15 февраля в ЦСДК Алькино состоялся концерт, посвященный 30-летию вывода Советских войск из Афганистана «Живая память». На эту встречу пришли наши воины — «афганцы» Сагдиев Хайдар, Гареев Шамиль, Латыпов Зуфар, Мурзаханов Ильгизар, Исхаков Ильяс, Маннанов Рафаиль, один участник боевых действий в Чечне Саликов Алмаз.
Наших земляков-интернационалистов поздравили глава поселения И.Х.Муллабаев, заместитель начальника военкомата Р.А.Маннанов, представительница сообщества «Туган тел» и «Ак калфак» Шайхутдинова К.М. Были вручены подарки и благодарственные письма, а дети подарили цветы, сделанные своими руками. Спонсоры этого мероприятия — председатель местного татарского общества «Туган тел» Исхаков К.Б., предприниматель Нураев Ф.А.
Афганская война ушла в историю, но пока мы помним, пока мы говорим о наших воинах, участниках, а также вспоминаем павших в бою, эта память будет вечно с нами. Вечер-встреча с воинами-интернационалистами и концертная программа так и называлась «Живая память».
К мероприятию была представлена литературно-музыкальная композиция, книжно-иллюстрированная выставка «Память горькая и гордая», презентация, оформлен стенд о земляках-интернационалистах. Это был и праздник афганцев-ветеранов, и день памяти и скорби обо всех погибших воинах-интернационалистах.
Администрация сельского поселения Алькино.
Похвистневский район.
* * *
15 февральдә Гали авылының Мәдәният йортында локаль сугышларда катнашкан авылдашларны хөрмәтләү чарасы узды.
Әфган сугышы… Күпме беләбез без аның хакында? 10 ел буе барган сугыш күпме гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерде! Чутсыз-сансыз цинк табутлар, аяксыз, кулсыз, сукыр һәм саңгырау, психикалары имгәнгән яшьләр кайтты илгә. Әйе, Әфган сугышында катнашкан егетләр өчен сугыш әле дә бетмәгән. Әфган, Чечня сугышлары уты белән өтеп алынган ирләрнең, тол хатыннарның, ятим калган аналарның йөрәк кайгысы, көнкүреш проблемалары җаннарыбызга тынгы бирми, тәннәребез әле дә чымырдап тора…
Хәрби хезмәткә 18 яшьлек тап-таза улларын озаткан аналарның, балаларының кайда хезмәт иткәннәрен белгәч, нинди кайгы-кичерешләр белән яшәгәнен башыбызга китерергә дә авыр. Йокысыз төннәр, бертуктаусыз Аллаһыга ялварып, исән-имин кайтуларын сораулар… Йөрәкләре уч төбендә булган бит инде аларның! Өзелеп хәбәр көтәргә, түзәргә, сабыр итәргә… Күпме күз яшьләре түгелгән, сагыну, сагыш кичерелгән…
Безнең авылдан Әфган сугышында 16 егет катнашкан. Аларның исемнәрен атап үтәсем килә: Хәйдәр Җәгъфәр улы Сәгъдиев, Шамил Мәүлегәрәй улы Гәрәев, Тәлгать Шәүкәт улы Иксанов, Расих Хәйдәр улы Латыйпов, Рафаил Хәйдәр улы Латыйпов, Зөфәр Хәйдәр улы Латыйпов, Мидхәт Габделхак улы Арсланов, Нурулла Гыйндулла улы Гыйлаҗев, Рафаил Габдулла улы Маннанов, Риф Мәсхүт улы Саниев, Рәфхәт Габделфәрт улы Моратханов, Ильяс Мөдәррис улы Исхаков, Әнәс Зөфәр улы Алтынбаев, Илгизәр Хәлиулла улы Морзаханов, Рәшит Лотфулла улы Сафиуллин, Фәргать Тәлгать улы Муллакаев. Шуларның икесе — Риф Саниев һәм Рәшит Сафиуллин бүген дөньяда юк инде. Алар туган авылыбызга исән-сау кайтып, озакка сузылган авырудан вафат булдылар.
Аллаһыга шөкер, барысы да исән-имин кайтты. Тик Әфган сугышы тәмамлануга багышлап үткәрелгән бүгенге чарага шуларның алтысы гына килде. Җиденчесе Чечня сугышы ветераны иде.
Кызганыч, сугыш ветераннары күп сөйләргә, сугыш көннәрен искә алырга яратмыйлар. Алар бик тыйнак. Кайсылары чакыруга да авырсынып кына килә, яки бөтенләй дә килми кала.
Ә бәйрәм программасы бик матур төзелгән иде. Мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре Равил Манашев, Раилә Асылгәрәева, Фәһимә Зарипова, Роза Моратова һәм мәктәп укытучылары Нәсимә Сафиуллина, Фирдәүсә Йосыпова һәм укучылар бу кичәне үткәрү өчен бик күп көч куйганнар, эзләнүләр алып барганнар, концерт программасын оста итеп төзегәннәр иде. Фойеда Әфган сугышы ветераннарына багышланган эчтәлекле стенд һәм “Ачы һәм горур хәтер” (“Горькая и гордая память”) исемле китап күргәзмәсе куелган, зал зәвыклы итеп бизәлгән иде.
Ветераннарны сәхнәгә чакырып, авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, “Туган тел” һәм “Ак калфак” оешмалары җитәкчесе урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова һәм Әфган сугышы ветераны, Похвистнево районының хәрби комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаил Маннанов тәбрикләделәр. Алар бүгенге бәйрәмнең Россия халкы, киләчәк буын өчен бөек һәм мөһим икәнлеге турында сөйләделәр, җылы теләкләрен җиткерделәр һәм ветераннарны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Җирле милли оешмалар исеменнән аларны Камил Исхаков һәм мәдрәсә ректоры Фидаил Нураев котлап, күчтәнәчләр тапшырдылар.
Авылыбызның шагыйрәсе, Әфган сугышында катнашкан Илгизәрнең әнисе Саимә апа Морзаханова шигырь сөйләп, барлык ветераннарга йөрәгеннән кайнап чыккан изге теләкләрен җиткерде. Фәния апа Исхакова улы Ильяска шамаил бүләк итте. Ул сәхнәдән Әфгандагы кичерешләре белән уртаклашканда ике ана да тормышларының иң авыр мизгелләрен искә төшереп, йөрәкләре аша үткәреп утырдылар. Аларның күзләреннән яшь кипмәде.
Аллаһы Тәгалә беркемгә дә сугыш ачысын күрсәтмәсен, дөньяларыбыз тыныч булып, шушы рәхәт тормышта яшәргә насыйп итсен иде. Гамәл-гыйбадәт кылып дус һәм тату яшик. Дөнья иркен, дөнья киң — барыбызга да урын җитәрлек.
Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1014