Рустам Минниханов обсудил с Чулпан Хаматовой съемки фильма «Зулейха открывает глаза» / Рөстәм Миңнеханов Чулпан Хаматова белән «Зөләйха күзләрен ача» фильмы хакында сөйләште

028Президент Татарстана Рустам Минниханов встретился с народной артисткой России Чулпан Хаматовой, обсудив процесс съемок многосерийного художественного фильма «Зулейха открывает глаза». Об этом сообщил «Татар-информ» руководитель пресс-службы Лаишевского района Расим Хазиев. 

«Встреча Президента Татарстана с Чулпан Хаматовой прошла в районном доме культуры. Они поговорили о съемках фильма «Зулейха открывает глаза», в которых она принимает участие. Сегодня у нее съемочный день в Лаишево», – сказал Хазиев. Совместную фотографию с народной артисткой Рустам Минниханов выложил на своей страничке в социальной сети Instagram.

В 2018 году город Лаишево стал причастен к всероссийскому кинематографу, здесь, на берегу Камы, прошли съемки сериала «Зулейха открывает глаза» по одноименной книге Гузель Яхиной. Осенью этого года кинокартину покажут по телеканалу «Россия 1». Для района – это особая гордость и в то же время ответственность, так как в Лаишево приехали звезды российского кино – Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий, Юлия Пересильд, Александр Баширов и др. После окончания съемок декорации сериала, а это историческое поселение Семрук, останутся в районе. В районе надеются, что поселение, созданное для фильма, станет центром притяжения туристов.

tatar-inform.ru

* * *

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең халык артисты Чулпан Хаматова белән очрашып, «Зөләйха күзләрен ача» күп серияле нәфис фильмын төшерү барышы хакында фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Лаеш районы матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев хәбәр итте.

«Татарстан Президентының Чулпан Хаматова белән очрашуы район Мәдәният йортында узды. Алар «Зөләйха күзләрен ача» фильмын (анда Чулпан Хаматова төп рольне башкара) төшерү барышы хакында сөйләштеләр», — диде Рәсим Хаҗиев.

Рөстәм Миңнеханов халык артисты белән бергә төшкән фотосын Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

2018 елда Лаеш шәһәрендә Кама елгасы буенда Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» сериалы төшерелә башлады. Лаешка Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий, Юлия Пересильд, Александр Бәширов кебек Россия киносы йолдызлары килде.

Фильмны төшерү эшләре төгәлләнгәннән соң, сериал декорацияләре (Семрук тарихи авылы) районда калачак. Ул туристларны үзенә тартып торучы үзәккә әверелер дип өметләнәләр.

  • «Зөләйха күзләрен ача» күп серияле нәфис фильмын быелның көзендә «Россия 1» телеканалында күрсәтәчәкләр. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 931

Комментирование запрещено