Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел…

image (13)Халыкара туган тел көне уңаеннан Яңа Ярмәк авылы клубында яшьләр өчен әдәби кичә уздырдык. Очрашу чәй табыны тирәли үтте.

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.

(Ш.Маннур).  

Чыннан да, без татар телен дә, рус телен дә өйрәнергә һәм яхшы белергә тиеш.  Туган тел һәркем өчен дә газиз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган-үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз. Пушкин, Лермонтов, Достоевский, Толстой әсәрләрен укып аңлау безне рухи яктан баета. Татар һәм рус телләренең икесен дә яхшы белү — безнең бурыч.    

image (13)

Әдәби кичәдә татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдык, мәкальләр һәм әйтемнәрнең азагын әйтеп бетереп, тыбышмакларга җаваплар таптык.

Чарабызны бөек шагыйрь Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган җыр  белән тәмамладык. 


Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

 Камышлы районы.

Просмотров: 986

Комментирование запрещено