Яшьләр министрлыгы хисап бирә: мәдәният белән милли рух бармы?

0137Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының ел йомгакларына багышланган доклады буенча фикер йөртеп, республикада яшьләр сәясәтенә күз салыйк.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы — республиканың иң яшь министрлыгы. Быел үзенең ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнашында уздырды. Һәр коллегиядә була торган татарча традицион докладны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең Әлки районы бүлекчәсе рәисе Роза Нуруллина укыды.

Без министр докладына күзәтү язарга булдык. Чөнки республикадагы яшьләр сәясәтенең иң әһәмиятле нокталары шушы докладта чагылуы табигый.

 

Мөһим белдерү. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы илдә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча лидерлар рәтендә. Чөнки Россия яшьләренең йомгаклау киңәшмәсендә төрле юнәлешләр буенча иң күбе безнекеләр бүләкләнгән. (Чыгышның үсмерләр клублары турындагы өлешендә министр «Нәтиҗәлелек күрсәткече конкурслар һәм фестивальләр өчен грамота һәм дипломнар гына була алмый, ә без шөгыль табып биргән яшүсмерләр саны», дип әйтте.)

Бюджет. Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте өчен бюджеттан 3,2 млрд сум акча тотылган.

Хезмәт хакы. Тармакта уртача хезмәт хакы 21 мең сумнан 28 мең сумга җиткән. 2020 елда ул өстәмә белем бирү учреждениеләре дәрәҗәсенә җитергә тиеш. Бу 33 мең 228 сум дигән сүз.

Чаралар. 2019 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 828 халыкара, бөтенроссия һәм региональ чара уздырган — бу көненә уртача 2,5 чара дигән сүз. Болар традицион конкурслар һәм фестивальләрдән башлап, яшьләр белән бер дулкында була торган яңа форматларга кадәр.

Җәйге ял. Быел «ЛЕТО — ДЕТЯМ» программасы кысаларында 25 лагерь ремонтланачак. «Без Төзелеш министрлыгы һәм ГИСУдагы коллегаларыбыз белән килешеп, капремонт программасына район концепциясен эшләгән һәм яклаган объектларны гына кертәбез». Лагерьларны реновацияләү программасы ярдәмендә уникаль ял инфраструктурасы барлыкка киләчәк. Шул исәптән:

— Казанда ел әйләнәсе эшли торган 450 урынлык «Молодежный» лагере;

— Яшел Үзәндә милләтара бердәмлек концепцияле «Чайка» лагере;

— Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ел әйләнәсе эшли торган лагерь төзеләчәк;

— Түбән Камадагы «Кама» лагере «Артек» бөтенроссия үзәгенең филиалы булачак.

Җәйге ял. Үткән ел лагерь юлламалары онлайн сатыла башлаган. Быел тагын 35 лагерь шушы системага кертеләчәк.

Җәйге ял. Министрлык балалар ялының куркынычсыз булуын кайгырта. «Былтыргы кампаниягә нәтиҗәләр ясап, контроль катырак булырга тиешлеген аңладык. Бу Ләйлә Фазлыева җитәкләгән ведомоствоара комиссия кысаларындагы гомуми бурычыбыз», — ди министр.

Төзибез. Скейт-парк. Миллениум күпере янында төзелеш эшләре бара һәм ул июнь аенда Яшьләр көнендә ачылачак. «Казанда скейт-парк төзелү — яшьләр инфраструктурасы булдыру буенча башкарылган уңышлы эшләрнең берсе».

Яшьләр үзәге. Министрлык 2018 елдан башлап яшьләр үзәкләрен ремонтлау белән шөгыльләнә. Бу максатлар өчен бюджеттан 200 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Яшьләр үзәгенең нибары 20 районда булуы ачыкланган. «Без аңларга тиеш, яшьләр үзәге ул түгәрәкләр һәм бәйрәмнәр генә түгел, ә яшьләр өчен ресурс үзәге һәм шәһәрнең яки районның прогрессив үзгәрешләре катализаторы булган иҗтимагый тормыш үзәге булырга тиеш».

49 объект капиталь ремонтланган. Бу максатлардан республика бюджетыннан 1,3 млрд сум акча бирелгән.«Функциональ заказчик — яшьләр үзләре», — диде министр. (Аңлаешлы итеп әйткәндә, районнарда яшьләр мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш яшь түрә).

Татарстан Президенты яшьләр үзәкләрен реновацияләү өчен бюджеттан 2 млрд. сум акча бүлеп бирергә карар иткән. Республиканың 32 районында заманча яшьләр үзәге булачак.

Грант. Муниципаль проектларга конкурс шартларында грантлар биреләчәк. Бу максаттан Президент ел саен 50 миллион сум бүлеп бирәчәк.

