Булсын ул илле, тулсын ул илле…
Син бизәрсең безнең күңелне.
Яшәү ялкының сүнә белмәсен,
Җырлап каршы ал тагын иллене!
Бу матур теләкләр шушы көннәрдә алтын юбилеен билгәп үткән “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленә багышлана. Әйе, әйе, Самара татарлары мәдәниятенең энҗе бөртеге быел алтынчы дистәгә аяк атлады!
1970 елда милли җанлы Илгиз Колючев, Шамил Сатдаров, Камил Шамкаев һәм Мидхәт Галимуллин оештырган ансамбльне бүген өлкәбездә генә түгел, Мәскәүдә, Казанда, Санкт-Петербургта һәм илебезнең башка шәһәрләрендә дә беләләр. Шушы вакыт эчендә ансамбль артистларының программасына бик күп татар халык һәм эстрада җырлары, лирик һәм шаян биюләр тупланган. Бай репертуар һәм артистларның башкару осталыгы нәтиҗәсендә “Ялкынлы яшьлек” зур уңышларга ирешеп, 1977 елда — Халык ансамбле, 1985 елда — Бөтенсоюз җыр, бию һәм шигърият конкурсы лауреаты, 2013 елда — Россия халыкларының икенче Идел буе фестивале дипломы лауреаты исемнәрен ала.
Коллективның чишмә башында Мидхәт Галимуллин, Факия Гаязова-Зыятова, Фәһимә Миргалиева торса, тора-бара коллективка Галия Мостафина, Исмәгыйль Мостафин, Альберт Гаязов, Тәлгать Хәйруллин, Наил Нурмөхәммәтов, Рәшит Гыйззәтуллин, Гүзәлия Хисаметдинова-Сафина, Әлфия Гыйниятуллина кебек осталар килеп кушыла. Тамашачылар Искәндәр Әхмәтов, Гөлфия Гайнетдинова, Айсылу Әбдиева, Илнур Алтынбаев кебек сәхнә ветераннарының чыгышын алкышлар белән каршы алалар. Соңгы елларда аларга килеп кушылган Альбина Мәхмүтова, Венера Рәхимова, Фәнил Зыятдинов, Алсу Сабирова, Шамилә Ибраһимова, Мәрьям һәм Али Асановлар, Айрат Сәлимов үзләренең иҗаты белән һәр чыгышка яңа сулыш өрәләр. Ә хореограф Гөлнәзирә Огурцова һәм ансамбльнең бию төркеме (Иркәм Әхмәрова, Ләйсән Хәбирова, Юлия Салюкова, Юлия Рәхмәтуллина, Диана Таһирова, Тимур Бәшәров һәм Рузия Кәримова) әледән-әле яңа, дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерәләр.
Гомумән, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле аша йөзләгән үзешчән артист үтте. Ә менә ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе РСФСРның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Самара өлкәсенең халык артисты, төбәгебезнең мәшһүр татары исемнәренә лаек булган Илгиз Колючев 50 ел дәверендә үз вазифасын лаеклы башкарып килә.
“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле юбилейлары, гадәттә, зур бәйрәм концерты белән тәмамлана. Кызганычка, бөтен дөньяны биләп алган коронавирус эпидемиясе моңа комачаулады. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, дөньялар үзгәргәч, без бу тамаша белән ләззәтләнербез әле, дип ышанабыз. Ә әлегә «Ялкынлы яшьлек» ансамбле җитәкчесен, бүгенге һәм элеккеге артистларын чын күңелдән олы юбилейлары белән котлап, иҗат өлкәсендә тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Иң изге теләкләре белән өлкәнең барлык иҗтимагый татар оешмалары һәм “Бердәмлек” газетасы редакциясе.
Просмотров: 886
Зур рахмят !
Барыгызгада ин изге телэклэр телим!!!