Василь Шайхразиев встретился с Верховным муфтием Талгатом Таджуддином / Васил Шәйхразиев Уфада Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашу уздырды

9dd40b87-9126-4ae0-9b23-412bddd503f7Заместитель премьер-министра Республики Татарстан, председатель Национального совета Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев встретился с Верховным муфтием Талгатом Таджуддином. Встреча прошла в Уфе в рамках визита председателя Национального совета Всемирного конгресса татар в Республику Башкортостан.

На встрече обсуждались вопросы проведения Форума религиозных деятелей и «Изге Болгар жыены», заявили о необходимости в ближайшее время определить даты проведения этих мероприятий в следующем году, для включения в Мусульманский календарь 2020 года.

Напоминаем, в этом году Форум религиозных деятелей пройдет 13-14 июня, а «Изге Болгар жыены» назначен на 15 июня.

tatar-congress.org

* * *

Киләсе елда Дин әһелләре форумын һәм Изге Болгар җынын уздыру даталарын билгеләү хакында сөйләшү Башкортстанның Үзәк Диния нәзарәтендә узды. Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Уфага эшлекле сәфәре кысаларында, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән дә очрашу уздырды.

Очрашу вакытында барлык мөселманнар өчен иң мөһим чаралар рәтендә торган Дин әһелләре форумын һәм Изге Болгар җыенын уздыру көннәрен якындагы вакытта билгеләү кирәклеге ассызыкланды. Бу аларны 2020 ел Мөселман календарендә кертү өчен кирәк.

Искәртеп узабыз, быел Дин әһелләре форумы 13-14 июньдә, Изге Болгар җыены 15 июнь көнне узачак. Васил Шәйхразиев һәм Тәлгать Тажетдин шулай ук бу чараларны оештыру мәсьәләләре, эчтәлеге турында сөйләште. Очрашуны төгәлләп, Васил Шәйхразиев Баш мөфтигә Шиһабетдин Мәрҗани портретын бүләк итте.

9dd40b87-9126-4ae0-9b23-412bddd503f7tatar-congress.org

Просмотров: 959

Комментирование запрещено