«Культура» каналы «Созвездие-Йолдызлык» фестивале турында фильм төшерәчәк

0102«Культура» каналы Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте һәм татар халкының мәдәни коды турында документаль фильм төшерәчәк. Республиканың уникаль үзенчәлекләре «Созвездие-Йолдызлык» фестивале призмасы аша күрсәтеләчәк. Бу турыда Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фильмда татар халкының үз балаларына карата мөнәсәбәте, аларда сәнгатькә, туган телгә, тарих һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү аша югары әхлакый сыйфатлар һәм туган якка карата дустанә мөнәсәбәт булдыру турында сөйлиләр.

Кадрларны 47 көн дәвамында Татарстанның төрле почмакларында төшерәчәкләр.

«Федераль телеканал тарафыннан Татарстан мәдәнияте турында мондый фильм беренче тапкыр төшерелә», — ди «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1077

Комментирование запрещено