Мәскәү мәчетләрендә күмәк намазлар уку 30 апрельгә кадәр туктатыла

0149Җомга намазлары дежур имамнар тарафыннан башкарылачак, тәүлек буе Коръән уку дәвам итәчәк.

Мәскәүдә күмәк намазларны туктатып тору 30 апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин боерыгы нигезендә, 2020 елның 17 мартында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнары өчен дини йолалар уздыру тәртибе агымдагы елның 30 апреленә кадәр озайтылды.

 

18 марттан Мәскәүдә мәчетләрдә дин тотучылар белән аралашу, дини йолалар һәм мәҗлесләр үткәрү, белем бирү һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге туктатылды. Башта мондый режимның гамәлдә булу вакыты 10 апрельдә чикләнгән иде.

Катлаулы эпидемиологик хәл аркасында бу чаралар 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Бу вакытта биш тапкыр һәм җомга намазлары дежур имамнар тарафыннан башкарылачак. Мәскәү Җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән уку дәвам итәчәк.

tatar-inform.tatar

 


Просмотров: 1279

Комментирование запрещено