“Ялкынлы яшьлек” артистларына шигъри шарж-багышлаулар

IMG_3964sa-400x266

4 апрель — «Ялкынлы яшьлек» ансамбльнең туган көне. Быел аңа 50 яшь тулды!

Самар шәһәренең “Ялкынлы яшьлек” татар җыр, бию һәм шигърият ансамбленә 50 ел тулу уңаеннан, шул төркемдә башлап йөрүче, күп еллар дәвамында катнашып килүче фидакәрь һәвәскәрләргә, сәхнәдә озак балкыган һәм бүген дә балкучы милли йолдызларга дусларча шигъри шарж-багышлаулар (авторы — Наил ВАХИТОВ) тәкъдим итәбез. 

*

Вәлиевләргә

06(109)

Самар җирендә талантлар
Элек-электән күп булган,
Күпкырлы, данлы сәләтләр
Татарда да күп туган.
Заман елъязмасына да
Бар керердәй шәхесләр:
“Ялкынлы яшьлектә” үскән
Шөһрәтле Вәлиевләр.
Ансабльнең сәхнәсендә
Тәүге көчен сынаган,
Милләтебез сәнгатендә
Данлы исем яулаган,
Баянчы Рөстәм Вәлиев
Тиңдәшсез оста һөнәрмәнд,
Илһам чаклы Илһамга ул
Гармунында көйләгән!
Аның даны Татарстан,
Казан белән чикләнми,
Корал юк ул уйнамаган!
Тагын шундый үсәрме?!
Шундый шанлы гаиләдә
Тагын да йолдызлар бар,
Шул ук төркемдә танылган
Халидә, Ринат Вәлиевлар!

2Алар биюен алкышлап
Хуплады төрле заллар,
Әле һаман да парлашып,
Йөри төркемгә алар.
Ә Ринат чак китә алмады
Алмашка Брежневка,
Булыр өчен ил хакиме
Ордены җитми калды.
 

Ансамбльнең
алмашсыз җитәкчесе
Илгиз Колючевка 

5Ярты гасыр гомерен Илгиз
Гел сәхнәдә яшәде,
Милли сәнгатебездә ул
Аҗагандай яшьнәде!
Концерт барганда сәхнәдән
“Туганнар”, — дип залга эндәшә,
Рәхмәтле кардәшләре
Ихтирамын аңа өләшә.
Сәләтле милли яшьләрдән
Күп талантлар үстерде,
Алдагы иҗади гамәлгә
Хәер-фатиха бирде.
Дәрәҗәле күп исемнәр
Яулады шул эшендә,
Затлы, зыялы билгеләр
Балкый аның түшендә!
Танылды ул һәр төбәктә,
Казанда, өлкәбездә,
Лаек булды зур хөрмәткә
Рәсәй күләмендә!

001Тыйнак, эчкерсез күңелле,
Чырае һәрчак көләч,
Олгая барса да инде
Башында юк бер ак чәч.
Мәхабәт буй, ыспай өс-баш
Ир-егет эталоны!
Бар татар — ил уртаклаша
Без аңа соклануны!!!

 

Айсылу Әбдиевага

Айсылу-200x300

Айсылу турында язарга
Миңа читен алыну.
Ул сылу, күркәм ханымга
Бездә олы соклану.
Җырга табигый сәләте
Аның яшьли үк шыта,
Әтисе — данлы гармунчы,
Әбисе җырлый оста.
Утыз биш ел ансамбльне
Ул даим бизәкләде.
Җыр-моңга тартып яшьләрне,
Төркемне җитәкләде.
Торган саен арта торды
Һөнәри осталыгы.
Тамашачы хәйран булды,
Гел «бис»ка аны чакырды.
Ягымлы килеш-торышы,
Тик аңа хас «шарм»ы бар.
Ансамбльдәге катнашы
Башка тармакта да бар.
Зур ярдәме тия аның
Тәэминат өлкәсендә,
Кайнашырга өлгерә ул
Җәмәгать эшләрендә.
Язарга бар булдыклыгын
Минем сәләтем җитми,
Айсылуның дан-шөһрәте
Шигырьгә сыеп бетми!
 

Әлфия Гыйниятуллинага

3

Әлфия күңеленә моңсар
Ана карынындук сеңә,
Үсеп җитеп ул тартыла
Милли моңнар иленә.
Багышлаган бар гомерен
Ул “Ялкынлы яшьлеккә”,
Бик күпләрнең җыр сәләтен
Үстергән камиллеккә.
Фортепиано шактый сирәк
Яңгырый безнең сәхнәдә,
Әлфия аны ипләп, көйләп,
Ярәштерде төркемгә.
Концерт саен даим яңгырый
Аның көчле аккордлары,
Ургыла халык моң-көйләре
Һәм татар классиклары.

004Ул уйнаган саф көйләргә
Кушыла күк оҗмах кошлары,
Борынгыдан мигә сеңгән
Табигать хозурлары.
Музыка Әлфия җанында
Дәвасыз сырхау кебек,
Тоела һәр гамәлендә
Сабыйча самимилек!!!
 

