В Казани построят башню «Тюбетей Tower» за 350 млн рублей / Казанда гигант түбәтәй формасында күзәтү манарасы төзергә җыеналар

043В Казани построят новый туристический объект — башню «Тюбетей Tower». Планируется, что она появится на территории возле стадиона «Казань Арена». Об этом рассказала руководитель агентства инвестиционного развития (АИР) РТ Талия Минуллина.

Башня будет представлять из себя высокое здание в форме тюбетейки. В настоящее время проект разрабатывается. Его согласовывают с администрацией города и архитекторами, поэтому высота здания пока не называется. Внутри башни будут заведения общепита и сувенирные магазины.

Изюминкой проекта станет смотровая площадка площадью 120 кв. м, откуда будет открываться вид на Казань. Деньги на строительство башни выделят инвесторы. Сумма затрат составит 300−350 млн рублей.

«На сегодняшний день в Казани нет ни одной смотровой башни, а эти туристические объекты популярны во всем мире. Мы сейчас ищем место, куда бы башня отлично вписалась, рассматриваем вариант около „Казань Арены“. Высота объекта пока что неизвестна, потому что есть сложности: Казанский кремль накладывает определенные ограничения — нельзя возводить объекты выше него», — сказала Минуллина на брифинге в кабмине РТ.

Глава АИР РТ не стала называть инвестора, отметив, что он имеет опыт реализации аналогичных проектов в Казахстане. Строительство башни уже одобрили в госкомитете РТ по туризму и архитектурной комиссии.

business-gazeta.ru

* * *

Казанда гигант түбәтәй белән очланган күзәтү манарасы барлыкка киләчәк. Шәһәрнең башка күзәтү мәйданчыкларыннан аермалы буларак, бу манара махсуслаштырылган нокта буларак төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингтаТатарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

“Проект “Түбәтәй-Tower” исемен йөртә. Казанда бүгенге көндә бер генә күзәтү манарасы да юк. Күзәтү мәйданчыклары бар, әмма дөньяның башка күпчелек илләрендә кебек нәкъ менә күзәтү өчен махсус манара юк”, — диде Талия Миңнуллина.

Проектның максаты – чит ил һәм Россия туристларын җәлеп итү. Моның өчен, күзәтү мәйданчыгыннан тыш, манарада сату нокталары, кибетләр һәм рестораннар урын алачак. “Проект бик кызыклы. Бу – гигант түбәтәй белән очланган күзәтү манарасы. Әлеге вакытта кулай урын эзлибез. Мөгаен, манара “Казан Арена” стадионы янында урнашыр”, — диде ул.

Талия Миңнуллина сүзләренчә, проектның инвесторы бар инде. “Әлеге инвесторның шундый ук манараларны Казахстанда һәм башка илләрдә ясаганы бар. Инвесторның эше дәүләт-хосусый партнерлыгы схемасы буенча ниятләнә. Кыенлык — кулай урын эзләп табуда. Монда Казан Кремле дә күренергә тиеш, шәһәрнең архитектура йөзе дә бозылмаска тиеш”, — диде Талия Миңнуллина.

“Манараның биеклеге турында мин әйтә алмыйм. Эшләүчеләр пыяла идән тәкъдим итә, әмма авыру кешеләр дә бар бит. Алар өчен пыяла идән күңел ачу функциясен үтәүче түгел, ә куркыныч тудыручы әйбер булачак. Ә без әлеге манараның Россия туристлары өчен дә, чит ил туристлары өчен дә үзенә тартып торучы нокта булуын телибез”, — дип йомгаклады Талия Миңнуллина.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1156

2 комментариев

  1. Надо как «Останкино». Нормальные города давно уже имеют такие башни.

  2. Нашей больнице нужен, тоже, инвестор.