Татарстан яшьләре 232 миллион сум федераль грант алган. Яшьләргә грантлар алырга булышу өчен «Татарстан — мөмкинлекләр кыры» оешмасы төзелгән.

Патриотизм. Лагерьларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган махсус чаралар үтәргә тиеш. «Бу безгә балаларга һәм яшьләргә илебез һәм республикабыз тарихына бәйле мөһим гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләргә мөмкинлек тудыра».

Волонтерлар. Татарстан волонтерлары федераль бюджеттан 13 миллион сум акча алганнар.

Үсмерләр клубы. Татарстанда 217 яшьләр һәм үсмерләр клубы бар. «Искәртеп үтәм, алар туксанынчы елларда үсмерләр җинаятьчелеге белән бәйле катлаулы вәзгыятькә җавап буларак оештырылган иде. Быел бу кабат актуаль, без шуны күрәбез, аңлыйбыз һәм таныйбыз. Коллегам Артем Валерьевич Хохорин (Эчке эшләр министры — ТИ) яшүсмерләр җинаяте белән бәйле вазгыятьнең ведомоствоара мәсьәлә икәнен билгеләп үтте, анда безнең министрлык та тартыла. Һәрберебезнең үз участогында нәтиҗәле эшләве уртак уңышка китерер».

Министр яшүсмерләр клубларын ишегалды пространствосында карарга тәкъдим итте. «Ишегалларны төзекләндерү проектында спорт мәйданчыклары, воркаут зонасы һәм ишегалды китапханәләре, урам сәхнәләре булса, без үсмерләр белән эшләрлек тирәлек булдырырбыз».

«Интернет-гигиена» мәгариф проекты. Проект балада кече яшьтән үк челтәрдә коммуникацияләр культурасы формалаштырып, интернет-иммунитет булдыру максатын күздә тота. «Төп рольне ата-ана үти. Әмма алар еш кына нишләргә кирәген белми. Без психологлар һәм яшь аналар берләшмәләре белән онлайн-лекцияләр циклы һәм мастер-класслар оештырырга уйлыйбыз».

Проект. Узган елда без төрле яшьләргә үз урынын табу өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән берничә яңа проектны эшләтеп җибәрдек. Мәсәлән, URAM хәрәкәте. Ул безгә урам субкультураларының вәкилләрен берләштерергә ярдәм итә».

Проектлар:

  • «Сәләт»,
  • «Созвездие-Йолдызлык»,
  • «Наше время — Безнең заман» һәм «Студентлар язы» фестивальләре
  • «Кадрлар резервы»,
  • «Вверх!» һәм «Политзавод» конкурслары,
  • «Студентлар лигасы»,
  • Студентлар отрядлары,
  • КВН,
  • Аграр яшьләр берләшмәсе,
  • Эшче яшьләр берлеге,
  • Балалар оешмалары советы,
  • «Идел» үзәге, Россия яшьләр берлеге,
  • Татарстан халыклары ассамблеясе, волонтерлык хәрәкәте,
  • Татарстан Республикасының Яшьләр парламенты һәм Яшьләр хөкүмәте.

 

Яшьләр министрлыгы каршындагы фәнни-методик совет Татарстан Республикасында соңгы 25 елдагы яшьләр хәле турында масштаблы доклад әзерли. Советның рәисе — Марат Бариев.

Журналист күзәтүе:

Игътибар итегез, министрлык чыгышында мәдәни һәм милли тормыш күренмәде.

Ә бит Татарстанда ике дәүләт яшь тамашачы театры бар — Казан ТЮЗы һәм Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры. Түбән Камада муниципаль ТЮЗ бар. Дөрес, дәүләт театрлары Мәдәният министрлыгына карый. Аларның директорлары Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә юк иде.

Казан Яшь тамашачы театры җитәкчелеге әйтүенчә, спектакльләр буенча студентлар белән фикер алышулар оештырыла һәм андый чараларга спикер буларак Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре катнаша. Төрле проектларга бүләкләр бирәләр, мәгълүмати спонсор буларак катнашалар, хатлар язалар.

Кариев театрына килгәндә, театр уздырган Импровизация спектакленә Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов килгән иде, әмма азаккача була алмады. Соңыннан җәмәгатьчелектә зур сораулар тудырган спектакль буенча министрлык фикер әйтмәде.

Әлегәчә Татарстанда милли ТЮЗның концепциясе күренми. Сүз Кариев театры турында бара. Бәлки, бу эш Яшьләр эшләре министрлыгы катнашында эшләнергә тиештер. Чөнки бу министрлык яшьләр тормышын анализлый, мониторинг үткәреп тора. 25 еллык эшчәнлек буенча масштаблы доклад әзерләнә. Яшьләр министрлыгыннан да яхшырак кем белсен соң яшьләргә ни кирәген, уйлап карасаң?!