Әнвәр Гыйзәтуллинга

4

Сихер белән күз буулар
Электән хупланмаган,
Андый сәләт чыганагы
Иблистән дип саналган.
«Шайтан токымы белән -
Әнвәр ди - таныш түгел»,
Минем алай түгеллеккә
Ышанып бетми күңел.
Чөнки ничек аңлатырга
Шушындый могҗизаны:
Имеш кеше колагыннан
Көмеш акча коелганны!?
Тагын шуңа ышаныр кем
Буш, такыр коробкадан
Сикереп чыксын сиңа тере
Кылый күз — соры куян!
Тагын күп серле фокуслар
Аның кулыннан була,
Әлбәттә, надан көнчеләр
Әйтер: Ул — дип — күз буа!
Юк монда бер ырым, сихер,
Эш гади аңлашыла:
Табигый сәләтен ул яшьли
Шомартырга тотына.
Һәр күрсәткән әкәмәтләр
Чын шаккатырсын өчен,
Түккән колоссаль хезмәтләр,
Күнегеп көнен, төнен!
Могҗизаның бөтен сере
Куллар җәһәтлегегендә,
Кемнең бар моңарга шиге
Сынасын үл үзендә.
 

Илнур Алтынбаевка

6

Илнурның исем-аты да

Алтын сүзеннән туган,
Ансамбльдә дә алтындай
Аңа балкырга язган.
Тик егетләнеп килгәндә
Илнур сәхнәгә менгән,
Ир уртасына җитеп тә
Дәрт-дәрман кимемәгән.
Репертуары аның җырга
Иллә бай һәм күпкырлы,
Бүген дә ул бу сәхнәнең
Якты бизәк-йолдызы.
Җырлары мәхәббәт, сөюне
Данлый, яшәүнең ямен,
Чөнки гел тоя ирнендә
“Кура җиләге тәмен”!

 

 

Искәндәр Әхмәтовка

7

Ходай Искәндәргә буйны
Хаталанып үлчәгән,
Әмма, башка сәләтләрне
Аңа бик мулдан биргән.
Моңлы җырлары белән ул
Залны тәмам оета,
Шундый тавыш, зар-интизар
Кая гына сыеша?!
Ансамбльнең өлкәрендә
Иң якты йолдызлардан,
Җырдан туймаган ветеран
Искәндәргә шөһрәт-дан!!!
 

 

Рәшит һәм Рәмзия Гыйзәтуллиннарга 

9 10 10-1

Безнең татарда, билгеле,
Бар гаҗәеп сыйфатлар,
Нинди булса да әхвәле,
Җай табып күңел ачар.
Ялгызы түгел, әлбәттә
Туганнар, дуслар белән,
Иң әйбәте зур сәхнәдә,
Куансын килгән бәндә.
Рәшит белән Рәмзия
Яши шул кагыйдәдә,
“Ялкынлы яшьлек” төркемен
Ташламый әллә нигә!
Җырлыйлар да, бииләр
Күтәренке күңелләр,
Менә шулай яшәгез, дип,
Безне дә алар өндиләр!
*

Руфия Җанһирова-Кариповага 

11

Руфия һаман да әтисенең
“Җырлый- җырлый атын җиккәнен”,
Күрә микән төштә, ә өнендә
“Ялкынлы яшьлек” күгендә
Таң йолдыздай балкыганын
Сагынып, гамьләнә микән?!
Яшьлек сагындыра, әлбәттә,
Кем инкарьләп, бәхәсләр?!
Шуңа Руфия бөтенләйгә
( Хәтта, тугач бәләкәчләр),
Калдыра алмый төркемне,
Тарта ансамбль сәхнәсенә
Хәләле Равильне.
Гаилә дуэты хәзер
Балкый инде сәхнәдә,
Берсе җырлый, берсе бии,
Вәт яшиләр дөньяда!!!
Бу традиция тамыр җәеп
Бара инде төркемдә,
Өмет бар, димәк, бер шиксез,
Милләт киләчәгендә!!
 

Тәлгать Хәйрулловка

12

Моңсар—музыканың серен
Аңлап, төбенә төшеп,
Җанына, йөрәк түренә,
Табанынук сеңдереп
Яшәүче сәләт иясе,
Моң-көйләрне бизәкләүче,
Милли зар, гамь өстәүче,
Егерме ел артык төркемнең
Музыкаль әйдәүчесе.
Пульт артында кичләрен
Концертка җан өрүче,
Бармы инде төшенүче
Тагын ничек сөйлимче?
Аңлагансыздыр кемлеген
Төсмереннән Тәлгатьнең!
Мәһабәт буй, көләч чырай,
Тыйнак һәм сабыр холык,
Чын татарның ул үрнәге
Ансамбльнең тернәге!

 
Кәдрия Бикбаевага

8Аккош йөзә күлләрдә
Оча зәңгәр күкләрдә,
Грация-гүзәллеккә
Юк кош аңа тиңләргә.
Шул аккоштай Кәдрия
Оча гүя сәхнәдә,
Очып-биеп килеп кергән
Ул “Ялкынлы яшьлеккә”!
Нинди буын, нинди гәүдә
Тәңребез аңа биргән?
Һавадан иңгән Алиһә
Сынына гүя сеңгән!
Ак болыттай ак күлмәге
Куллары ике ак канат,
Җилпенеп һәм бөтерелеп
Оча сәхнәне урап.
Очынып бию сәләте
Аңа нәселдән сеңгән,
Тугандук, димәк,анарга
Ходай җаныны өргән.
Тик сәләтне үстерергә,
Камиллеккә җиткерергә,
Кирәк кара тир түгәргә,
Алҗыганчы күнегергә!
 a1R9RCA3xKs
 

 

Наил ВАХИТОВ. 

Самар шәһәре.

Просмотров: 2018

3 комментариев

  1. Наиль абый! Бик зур рахмят матур шигырьлярен эчэн !
    Барыгызгада исян сау булырга Ходай язсын !

  2. Рэхмэт явсын! Яшәсен милләт!

  3. Ходай сезга, сахна йолдызларына, озын гомер, бахет, тормыш хам ижади унышлар бирсен!!!