По инициативе МВД России запущена акция «Служим в России», где полицейские рассказывают о достопримечательностях своей малой родины, мест, где они служат. Муфтий Самарской области Талип Яруллин и начальник Отдела полиции №2 Управления МВД России по г.Самаре полковник полиции Руслан Камалетдинов присоединились к акции #СлужимвРоссии. Читать полностью
Архив за день: 04.04.2020
“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбленә — 50 яшь!
Самар шәһәренең “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамблен олы юбилее белән тәбриклим.
“Ялкынлы яшьлек”не татар илендә белмәгән кеше юктыр. 50 иҗат елы эчендә әлеге ансамбль башкаруындагы җыр-биюләрдән ләззәт табып берничә буын үсте.
Ансамбльгә мәдәният өлкәсендә һәм татар халкының сәнгатен саклауда куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Аны оештырып, гомерен аның эшчәнлегенә багышлаган Илгиз Исмәгыйль улы Колючевка аеруча рәхмәтлебез, билгеле. Илгиз әфәнде, Сездән башка Самар өлкәсенең милли тормышын күз алдына китерүе мөмкин түгел!
Ансамбль артистларына, тормыш мәшәкатьләренә карамыйча, якташларын шатландырып яраткан шөгыльләрен дәвам итүләрен теләп, иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын өмет итеп калам.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
“Ялкынлы яшьлек” артистларына шигъри шарж-багышлаулар
4 апрель — «Ялкынлы яшьлек» ансамбльнең туган көне. Быел аңа 50 яшь тулды!
Самар шәһәренең “Ялкынлы яшьлек” татар җыр, бию һәм шигърият ансамбленә 50 ел тулу уңаеннан, шул төркемдә башлап йөрүче, күп еллар дәвамында катнашып килүче фидакәрь һәвәскәрләргә, сәхнәдә озак балкыган һәм бүген дә балкучы милли йолдызларга дусларча шигъри шарж-багышлаулар (авторы — Наил ВАХИТОВ) тәкъдим итәбез. Читать полностью