“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбленә — 50 яшь!

IMG_3964saСамар шәһәренең “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамблен олы юбилее белән тәбриклим.

“Ялкынлы яшьлек”не татар илендә белмәгән кеше юктыр. 50 иҗат елы эчендә әлеге ансамбль башкаруындагы җыр-биюләрдән ләззәт табып берничә буын үсте. 

Ансамбльгә мәдәният өлкәсендә һәм татар халкының сәнгатен саклауда куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Аны оештырып, гомерен аның эшчәнлегенә багышлаган Илгиз Исмәгыйль улы Колючевка аеруча рәхмәтлебез, билгеле. Илгиз әфәнде, Сездән башка Самар өлкәсенең милли тормышын күз алдына китерүе мөмкин түгел!

Ансамбль артистларына, тормыш мәшәкатьләренә карамыйча, якташларын шатландырып яраткан шөгыльләрен дәвам итүләрен теләп, иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын өмет итеп калам.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 746

Один комментарий

  1. Мин дә шул тәбрикләүгә чын күңелдән кушылам. Илгиз абыйга чиксез Аллаһның рәхмәтләре яусын! Шул ансамбль аша бит әле күп яшьләр үзләренә пар таптылар, хәләл җефетләрен, гаилә кордылар. Ә ул изге эш. Шуның әҗер-саваплары да Илгиз абыйга насыйп булсын иде. Минем әти-әнием шунда таныштылар АлхамдулиЛлях. Әтием баянчы, әнием җырчы). Һәм бәхетле, акыллы, уңышлы гаилә корып балалар үстерделәр. Мин 5че сыйныфта укыганда әтием мине Әлфия апага җыр дәресләренә йөретә башлады. Баштан без 4 кыз җырлап йөредек балалар группасында — мин, Фәйрүзә һәм Гүзәл Мостафиннар, Алсу Латыпова. Без хәзер дә дуслашып яшибез. Аннары тагын күп балалар кушылып китте, зур группа булып чыгыш ясап йөри идек. Бик кызык иде. Илгиз абый белән Әлфия апага зур рәхмәт! Безне өйрәткән өчен, безгә карата түземлек-сабырлыклар өчен. Мин үзем күп балалы әни булгач кына шуның бәясен аңладым! Терле характерлы, терле тәрбияле, күп чакны кирелекле балаларны, яшьләрне һәм олырак кешеләрне берләштереп күп еллар шулай хезмәт иттереп, чыгышлар ясап бердәм тотарга ул бииик авыр һәм дәрәҗәле эш. Ничә буын яшьләрне тәрбияләп чыгардыгыз бит сез! Мин шунда конферансье булып та элгердем әзрәк кияүгә чыкканчы. Шунда да Илгиз абыйга зур рәхмәтем анын киңәшләрне өчен. Шул җылы рәхмәт сүзләре миннән һәм минем әтием-әниемне күңелегезгә рәхәтлек бирсен иде. Сезгә җан тынычлыгы, исәнлек-саулык, гаиләдә татулык, бәхет, мәһәббәт телибез. Әгәр хаталар булган булса (бу хатымда да мөнәсәбәтләрдә дә) гафу итегез инде