Камышлы авылының Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчет үзенең юбилеена әзерләнә

image (5)Камышлы авылының 76нчы мәхәлләсе Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчетнең 10 еллыгына әзерләнә, чара 2019 елның маенда үтәчәк. Хәзер биредә ремонт эшләре бара.

Эчке яктан гыйбадәтханәнең бүрәнәле диварларын такта белән төрәләр. Бу эшне Насыйров Ринат Нурсәхи улы бик оста итеп башкара. Шулай ук идәннәргә җәяр өчен намазлыклар төшерелгән җәймә-паласлар да кайтарылырга тиеш икән.

image (1)image (2) image (3) image (4) image (5)

Мәхәллә шурасы шушы төзәтү-матурлау эшләрен башкарыр өчен ярдәм сорап район администрациясенә һәм өлкәбез мөфтие Талиб  хәзрәт Яруллинга мөрәҗәгать иткән булган.

Шулай итеп мәчетебез тагын да матурлана. Дин кардәшләрем, әйдәгез әле бергәләп бирегә намазлар укырга йөрик!

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

 


КОНТЕКСТ:

Мусульмане махалли №76 села Камышла готовятся к проведению юбилея — 10-летия мечети

Просмотров: 1140

Комментирование запрещено