгать һәм Әсгатьне дә патриотик рухта тәрбияләп, “Ватан алдындагы бурычыңны үтәү”, “туган җиреңне ярату” кебек төшенчәләрне яшьтән сеңдергән. Шуңа да, әтисе авы­рып китеп, түшәктә яту сәбәбе булуга карамастан, Әс­гать үз теләге белән армиягә китә. Мәктәптә укыганда ук спорт белән дус булган егет аннан тагын да ныгып, чыныгып кайта.

- Әлфия һәм Дания апаларым укытучылар иде. Аларның дәрес бирү турында фикер алышуларын, мәктәп тормышы турында сөйләшүләрен йотлыгып тыңлый идем. Мин дә балачактан алар кебек укытучы булырга хыялландым. Армиядән кайткач бераз ял иттем дә Әлмәт физкультура техникумына укырга кердем, — дип сөйли Әсгать Минаҗетдин улы.

Хезмәт юлын ул Иске Усман авылында башлап җибәрә, ә ике елдан яшь белгечне Иске Ярмәк мәктәбенә күчерәләр. Шул ук вакытта ул читтән торып Самара педагогия институтында югары белем ала.

Менә инде 40 елдан артык Әсгать Минаҗетдин улы балаларның сәламәтлеген сак­лау һәм үстерүгә үзенең зур өлешен кертә. Дәресләрдән тыш массакүләм спорт һәм физкультура-савыктыру эш­ләре алып бара. Авыл Сабан туендагы, башка төрле спорт бәйгеләрендәге ярышлар өчен дә ул җаваплы. Кичләрен Әсгать Гыйлаҗев спорт секцияләрен алып бара, ә ял көннәре еш кына ярышларда уза. Район, округ спорт бәйгеләрендә, “Президент спорт уеннары”, “Мини-футбол — мәктәпкә” кебек Бөтенроссия проектларында да Иске Ярмәк мәктәбе спортчылары һәрвакыт җиңүчеләр рәтендә. Әсгать Минаҗетдин улының укучылыры арасында шашка, волейбол һәм баскетбол буенча өлкә призерлары исемен яулаганнары да бар.

- Җиңел атлетика буенча өлкә ярышларында Гөлия Вәлитова, Зөлфия Билалова, Алия Сәгыйрова, Алмаз Бәдретдинов, Айдар Гый­лаҗев, Елена Хәйруллина, Руфилә Әхмәтгалиева, Илнур Әхмәтгалиев, Раил Камалет­динов, Раил Вәлиев төрле елларда призер һәм чемпион исемнәренә лаек булдылар. Укучыларымның уңышлары — минем өчен иң зур бүләк. Димәк, тырышлыгым бушка китмәгән, — дип горурланып сөйли Әсгать Гыйлаҗев. Ә көндәлек күнегүләрнең исән­легенә ничек тәэсир итүен ул үзе һәм гаиләсе генә беләдер.

Әсгать әфәнде тырыш хез­мәте өчен төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән бүләкләнгән, “Өлкән укытучы”, “Мәгариф хезмәте отличнигы” исеменә ия булган милләттәшебезнең шәхси тормышы да сокланырлык. Хатыны Сәрия Тәлгать кызы белән (ул да гомер буе мәктәптә эшләп, быел лаек­лы ялга чыкты) балаларына лаеклы тәрбия, югары белем бирделәр. Кызлары Алисә бүген Самара машина төзү колледжында укыта, ә уллары Айдар Идел буе дәүләт колледжында физкультура укытучысы булып эшли. Аның тормыш иптәше Ирина Самараның 62 санлы мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкара. Әсгать абый белән Сәрия апаның тормышларына ямь өстәп, ике оныклары үсеп килә. Дамирга әле бер генә ай, ә менә биш яшьлек Рөстәм инде “әби-бабай” дип өзелеп тора.

Шушы көннәрдә Хезмәт ветераны Әсгать Минаҗетдин улы 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Педагог стажы буенча күптән лаеклы ялда булса да, ул әле һаман да сафта. “Укучыларым картаерга ирек бирми, алар белән аралашып яшәгәнгә күңелем һәрвакыт яшь”, — дип елмая Әсгать Гыйлаҗев.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1327

3 комментариев

  1. ​Асхат Миназетдинович, с днём рождения Вас! Всех благ земных Вам! Я думала 55!

  2. Дорогой наш Асхат абый! Поздравляем тебя с юбилеем. Желаем тебе самого наилучшего. Оставайся всегда таким веселым бодрым и энергичным. С уважением сестренка Флюра

  3. Поздравляю!!! Здоровья крепкого, счастья, дружной семьи и спортивных учеников))