Өстәлләргә тәмле икмәк
Куела телем-телем.
Минем өчен җан икмәгем-
Ягымлы туган телем.
Җырлап тора, сайрап тора
Сандугач — туган телем.
Шушы былбылдай телемдә
Мин сөйләшергә телим.
Каеннар булып эндәшә
Сөекле туган телем.
Ак каеннар шаулавында
Ишетелә үз телем.
Җирем-суым, җилләремнең
Моңлануларын тыңлыйм.
Чишмәләр челтерәвенә
Моңлы телебезне тиңлим.
Болыннарда яшел үлән,
Алсу чәчәкләр тере.
Яшел үлән, алсу чәчәк -
Газиз халкымның теле.
Телләр өчен киртәләр юк,
Күчәләр телдән-телгә.
Әммә ана теле булмый
Җир йөзендә бер телдә.
Дәү әтием, дәү үнием,
Әти-әнием теле…
Болгарымның, Биләремнең,
Татарстанымның теле.
Татар теленең язмышы
Бәгырьләремне телә.
Тугам телемнең урыны
Бәгырь дә генә мәллә?…
Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы, Челно-Вершины районы.
Просмотров: 892