Яшьләрнең эксперименталь сәнгать әсәрләре дә җәмәгатьчелектә сораулар тудыра. Әмма әлегә яшьләрнең бу экспериментларын яклаучы ТР мәдәният министры Ирада Әюпова гына. Яшьләр эшләре министрлыгы бу темадан читтәрәк тора.

Милли компонентка килгәндә, «ТАБА» платформасын мәдәни һәм милли дип саный алабыздыр, бәлки. Бу — этномәдәни проектлар сайлап алу өчен яшьләрнең беренче акселераторы. «Идел» яшьләр үзәгенең милли эш алып баруын беләбез. Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлгән «Кайтам» медиа-проектын милли үзаң тәрбияли дип фаразлыйк. «Ул үз вакытында Татарстаннан китеп, читтә уңышка ирешеп, яңадан республикабызга кайткан яшьләр турындагы язмалар. Мондый мисаллар аша без Татарстанда булган мөмкинлекләр турында уңай фикер булдырабыз», — диде министр.

Коллегиядә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим дә юк иде. Ул үзенең командировкада булуын әйтте. Ә менә Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья яшьләр форумы вәкилләрен коллегиягә чакырып кына калмаган, аларга Президент каршында үз проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге дә бирде. Ленария Мөслим үзләренең Яшьләр эшләре министрлыгы белән эшләүләрен, яшьләр сәясәтенең милли өлешен үз өсләренә алуын әйтте. Әмма Яшьләр министрлыгының миллиардлаган сум бюджет турында сүз барганда иҗтимагый оешма өстенә барлык милли компонентны салып калдыру дөресме соң?

Яшьләр белән эшләү сәясәтенең нигезенә милли һәм мәдәни компонентны салмасак, МВД белән генә эшләргә калса, соң булуы бар ләбаса.

«Министрлыкның төп бурычы — төрле яшьләр үсеше өчен шартлар тудыру»

Без сорауларыбызны министр Дамир Фәттаховның үзенә дә бирдек.

Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә мәдәни һәм милли тормыш хакында мәгълүмат булмавы ни белән аңлатыла? Мәдәни һәм милли тормыш юнәлешендә нинди проектлар планлаштырыла?

Яшьләр берләшмәләре белән берлектә министрлык тарафыннан оештырылган проект офисларының берсе «Милли – актуаль» дип атала. Проект офисы командасы милли яшьләр стартаплары инкубаторын булдыру өстендә эшли, аның идеясе – традицион проектларны актуальләштерү һәм яңа идеяләрне хуплау. Без нәкъ яшьләр халыкларның милли мәдәниятен заманча һәм кирәкле продуктка әйләндерә ала дип ышанабыз.

Мәсәлән, «ТАБА» платформасы – ул этномәдәни проектлар сайлап алу өчен яшьләрнең беренче акселераторы. Шулай ук министрлык тарафыннан оештырылган физик затлар өчен грант конкурсында махсус мәдәниятара багланышлар номинациясе бар. Ягъни, теләге булган һәр кеше үз проекты белән катнаша ала. «Созвездие — Йолдызлык», «Сәләт», «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан да шул юнәлештә эш алып баралар.

Яшьләрнең Кариев театрындагы эксперименталь сәнгать әсәрләре («Театрда импровизация») җәмәгатьчелектә сораулар тудырды. Импровизация спектаклен сез үзегез дә карадыгыз. Яшьләр эшләре министрлыгы бу экспериментларны ничек бәяли?

Министрлыкның төп бурычы — төрле яшьләр өчен, аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру. Әлеге проектны без хуплыйбыз. Яшьләргә үзенчәлекле яңа форматлар эзләү хас. Алар гореф-гадәтләрне онытмыйча, заманча продукт ясыйлар. Сәнгатьне заманча үстерү белән шундый талантлы иҗатчылар шөгыльләнүе шатландыра. Ләкин классик, традицион жанрлар да үсергә тиеш.

Министрлык Бөтендөнья яшьләр форумы белән ниндидер уртак проектлар әзерлиме? Проектлар булган очракта, алар ничек һәм нинди суммага финансланачак?

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә дәүләт программалары кысаларында даими рәвештә берничә чараны гамәлгә ашыра:

1) «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында милли сәясәтне гамәлгә ашыру»:

- Татар теле буенча тоталь диктант (финанслау 250 мең сум);

- «Акыл фабрикасы» белем бирү-гамәли мәктәбе (финанслау 1 млн)

2) «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014 – 2022 еллар)»:

- Бөтендөнья татар яшьләре форумы (финанслау 3 млн)

Моннан тыш, министрлык ярдәме белән «Печән базары», «Jadidfest», «Татарча meetup», «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кебек чаралар үткәрелә.

intertat.tatar

Просмотров: 1214

Комментирование запрещено