Туктамасын әнием сулышы…

oldБу дөньяга безне китерергә
Әни йөртә безне карнында.
Тугыз айны иң кадерле итеп
Саклый безне йөрәк астында.
 
Аннан соң да  күкрәк сөте белән
Үстерәләр кызлар, малайлар…
Балалары шатлык китерәләр,
Кайчагында кара кайгылар.
 

Бу әниләр ничек түзә икән?
Биш балага ул бит — берүзе.
Кочагына кысып сөюләре,
“Улым” дигән йомшак бер сүзе.

Һәрвакытта  әни кирәк  безгә,
Булсак та без — әби-бабайлар.
Без — әнинең сабый балалары,
Без анарга — малай-шалайлар.
 
Әниемә тагын авыр минем…
Хастаханә, шәфкать  туташы…
Бер Ходаем үтенеп сорым синнән:
Тукталмасын әнием сулышы.

Рөстәм НУРТДИНОВ.

Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.

 

 

Просмотров: 1380

Один комментарий

  1. Еще раз прочла стих, хотелось понять каждое слово, написанное с такой нежностью и любовью к маме.