Ана телебезне саклап калу — милләтебез алдында торган иң зур проблемаларның берсе. Кызганычка, бүген татар авылларында да кайбер әти-әниләр балалары белән рус телендә сөйләшәләр. Һәркем моны үзенчә аңлата. Берәүләр: “Без авылдан киткәндә русча белми идек, шәһәргә укырга баргач кыен булды. Балам да интекмәсен әле”, — диләр, икенчеләре: “Соңгы елларда авылыбызга читтән килеп төпләнүчеләр күп. Алар татарча белми, шуңа күрә барыбыз да рус телендә сөйләшәбез”, — дип акланалар.
Баланың теле ана телендә ачылмаса, үскәч өйрәтергә соң була икән шул. Хәер, балалыгы белән ул аның ни өчен кирәк икәнлеген дә аңлап бетерми әле. Димәк, өйрәнмәячәк тә. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып аңладым.
Шәһәрдә яшибез без. Кызыбыз, балалар бакчасына баргач, дуслары белән иркен аралашсын дип, гаиләдә русча гына сөйләштек. Хәзер аңа 16 яшь инде. Мәктәптә инглиз телен өйрәнә, уңышларын укытучысы мактап туя алмый. Ә менә татарчага өйрәтергә бик теләсәм дә, кызым аны кирәксенми.
Ә малаебызның теле 4 яшенә кадәр ачылмыйча торды. Шулай калыр инде, дип бик курыккан идек. Белгечләр: “Ике телдә сөйләшә күрмәгез, аңа болай да авыр”, — дигәч, аның белән дә рус телендә генә сөйләштек. Хәзер аңа җиде яшь һәм ул рус телендә бик оста сөйләшә. Ләкин мин бу юлы бирешмәскә булдым. Теле ачылуга акрынлап аның алдында татар сүзләре кыстырып сөйли башладык, үзара да татарча сөйләшәбез. Әбисе догалар укый, ә мин аны атнасына ике мәртәбә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте каршында эшләп килүче “Сабыйлар” түгәрәгенә йөртәм.
Үткән көздә ачылган бу түгәрәкнең максаты — балаларда туган телебездә сөйләшү теләге уяту. Анда 3 — 8 яшьтәге унлап бала шөгыльләнә. Арада ана телендә бик әйбәт сөйләшүчеләре дә бар, түгәрәккә сөйләм телен шомарту өчен генә йөриләр алар. Андыйларга сокланып карыйм, тәмле иттереп үз телебездә сөйләшүләрен ишетеп әллә нишләп китәм. Ник мин балаларым белән сабый чактан ана телендә сөйләшмәдем икән?! Хәзер бик нык үкенәм. Соң аңладым шул: баланың теле ана телендә ачылырга тиеш. Моны аңламаган яшь ата-аналарга шуны әйтәсем килә: минем ялгышларны кабатламагыз, сабыйларыгызга бишек җырларын татарча җырлап, халкыбызның әкиятләрен сөйләп үстерегез. Үкенечкә калмасын.
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 903