Беренче коллектив вакытлыча редакция бүлмәсендә. Матбугат йорты. 25 апрель 1990 ел
- Син татар кешесенә охшагансың, агай. Әллә ялгышаммы?
- Юк, ялгышмыйсың, мин татар, исемем Рәфгать.
- Ә минем исемем Идеал. Әйдә, таныш булыйк алайса…
Бу танышу моннан 30 ел элек, автобуста барганда булды. Яңа танышым мине икенче көнне Самараның Матбугат йортына чакырды. Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин дөньяга чыгарга әзерләнеп ятучы «Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире булып чыкты. Матбугат йортындагы «Волжская коммуна» редакциясендә вакытлыча урнашкан редакциядә тагын кешеләр бар: моңа кадәр «Прогресс» заводының «Заводская жизнь» многотиражкасы хәбәрчесе булып эшләгән, ә «Бердәмлек»тә җаваплы сәркатип вазифаларын үтәргә алынган Шамил Галимов, педагог, француз теле белгече, ә биредә корректорлык эшенә керешкән Әминә Шәмсетдинова утыралар. Татарча укый-яза белү сәләтләремне тикшергәч, Рәфгать Нәбиулла улы миңа бүлек мөдире булырга тәкъдим итте. Читать полностью →