Илгиз Зәйниев пьесасы эскизы буенча Мәскәүдә Хуҗа Насретдин турында спектакль куела

ebaf4341404ddf80078c1da6Спектакльне Тимур Бекмамбетов Милләтләр театрында куячак.

Танылган режиссер Тимур Бекмамбетов Милләтләр театрында Хуҗа Насретдин турында спектакль куячак. Бу хакта театр аккаунтында аның директоры Евгений Миронов хәбәр иткән.

Татарстанда Хуҗа Насретдин спектакленең эскизы «Свияжск АРТель» иҗат лабораториясе кысаларында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган иде. Хуҗа Насретдин ролендә Эмиль Талипов уйнады.

Милләтләр театрында Хуҗа Насретдин ролен Константин Хабенский башкарачак.

Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бу хакта ишеткән булуын, әмма үзендә әлегә төгәл мәгълүмат булмавын әйтте. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1447

Комментирование запрещено