30 елга бер булса да җыелышып сөйләшергә кирәк!

Утырыш1Кичә, 30 октябрьдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата тантаналы җыелышка әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Чарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе, шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе җитәкчеләре һәм активистлары катнашты.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров чараның төп максатын ассызыклап үтте, секцияләр эшчәнлеге ничек оештырылачагы турында сөйләде, оештыру комитеты әгъзаларына йөкләмәләр бирде.

Җитәкче пленар утырышта өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, оешманың Совет әгъзасы Азат Надировка чыгыш ясарга тәкъдим итте.

Безне өлкәбездә татар телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү проблемасы борчый. Бу мәсьәләне бергәләшеп кенә хәл итә алабыз. Моның өчен татар иҗтимагый оешмалары, дин әһелләре, эшмәкәрләр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре берләшергә тиеш. 21 ноябрьдә узачак тантаналы җыелышка өлкәбезнең шәһәр-авылларыннан милләтебез язмышына битараф булмаган татар милли хәрәкәт активистларын чакырабыз. Алар һичшиксез килерләр дип өметләнәбез. 30 елга бер булса да җыелышып сөйләшәргә кирәк!” — дип сүзен тәмамлады Ильяс Гомәр улы.

УтырышУтырыш1

Искәртеп үтәбез: 21 ноябрьдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата тантаналы җыелыш узачак. Чара 14 сәгатьтә башлана. Җыелышка үз халкының язмышына битараф булмаган, милли проблемаларны хәл итәргә теләге һәм мөмкинлекләре булган милләттәшләребезне чакырабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 966

Комментирование запрещено