Бала-чага да юк, мәктәп тә эшләми, Чобан тавы да ялгыз утыра…

iБалачак искә төшә. Тупли авылындагы Чобан тавы ул вакытта бик биек, зур төсле тоелды. Кышкы кичне бөтен авыл балалары-яшьләре шунда җыела идек.  Кем нәрсәдә шуа. Анда бик күңелле була иде, шау-гөр килә идек. Шулай безнең — балаларның тавышы ай яктысына кадәр дәвам итә. Әниләр безне эзләп киләләр…

Чобан тавының исемен кем кушкандыр — билгесез. Уземчә уйлыйм, бәлки, балаларга анда салкын тиеп, «чобан» (бездә бер чирне шулай атыйлар) чыкканмы…

Хәтердә, бөек сикертмә дә бар иде. Хәсмәтуллин Ибраһим, Хәлиуллов Шәрифулла, Гыйрфанов Дамир һәм тагын кемнәрдер сикерде аннан. Без, балалар, җыелышып карап тора идек. Шәрифулла абыйның егылганын бер дә күргәнем булмады. 

Аларның чаңгылары авылдагы балтачы бабайлар тарафыннан ясалганнардыр. Ул вакытта материалга кытлык иде, урманнарда агач кисәргә ярамый. Шулай да бабайлар җаен тапканнар, балаларны шатландырганнар.

Кече сикертмәдән без дә сикерә идек. И-и-и… Күзгә яшь килә, берни күренми, очып-егылып китәсең. Ә соңыннан күңел шатлана, күккә күтәрелгән сыман тоела.

Балачакта менә шулай  үтә иде кышкы көннәребез. Ә хәзер Чобан тавы янында йөрүче дә юк, дисәң була. Тавыбыз кечкенәйгән төсле күренә.

Бала-чага да юк, мәктәп тә эшләми, Чобан тавы да ялгыз утыра…

Сагынам сине, яшьлегем тавы!
Зинһар син картайма,
Килер әле сиңа бала-чага
Шау-гөр итеп. Моңсу көйгә
Авылдашың сине искә ала.
Хузиннар, Шакуровлар үсте шунда,
Алардан рәхмәт гомер буена!
Килер әле сиңа, килер бала-чага.

Виль МОСТАФИН.

Тупли авылы, Елховка районы.

Просмотров: 1758

5 комментариев

  1. Да, кая безнен яшь чаклар

  2. Эх шул,шулай шул
    Кышлар китә
    Язлар үтә!

  3. Авылларда яшәгән, яшәп киткән кешеләр — элеккеге вакыйгаларны сагынып искә алабыз, ләкмн бик борчылырга урын юк. Киткән халыкның яшәргә өйләре, эшләргә эш урыннары бар. Шәһәрләр зурая, яңа районнар төзелә, Әби- бабайлар, әти- әниләр яшәгән чор белән чагыштырсак?- Ул вакытларда нинди кыен иде… Авылда үсеп киткән балалар машиналарына утырып, күчтәнәчләр белән сагынып кайтып торалар. Барда яхшы булыр, еллар тыныч булсын.

  4. Төпле Стан да, Ярмәк тә бетә. Ил дә бетә. Без бетәбез. Барыбыз.

    • Ярмәк бетмәячәк, мин ышанам!